"Кыргый хайваннар кышкы урманда"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Уртанчылар төркеме өчен ачык шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhnleklr_kyshky_urmanda.docx22.86 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркеме балалары өчен ачык шөгыль эшчәнлеге.

Тема: Кыргый хайваннар кышкы урманда.

Бурычлар:

1) балаларның кыргый хайваннар турындагы күзаллауларын формалаштыру, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту;

2) бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;

3) хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: Керпе,  куян, төлке, тиен  йомшак уенчыклары, урман күренеше өчен агачлар, презентация, интерактив тактада уен, уен өчен таратма материаллар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Ничек хәлләрегез?

 Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бүген безгә күпме кунак килгән. Без аларга бик  шатбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшәбез!

Балалар : Исәнмесез кунаклар!

Тәрбияче: Балалар,  ә сез беләсезме бүген мин  шундый  матур төш күрдем! Имеш,  мин кышкы урманда йөрим икән. Урман шундый матур, бөтен җир ап-ак, салкынча һава. Ә уянып китсәм... бернидә юк. Минем хәзер урманга барасым килә инде, балалар. Ә сезнең урманга барасыгыз киләме?

Балалар: Әйе, барасы килә.

Тәрбияче: Ә без урманга нәрсә белән  барырбыз икән?

Балалар:  Машина, автобус белән …

Тәрбияче: Туктагыз әле, балалар, нәрсәгә безгә машина, әйдәгез, җәяү барабыз.

 Без атлыйбыз, атлыйбыз,

Суыктан да курыкмыйбыз.

Юл юк дип тормыйбыз,

Карга эз салып барабыз.

Урманга килеп җиткәнбез,

Сизми дә калганбыз.

 (Балалар белән урманга барып җитәләр, агачлар янында туктыйлар) 

Тәрбияче:  Балалар, без кая килеп чыктык? (Урманга.)  

Балалар: Без урманда.

Тәрбияче: Дөрес,  балалар,  без  сезнең  белән  кышкы  урманда. (Балаларны активлаштыру.)  Нинди матур кышкы урман! Бөтен җир  йомшак  ак  кар  белән  капланган.  Урманда  тып-тыныч. Әйдәгез,  балалар урманны сәламлибез!(Бергәләп)

Саумы, тылсымлы урман!

Сиңа сокланып торам!

Тәрбияче: Әйдәгез,  урман  тынычлыгын  тыңлап  карыйк  әле.  Тыныч кына  тыңлагыз.  Берәр  нинди  тавыш  ишетелмиме?  (Балаларның җаваплары.)  Тирән  итеп  урманның салкын саф  һавасын  сулагыз. Урман һавасы бик файдалы,  ул  борыннарны  ярып  керә.  Бик  яхшы!  Балалар, урманда нинди хайваннар яши?

Балалар: Куян, бүре, аю, төлке.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар.

Балалар, сез санап киткән  хайваннарның  барысын  да  кышын  урманда  күреп  буламы? (Юк.)  Ни  өчен  шулай  уйлыйсыз?  (Аю  белән  керпе  кыш  көне йоклыйлар.)

Әйдәгез юлыбызны дәвам итәбез.

Карагыз әле  балалар, чыршы төбендә нәрсә бар? (Балалар карыйлар, шул тирәдән куян, төлке , агач башыннан тиен табып алалар)  Сез куян турында ниләр беләсез? Куян  кышка  ничек  әзерләнә  соң?

(Соры  тунын  сала,  ак  тун  кия.)  Ни  өчен  ул  соры  тунын  ак тунга  алмаштыра?  (Төлке,  башка  ерткыч  хайваннар  күрмәсен өчен.)  Дөрес,  куян  шулай  итеп  ерткычлардан  саклана.  

  Балалар, сез  ничек  уйлыйсыз,  куяннар  кышын  азык  әзерлиме?  (Юк.)

Дөрес,  балалар.  Куяннар  кышын  агач  ботакларын,  агач кайрыларын  кимерәләр

Тәрбияче: -Балалар, ә куян  нәрсәдән курка ? (Төлкедән) Әйе,бик дөрес балалар. Төлкенең йоны  җирән  төстә.  Аның  төсе  кышын  да,  җәен  дә  үзгәрми. Төлкегә  башка  җәнлекләрдән  качарга,  сакланырга  кирәкми, чөнки  ул  –  ерткыч.  (Балаларны  активлаштыру.) Төлке кайда яши?  (Оясында, өнендә.)

-Балалар, тиеннең туны нинди төстә?  (Соры.)  (Балаларны активлаштыру.)  Ә  җәй  көне  ул  нинди  төстә  иде?  (Җирән, кызыл, сары.)  (Балаларны активлаштыру.) Ни өчен соң тиеннең йоны  төсен  үзгәрткән?  (Балаларның  җаваплары.)  Дөрес, балалар,  тиен  көз  көне  җирән  төстәге  йонын  коя,  аның урынына  яңа  –  соры  төстәге  куе  йон  чыга.  Ул шулай итеп дошманнарыннан саклана. Тиен үзенең агачтагы куышына керә дә, йонлач койрыгы белән ябына һәм аңа бернинди салкыннар да  куркыныч  түгел.  Агач  куышында  тиен  көз  көне  җыеп куйган  гөмбәләр,  чикләвекләр  бар.  Ул  шулар  белән  туклана. Ә кайсы хайванның нәрсә яратуы турында бер уен уйнап алабыз. Уйнарга телисезме? “Кем нәрсә ярата?” уены. 

Тәрбияче: Урманда тагын зур гына бер хайван яши. Ул – поши. Аны кышын урманда очратырга була. Аның мөгезләре бар, ул печән ашый. Ләкин аңа кыш көне азык табу бик авыр. Урманчылар аларга җәй көне үк печән әзерлиләр. Бик ач вакытта алар шулар белән тукланалар. Без аңа ярдәм итә алабыз. Ә менә бу эзләр – аныкы.

Интерактив тактада “Эзләрне бел!” уенын уйнау. 

Тәрбияче: Балалар, буген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? (Керпе, куян, төлке, аю) Ә нинди хайван турында  яңалык белдегез? (Балаларның  җаваплары.)  Бер  сүз  белән  бу  хайваннарны  ничек  дип атыйлар?  (Кыргый  хайваннар.)  (Балаларны  активлаштыру.)  Бу турыда кемгә сөйләрсез?  Булдырдыгыз,  балалар!Сез бик күп беләсез икән!  

Балалар, карагыз әле куян күчтәнәч калдырган бит безгә. Әйдәгез, аңа рәхмәт әйтик. Ә хәзер инде безгә бакчага кайтырга кирәк.  

Без атлыйбыз, атлыйбыз,

Суыктан да курыкмыйбыз.

Юл юк дип тормыйбыз,

Карга эз салып барабыз.

Бакчага кайтып җиткәнбез,

Сизми дә калганбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.  Барышы:Тәрбияче...

Йорт һәм кыргый хайваннары. Презентация

Йорт һәм кыргый хайваннары...

"Кыргый хайваннар һәм аларның балалары"

Бу шөгылемдә мин балаларны кыргый хайваннар белән якыннанрак таныштыруны максат итеп куйдым.Аларның тормыш рәвеше,туклануларын,нинди шартларда кышлауларын аңлаттым....

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Кыргый хайваннар

Кыргый хайваннар....

Конспект непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему: « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 подготовительной группы)

Конспект  непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему:  « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 ...