Җәнлекләр кышкы урманда
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Нургалиева Гелюся Ильшатовна

Җәнлекләр кышкы урманда

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_zanyatie_konspekty_na_vopeatel_goda.docx17.06 КБ

Предварительный просмотр:

Нургалиева Гелюся Ильшатовна Узәк балалар бакчасы МБМББУ

                     Зурлар төркемендә танып белү шөгыле.( Туган телдә сөйләшәбез.)

   Н.Е.Веракса,Т.С.Комарова,М.А.Васильева редакциясендә”Туганнан алып мәктәпкә кадәр.Мәктәпкәчә мәгарифнең якынча төп белем бирү программасы”

Тема: “Җәнлекләр кышкы урманда”

Максат: кыргый хайваннар турында белемнәрне киңәйтү.

Бурычлар:

1. Балаларның кыргый  хайваннар  турында күзаллауларын тирәнәйтү, йорт һәм кыргый хайваннар төшенчәсенең эчтәлеген ачыклау;

2. Бәйләнешле сөйләм телен , фикерләү сәләтен үстерү;

3. Балаларда хайваннар дөнясына карата сакчыл караш һәм кызыксынучанлык тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: хайваннар-җәнлекләр,абзар,кетәклек,

Җиһазлау: йорт һәм кыргый хайваннар сурәтләнгән зур  рәсемнәр, туп.

Алдан башкарылган эш: табышмаклар, хайваннар төшерелгән рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, хәрәкәтле уеннар өйрәнү.

Шөгыльнең төзелеше:

1.Оештыру өлеше.

2.Психогимнастика.

3.Урманга сәяхәт.

4.Сулыш гимнастикасы.

5.Туп белән уен: “Дөрес әйт”.

6.Уен “Дөрес сайла”.

7.Уен “Нәрсә кайда яши”.

8.Ял минуты “Чыпчык”

9.Табышмаклар.

10. Уен “Хәйләкәр төлке”.

 11.Йомгаклау.

12. Үз-үзеңне бәяләү.

  Шөгыль барышы.

Балалар бүлмәгә кереп түгәрәк ясап басалар.

Балалар, карагыз әле бүген безгә күпме кунак килгән. Әйдәгез бергәләшеп алар белән исәнләшик.

Исәнмесез!

Психогимнастика.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланышып елмайыйк.(бер-берсенә карап елмаялар)

Хәерле иртә теләп  шөгылебезне башлыйк.

Хәерле иртә, дусларым!

        Тәрбияче:

        Балалар, карагыз әле,нинди матур тартма! Аның эчендә нәрсәдер бар. Нәрсә икән? Табышмакка дөрес итеп җавап бирсәгез,нәрсә икәнен белерсез:

     Ак мамык кебек

     Ялтырый алмаз кебек.(Кар бөртеге)

    -Бик дөрес, балалар, кар бөртеге.

(Тәрбияче тартма эченнән кар бөртеге алып күрсәтә.)

- Балалар,күрәсезме, нинди матур кар бөртеге!

- Балалар ,кар бөртеге кайсы вакытта була әле?(Кыш көне).

3. Урманга сәяхәт.

- Дөрес,балалар,бик яхшы. Хәзер без сезнең белән кышкы урманга сәяхәткә  барабыз. Күзләрегезне йомыгыз!  Бу кар бөртеге, гади генә кар бөртеге түгел.Ул, сихри кар бөртеге. Мин “ әфсөн-төфсен” әйтәм.( Әфсен-төфсен кар бөртеге  безне урманга алып китсен.)

(Экранда кышкы урман күренеше куела.)

-Балалар,без кая килеп чыктык? (Урманга.) Дөрес, балалар,без сезнең белән кышкы урманда. Дусларым тыңлагыз әле берәр тавыш ишетеләме. Юк, урман тып-тын.

4. Сулыш гимнастикасы.

-Әйдәгез, тирән итеп урманның саф һавасын сулагыз.Салкын урман һавасын тоярга тырышыгыз. Урман һавасы бик файдалы.

5. Туп белән уен “Дөрес әйт”.

 -  Балалар,сез нинди хайваннарны беләсез,әйдәгез тикшереп карыйк. Кем тупны тота, шул бер хайван исемен әйтергә тиеш була, бер исемне ике тапкыр кабатламаска тырышыгыз, ярыймы  (балалар исемнәр әйтәләр) .

 -Әйе, дөрес, булдырдыгыз. Бик яхшы, балалар, сез күп хайван исемнәрен әйтеп үттегез. Ничек уйлыйсыз, аларның барысын да бер төркемгә кертеп буламы? Юк.

- Ә нинди тәркемнәргә кертеп була? Кемнәр ярдәм итә миңа? Чыгыгыз әле бирегә .

6. Уен”Дөрес сайла!”

Рәсемнәрдән кыргый хайваннарны сайлап алу,йорт хайваннарыннан аермаларын ачыклау: тышкы билгеләре,нәрсә белән тукланулары,өннәре нинди булуы,кайда кышлаулары,үз-үзләрен һөҗүмнәрдән саклау рәвешләре.Мәсәлән: керпе- төнге ерткыч җәнлек.Аның аяклары кыска,ләкин тиз йөри.Азыкны тиз генә, борынын сузып эләктерә. Суалчан, кондыз, тычкан, әкәм- төкәмнәр белән туклана.Башка ерткыч хайваннардан саклануда энәләре нык ярдәм итә. Кышны өнендә йоклап үткәрә.

- Ни өчен без бу хайваннарны йорт хайваннары дип йөртәбез? (тәрбияче йорт хайваннары төркеменә күрсәтә) Барыгыз да уйлагыз, активрак булыгыз, балалар тулы җөмлә белән җавап бирегез. (Балалар жаваплары: кешеләр янында торалар, кешеләр алар өчен кайгырталар, сарайлар төзиләр, кыш чыгу өчен ризык әзерлиләр: печән, фураж, кешеләр аларны ашата, эчертә. Йорт хайваннары кешегә хезмәт итә, кешеләр  аларны нинди дә булса максат белән тоталар)

 -Ә бу хайваннар турында бер сүз белән ничек әйтер идегез? Ни өчен ? (Балалар җаваплары: алар урманда, кырда яшиләр, үз - үзләрен куркыныч янаудан саклыйлар, алардан йөгереп качалар, эзләрен бутыйлар, ризыкны үзләре эзләп табып ашыйлар. Бу кыргый хайваннар.)

 -Балалар хайваннарны икенче төрле тагын ничек атыйлар?(Җәнлекләр.)(Балаларны активлаштыру.)Дөрес кыргый хайваннарны җәнлекләр дияргә дә була.Балалар сез санап киткән кыргый хайваннарның барысында кышын урманда күрергә буламы?(Юк.) Ни өчен шулай уйлыйсыз?(Аю белән керпе кышын йоклыйлар.)

7. Уен “Нәрсә кайда  яши”.

Беренче рәттәге рәсемнәрне икенче рәттәге рәсемнәр белән парларга.

- Рәхмәт балалар яхшы җавап бирдегез,булдырдыгыз.Арыдыгыз бугай, балалар, әйдәгез  бераз ял итеп алабыз.

8. Ял минуты. “Чыпчык”

Тәрәзә каршына(аяк очларына басып тәрәзәгә карау)

Килгән бер чыпчык(бармак белән төртеп күрсәтү),

Миңа кычкыра(үзенә төртеп күрсәтү)

-Чык әле,чык!(кул изәп чакыру).

Алдый ул,беләм(кул селкү),

Гел шулай итә(кул селкү),

Йөгереп чыксам(йөгерү хәрәкәте),

Оча да китә(очу хәрәкәте,ике кат).

9. Табышмаклар.

 - Балалар, кар бөртеге безгә  җәнлекләр турында табышмаклар  калдырган . Җавап таба алырсызмы икән? Тикшереп карыйбызмы?

1) Кош түгел – оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекләр ярата,

Сызгырса, урман яңгырата. (Тиен)

 

2) Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул? Йә, уйлап бак. (Куян)

 

3) Энәсенең күзе юк,

Тегәр өчен җебе юк,

Яшерсә башын, аягын,

Ул нәни генә бер туп. (Керпе)

4) Килә бер батыр атлап,

Урманда йөри,

Умартадан бал көри. (Аю)

5) Кагылмый болай кәҗә, сарыкка,

Ләкин кызыга үрдәк, тавыкка.

Үзе ялагай, үзе хәйләкәр,

Ул нәрсә булыр, йә, әйтеп җибәр. (Төлке)

 

-Балалар, сез бүген яхшы шөгыльләндегез,мин сездән бик канәгать ,бик дөрес, тулы җавап бирдегез. Кайткач әти-әниләрегезгәдә, абый-апаларыгызга җәнлекләр турында сөйләргә онытмагыз. Балалар хайваннарны рәнҗетергә ярамый, аларны яратырга кирәк, шуны онытмагыз, исегездә тотыгыз.

10. Уен “Хәйләкәр төлке”

Балалар түгәрәккә тезеләләр.Түгәрәктән читтә сызык белән төлке өе билгеләнә.Балалар күзләрен йомалар,ә тәрбияче түгәрәкне әйләнеп чыга һәм балаларның берсенә кулы белән кагыла.Бу бала хәйләкәр төлке була.Аннан соң тәрбияче балаларга,күзләрен ачып,бер-берсенә  игътибар белән карарга тәгъдим итә.Балалар өч тапкыр: “Хәйләкәр төлке,син кайда?”-дип сорыйлар һәм бер-берсенә карап торалар.Өченче тапкыр сораганнан соң, хәйләкәр төлке тиз генә түгәрәк уртасына чыгып баса да,кулларын югары күтәреп: “Мин монда!”ди һәм балаларны куа башлый.

 11. Йомгаклау.

-Балалар без бүген нәрсә турында сөйләштек?  Кыргый хайваннар кышка ничек әзерләнә? Сезгә бүген нәрсә ошады? Ә сез бүген миңа барыгыз да ошадыгыз.

12. Үз-үзләрен бәяләү.(шат кояш, моңсу кояш)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре...

КИСЕП ЯБЫШТЫРУ: "КУЯН КЫШКЫ УРМАНДА"

Зурлар төркемендә йолыккалау, өзеп алу алымнарын кулланып куянны сүрәтләү....

Кышкы урманда сәяхәт

Кышкы табигать турында балаларның белемен ныгыту...

Конспект “ Кышкы урманда бик рәхәт”

Балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, кыш, кышкы күренешләр турында белемнәрен системалаштыру....

"Кыргый хайваннар кышкы урманда"

Уртанчылар төркеме өчен ачык шөгыль...

Кышкы урманда (Старшая группа)

Интегрированное занятие...

Кышкы урманда – В зимнем лесу

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән музыка шөгыле (музыка, рәсем)...