Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhnleklrnen_kyshka_zerlnulre.docx16.24 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: "Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре"

Бурычлар: җәнлекләрнең кайда яшәүләре,ничек кышка әзерләнүләре, көз көне тормашларында нинди үзгәрешләр барлыкка килүе турындагы белемнәрен ныгыту, табигать үзгәрешләренә кызыксыну тудыру, табигатьтә үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искә төшерү,  сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру; табигатькә сак караш, җәнлекләр турында кайгырту хисе тәрбияләү.

Материал: "Көзге урман" картинасы, схемалар (көз күренешләре белән),

урманда үз-үзенне тоту кагыйдәләренә рәсемнәр, җәнлек (тиен, куян, төлке,

аю, керпе, бүре) рәсемнәре; "Өен тап" уенына рәсемнәр, "сихри таяк", музыка "Ел вакыты", кәрзин, гөмбәләр, нарат күркәләре.

Сүзлек өстендә эш: йонын коя, йокыга тала, куышлак, он, азык, оя, нарат күркәсе.

Эшчәнлек барышы

-Балалар, хәзер нинди ел вакыты? (көз)

-Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр барлыкка килә? Шул күренешләрне рәсемнән табып күрсәтегез.

-Агачларда яфраклар коела, кошлар җылы якка китә, яңгырлар ява, салкын җилләр исә, кояш әзерәк җылыта.

-Тагын нинди үзгәрешләр барлыкка килә? (көннәр кыскара).

-Бу рәсем туры  киләме? (кар бабай рәсеме күрсәтелә).

-Ни өчен табигатьтә шундый үзгәрешләр барлыкка килә? (чөнки көз көне салкынайта, кояш җирне азырак җылыта, көннәр кыскара башлый).

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, җәй артыннан ук кыш килсә, нәрсә булыр иде икән? (җаваплар).

-Әйе, табигатьтә бар нәрсә өшер, үләр иде,бер нәрсә дә салкынга һәм ачлыкка әзерләнеп өлгермәс иде. Менә шунын өчен көз кирәк. Көз көне табигать тә, җәнлекләр, кошлар, агачлар да кышка әзерләнә.

-Балалар, сезнең җәнлекләрнең ничек итеп кышка әзерләнүләрен беләсегез киләме? (балалар җавабы).

-Юлга чыкканчы табигатьтә үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искә төшерик (тактага рәсемнәр куеп барыла).

Хәзер юлга чыксак та була.

Минем "сихри таягым" бар, мин аның белән селтәнермен, күзләрне йомарбыз һәм әкрен генә әйләнербез, ә күзләрне ачуга без сезнең белән көзге урманда булырбыз (тәрбияче "сихри таягын" ала, әкрен генә музыка куела. Балалар әйләнә, ә тәрбияче бу вакытта агачлар , гөмбәләр, яфраклар куя).

-Күзләрне ачабыз. Менә балалар , без сезнең белән көзге ураманда. Нинди матур көзге урман (сокланып йөриләр).

Әйдәгез әле тыңлап карыйк, ничек агачлар шаулыйлар (аудиоязмада агачлар шаулавы).  

Ничек алар җилдә селкенәләр? (күрсәтәләр).

Балалар, урманда кычкырырга, тавышланырга ярамый дидек. Ни өчен? (хайваннар курка). Дөрес, җәнлекләр куркырга момкиннәр. Әгәр дә тавышлансак, без аларны урманда очратмаска да мөмкинбез. Әйдәгез әкрен генә урман буйлап йөрик, бәлкем, нинди дә булса җәнлекне очратырбыз.

(тиен рәсеме янына киләләр, рәсем арты белән). Мин бер җәнлек күрдем.

Хәзер табышмак әйтәм, сез җавабын әйтерсез, нәрсә турында, шул җәнлек килеп чыгар.

Кош түгел, оча

Ябалактан курка

Чикләвекне ярата

Сызгырса, урманны яңгырата.

-Нәрсә икән бу? (тиен). (тиен төшкән рәсемне ача). Дөрес, тиен.

-Балалар,тиен кайда тора? (агач башында, куышлыкта).

-Көз көне тиен нишли икән? (җаваплар). Тиен кышка әзерләнә.

-Ничек әзерләнә икән ул? (тиен йонын коя, җылы, соры йон чыга).

-Ничек уйлыйсыз, ни  өчен тиеннең кыш көне йоны соры була? (агачлар арасыннан күренмәс өчен).

Җылы йон аңа кышкы салкыннарда өшемәс өчен кирәк.

-Тиен нинди азыклар әзерли? (чикләвекләр,гөмбәләр җыя).

Балалар, әйдәгез тиенгә ярдәм итәбез. Аңа бүләк итеп, кәрзингә гөмбәләр, нарат күркәләре җыябыз. Урман буйлап йөреп, һәрберегез   гөмбә,  нарат күркәсе алып килегез. (кәрзингә сала бара). Рәхмәт, балалар, ярдәмегез өчен. Тиенгә кыш көне ашарга азык табылды. Сау бул, тиен.

Урман буйлап юлыбызны дәвам итәбез (йөриләр). Тагын нәрсәдер йөгереп үтте. Тыңлагыз:

Кыш көне ак

Җәй көне соры

Урманнан чыга

Кыр буйлап чаба.

-Нәрсә бу, балалар? (рәсемне ача). Чыннан да куян. Меня ул кая качкан икән. Куян шулай ук кышка әзерләнә. Ничек әзерләнә икән ул?

Ул да тиен кебек үзенә азык әзерлиме икән? (юк). Ни өчен? (чөнки куянга кыш көне азык җитәрлек. Ул кыш көне агач кайрысы кимерә).

-Ничек ул кышка әзерләнә икән соң? (ул төсен үзгәртә, йонын алыштыра).

-Нинди йон үсеп чыга? (җылы йон)

-Ни өчен? (кыш көне җылы булсын өчен).

-Кыш көне ул нинди төскә керә? (ак төскә).

-Ни өчен? (ак карда күренмәс өчен, бүре белән төлке күрмәсен өчен).

-Балалар, арып киттек, ахрысы. Эйдәгез утырып ял итеп алыйк (утыралар).

Монда агачлар арасында тагын бер җәнлек бар. Мин сезгә табышмак әйтәм, сез нинди җәнлек икәнен әйтерсез.

Хәйләкәрнең хәйләкәре,

Ялагай дип атыйлар.

Туны белән койрыгын

Бөтен җирдә мактыйлар (төлке).

-Әйе,төлке. (рәсемне ача). Төлке ничек кашка әзерләнә икән? (ул көз көне йонын коя).

-Нинди йон үсеп чыга? (җылы йон)

-Йонының төсе үзгәрәме? (юк). Дөрес, чөнки ана бернинди җәнлектән дә качарга кирәк түгел.

-Балалар, тыңлагыз әле, лап-лап атлап йөргән тавыш ишетелә.

Табышмак әйтәм:

Кышлар буе өнендә

Йоклый көнен-төнен дә

Бик яратканга күрә

Төшенә дә бал керә (аю).

-Аю кышка ничек әзерләнә? (ул да йонын коя).

-Кыш көне аю нишли? (аю йоклый).

-Ничек соң ул кыш буе ашамыйча йоклый? Ул бит ачлыктан үләргә мөмкин.

(анаң тиресе астында май җыела).

-Аю көз көне яхшы итеп тамагын туйдыра. Карагыз әле,ул нинди таза, матур.

-Аю кыш көне кайда йоклый? (өндә). Юлны дәвам итәбез. Язга кадәр, сау бул аю. (урман буйлап йөриләр). (керпе рәсеме янына киләләр).

-Хәзер исегезгә төшерегез, аюдан башка тагын нинди җәнлек йокыга тала? (керпе).

-Ни өчен? (чөнки аңа кыш көне ашарга юк).

-Балалар, сезнең һәрберегезнең өе бар. Безнең җәнлекләр өйләрен югалтканнар. Әйдәгез аларга өйләрен табарга булышабыз. (түгәрәккә басалар, рәсемнәр таратыла. Өйләрен табып, алга басалар, нәрсә кайда яши, әйтеп чыгалар). Җәнлекләр өйләрен табарга булышкан өчен сезгә рәхмәт әйтәләр.

-Безгә кайтырга вакыт та җитте. Сезгә көзге урман охшадымы? Урманда нинди җәнлекләрне күрдегез? (санап чыгалар). Без сезнең белән җәнлекләрнең дусларына әйләндек. Табигатьтә һәр җәнлек үзенчә матур, файдалы. Шуңа күрә аларны рәнҗетергә, кыерсытырга ярамый. Хайваннарны, табигатьне яратырга кирәк. Хәзер күзләрне йомабыз, әкрен генә әйләнәбез (музыка куела). Күзләрне ачабыз. Меня без үзебезнең бүлмәгә кайтып та җиттек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Хайваннар кышка әзерләнә

Балаларны хайваннарның кышка әзерләнүе турында мәглумат бирү....

Йомры икмәкнең туган көненә хәзерләнү.

Балаларны  кыргый җәнлекләрне танып белергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү, төсләрне, төзү татериалларының исемнәрен  ныгыту,  әхлак, экологик тәрбия бирү....

Ватаны сакчылары көненә бәйрәм иртәсе(мәктәпкә әзерләк төркемендә).

Сценарий праздника посвященного дню защитника Отечества с детьми подготовительной к школе группе на татарском языке....

Салкын көз. Яшелчәләрне кышка әзерләү.

Уртанчылар төркемендә әвәләү эшчәнлеге...

Җәнлекләр кышкы урманда

Җәнлекләр кышкы урманда...