Салкын көз. Яшелчәләрне кышка әзерләү.
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа)

Уртанчылар төркемендә әвәләү эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл salkyn_koz._yashelchlrne_kyshka_zerlu.docx19.8 КБ

Предварительный просмотр:

 

                 Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

             “ Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы “

 

         

Салкын көз.

Яшелчәләрне кышка әзерләү.

                     (уртанчылар төркемендә әвәләү эшчәнлеге)

тәрбияче

Садртдинова Ф.И.  2015.

Максат:

Тәрбия бурычы: Балаларда  көзге табигатьнең матурлыгына соклану  тәрбияләү.                                                                                                       Үстерү бурычы: Балаларда игътибарлылык һәм фикерләү үстерү.                                                                             Белем бирү бурычы: Балаларны  ноябрьдә табигатьнең нинди булуы турында сөйләргә, чөнки кисәкчәсе белән кушма җөмләләр төзергә өйрәтү .

Төп белем бирү өлкәсе: нәфис - нәфасәти үсеш.

Интеграль белем бирү: сөйләм үсеше, нәфис – нәфасәти үсеш, физик үсеш,  танып белү, социаль – коммуникатив үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, җырлы – уен, сораулар, әвәләү.

Җиһазлау: “Көз” картинасы, һәр балага банка рәсеме ясалган  картон битләр, пластилин наборы.

Алдан үткәрелгән эш: Җырлы уен: ”Көз, көз, әйт әле...” өйрәнү.

Эшчәнлек  төзелеше:

I.1)Шигырь сөйләү.

  2)Көз ае турында сөйләшү.

  3)Уен: “Җөмләне әйтеп бетер”.

II.1) Әвәләү: “Банкадагы  яшелчәләр”.

   2) Җырлы уен: ”Көз, көз, әйт әле...”

III.Йомгаклау.

                         Эшчәнлек барышы:

I.Оештыру өлеше.  

1).Көз турында шигырь сөйләү.

Күрәмсез дусларым,                                                                                                    Көз килде тышта;                                                                                                         Озак тормас,                                                                                                      Килер ак тунлы кыш та.  

2).Көз ае  - ноябрьдә  һава торышы нинди булуы турында сөйләшү.

Сораулар бирү:

  • Хәзер нинди ай?
  • Көзнең беренче ае ничек атала?
  • Икенче ае ничек атала?
  • Ноябрь җылы аймы?
  • Ноябрьдә күк йөзе нинди була?
  • Яңгырлар күп буламы, әллә әзме?
  • Ноябрьдә  җил салкынмы, әллә җылымы?
  • Ноябрьдә  кар явамы?
  • Чәчәкләр, үләннәр нишли?
  • Агачларда яфраклар күпме?
  • Ноябрьдә кошлар җылы яктан кайталармы, әллә җылы якка китәләрме?
  • Кешеләр ноябрьдә ничек киенә?

Тәрбияче: - Балалар,  Белмәмешнең  ноябрь  ае турында хикәясен тыңлагыз әле:
     “Ноябрь – көзнең соңгы ае. Ноябрьдә көннәр җылы була. Кояш нык җылыта. Кайчагында җылы яңгырлар ява. Чәчәкләр корыды, ләкин үләннәр әле яшел.Агачтагы яфраклар да ямь – яшел. Кошлар җылы якларга китеп беттеләр.

      (балалар Белмәмешнең хаталарын төзәтәләр)

3.Уен: “Җөмләне әйтеп бетер”.

  - Ноябрьдә көннәр салкыная, чөнки........

  - Ноябрьдә кошлар аз, чөнки.........

  - Ноябрьдә кешеләр җылы киемнәрен киделәр, чөнки.........

  - Ноябрьдә агачлар яфракларын коя, чөнки........

II. Төп өлеш:

1).Әвәләү: “Банкадагы  яшелчәләр”.

    Балаларга  банка рәсеме ясалган картон бите бирелә.  Балалар пластилинны тәгәрәтеп, сузып банка контуры буйлап куеп чыгалар.  “Банкага” кыяр һәм помидорлар тутыралар.  (Кызыл шар формасындагы пластилиннан – “помидорлар”, яшел төстәге овал формадан – “кыярлар”  ясыйлар).

  2).Җырлы уен: ”Көз, көз, әйт әле...”

III.Йомгаклау.

  • Без бүген нәрсәләр эшләдек?
  • Сезгә нәрсәләр охшады?
  • Бүген нинди яңалык белдегез? Һ.б.

     

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Ачык шогел: "Салкын кыш"

Мэктэпкэчэ торемендэ рус балалры очен татар теле шогеле...

Буранлы кыш, салкын кыш

Стихи озиме на татарском языке...

Хайваннар кышка әзерләнә

Балаларны хайваннарның кышка әзерләнүе турында мәглумат бирү....

Салкын тиюне ничек кисәтергә.

Күпчелек очракта салкын тидерүгә үзебез гаепле. Урамда һава торышының нинди булуына карап киенмәү, саклану чараларын күрмәүнең аяныч нәтиҗәсе бу.Салкын тию, грипптан саклануның иң гади юллары бе...

Салкын чишмә аланында

Экскурсия в парк. Знакомство детей с красотой природы, со цветами....

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре...