Кышкы урманда сәяхәт
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Камалова Рузалия Фандусвна

Кышкы табигать турында балаларның белемен ныгыту

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyshky_urmanda_syaht.doc821 КБ

Предварительный просмотр:

Кышкы урманга сәяхәт

(әти –әниләр белән бергә)

Максат: Урман турындагы белемнәрен, бер экосистема белән киңәйту. Урманның куп катлы йортны хәтерләтуен искәрту. Яктылык яратучы биек, төзек нарат; куләгәгә туземле чыршы, каен, төрле куаклар, усемлекләр. Узебезнең туган авылыбызда якын Урмандагы усемлекләр турында белемнәрен тулыландыру. Балалар белән урманга экскурсия оештырганда анда яшәучеләрнең һәм усемлекләрнең бер-берсен тулыландырып экосистема ясаганы аңлатыла. Табигатьтәге матурлыкны курә белергә өйрәту эшен дәвам иту, аны сакларга омтылыш уяту. Урманда йөру кагыйдәләрен ныгыту. Табигатькә сак караш тәрбияләу.

Алдан эшләнәсе эшләр:

Экскурсия уткәру өчен урын сайлап алу, экскурсиягә 2-3 көн кала булмәгә урманнар сурәтләнгән рәсемнәр эленә. Урман турында әңгәмәләр уткәрелә, хикәяләр, шигыйрьләр укыла. Балаларның элек урманга барулары, анда нәрсәләр эшләуләре хакында белешмә алына.

Урманга барганда ничек киенергә, чаңгылар алып килергә кирәклекне, әти-әниләрнең дә катнашырга тиешлеге хәбәр ителә. Балаларга урманда йөру кагыйдәләрен искә төшеру.

  1. Экскурсия барышы: Әти-әниләр һәм балалар чаңгыларны киеп тезелешеп басалар. Тәрбияче табышмак әйтә:

-  Җәен киенә, кышын чишенә. Табышмак җавабын кем тизрәк әйтә, шул алдан бара.

Урманга килеп җиткәч тәрбияче балаларга урман белән исәнләшергә куша һәм игътибарларын урмандагы аланга юнәлтә.

  • Урманда никадәр агачлар, куаклар усәләр. Биек агачларны кар кумә алмаган, ә кечкенә куакларны кар кумгән .

Игътибар белән карагыз һәм әйтегез, бу озын агачның исеме ничек? (нарат)

Әйе, бу нарат, ул шәһәрдәге өйләр кебек биек. Нараттан кечерәк агачның исеме ничек? ( чыршы) Чыршыдан тәбәнәгерәк нинди агачларны беләсез? ( юкә, имән, каен, чаган, карагай һ.б.) Агачлардан да тәбәнәгерәк нәрсәләр усә? ( куаклар) Менә никадәр агач, куак, усемлекләргә бай безнең урман. Балалар тагын бер кат агач, куакларны әйтеп чыгыгыз әле.

Ә менә бу табышмаклар нинди агачлар турында:

Урманда курәбез аны

Саф һавада йөргәндә

Керпе кебек чәнечкеле

Җәйге кулмәктән кышта

(чыршы)

Баллы тугел – ул җиләк,

Узе безгә бик кирәк.

Сокланалар матурлыгына,

Азык була миләш чыпчыгына.

(кызыл миләш)

Энәм озын чыршыдан

Төз усәм баһадирдан

Ул нәрсә?

( нарат)

Курыкмый ул салкыннан,

Өстенә кия сарафан.

Җылы көннәр җиткәч тә

Алка белән төренә

(каен)

Безнең урманнар агач, җиләк-җимешкә генә тугел, ә кошларга, җәнлекләргә дә бай.

Безнең урманнарда нинди җәнлекләр яши? ( куян, төлке, керпе, поши, ерагырак урманда буреләр дә яши). Бу җәнлекләр турында сез нәрсә беләсез?

Ә менә хәзер кышкы урманда нинди кошларны очратырга мөмкин?

( тукран, көртлек, мәче башлы ябалак, урман тавыгы –глухарь, чукыр- клюст)?

Ә ни өчен тукранны  урман докторы диләр?

Безнең урманнар кешегә нәрсә бирәләр? Ни өчен өлкәннәр, балалар урманга барырга яраталар?

Балаларның җавабыннан соң тәрбияче өстәп әйтә:

  • Урман безгә саф һава,чиста су бирә, болын – кырларны җилдән саклый, төзелешкә төзу материаллары, утын, төрле урман җимешләре: җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр, дару уләннәре буләк итә. Кешеләр урманда ял итәләр, узләренә көч җыялар.

  1.  Ә  хәзер без дә әти-әниләр белән бергәләп көч җыеп алыйк әле. Таудан чана, чаңгыларда шуабыз. Кемнәр иң җитез, иң өлгер икән. Менә шушында узебезгә көч, сәламәтлек өстәп кайтыйк әле.

  1. Менә безнең берничә әти кыш диеп тормаган чиләк астында бәрәңге пешергән. Ә хәзер табигать кочагында шушы тәмле бәрәңгедән авыз итеп көч җыйк һәм кайтыр юлга чыгыйк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КИСЕП ЯБЫШТЫРУ: "КУЯН КЫШКЫ УРМАНДА"

Зурлар төркемендә йолыккалау, өзеп алу алымнарын кулланып куянны сүрәтләү....

Конспект “ Кышкы урманда бик рәхәт”

Балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, кыш, кышкы күренешләр турында белемнәрен системалаштыру....

"Кыргый хайваннар кышкы урманда"

Уртанчылар төркеме өчен ачык шөгыль...

Кышкы урманда (Старшая группа)

Интегрированное занятие...

Җәнлекләр кышкы урманда

Җәнлекләр кышкы урманда...

Кышкы урманда – В зимнем лесу

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән музыка шөгыле (музыка, рәсем)...