Камалова Рузалия Фандусвна

сайт воспитателей

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Работа соленым тестом

Увлечения: Дидактические игры

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Поисево, Актанышский район

Место работы: Поисевский МБДОУ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/kamalova-ruzaliya

О себе

Камалова Рузалия Фәндүс кызы

I квалификацияле тәрбияче.

     1967 нче елның 16 октябрендә Актаныш районы Пучы авылында дөньяга килгәнмен.     1984 нче елда Пучы урта мәктәбен тәмамладым.

     Белемем: урта, Түбән Кама педагогия училищесы.

     Хыялым: үз эшемә тугры булып калу.

      Мин мәктәптә укыганда ук “тәрбияче” булам дидем. Чөнки якын дустымның әнисе гомере буе тәрбияче булып эшләде. Аны гел мактыйлар иде. Без уйнаганда да тәрбияче булып уйный идек. Төрле уеннар  оештырабыз,концертлар куябыз, әдәплелек дәресләре үткәрәбез. Киләчәгемне тәрбияче һөнәре булып күз алдына китереп үстем.

Урта мәктәпне тәмамлагач, сыйныфыбыз белән авылда калдык. Кызлар фермада бер ел сыер саудык. Сыер сауганда да алдынгы урында бардым. Чөнки өйрәтүче апа алдынгы сыер савучы иде. Ул үзенең киңәшләре белән бик ярдәм итте. Бер ел сизелми дә үтеп китте.

      1985 нче елда Түбән Кама шәһәренең педагогия көллиятенә укырга килдем. Ике ел бик тиз узып та китте. 1987 нче елны укуны тәмамлагач юллама белән Кама Аланына эшкә җибәрделәр. Кама Аланының төзелеш башланган чагы, яшьләр күп. Мине “Чаткы” балалар бакчасына эшкә билгеләделәр. Беренче эш көннәремне I нче кечкенәләр төркеме белән башлап җибәрдем. 32 бала күзе миңа төбәлгән. Гөнаһсыз сабыйлар кызыксынып мине күзәтәләр, мин үземне алар алдында могҗиза тудыручы итеп тойдым. Балаларны кызыксындыру өчен төрле чаралар үткәрдем, дәресләрне кызыклы итеп уткәрергә тырыштым. Балалар да,әти-әниләр дә мине якын иттеләр, бер-беребезне аңлап ярдәмләшеп эшләдек. Мин бу балалар бакчасында 12 ел эшләдем һәм 1999 нчы елның августында туган авылым Пучыга әйләнеп кайттым.

Мөдиребез Амирова Фиразия апа мине тәрбияче итеп эшкә алды. “Йолдыз”, хәзерге вакытта "Сандугач" балалар бакчасында эшли башлавыма да 21 ел вакыт утеп тә киткән. Бик кызыклы, шул ук вакытта бик серле дэ  балалар дөньясы. Алар белән бергә уйнап, көлеп, шөгыльләнеп 33 ел вакыт үтеп тә киткән. Алардан башка мин бүтән эшне күз алдыма да китерә алмыйм. Киләсе көннәр, бәйрәмнәр өчен планнар төзим, әти-әниләр белән киңәшләшәм, авырсалар телефоннан хәлләрен беләм. Без һәрвакыт бергә.

      Аралашырга яратам, үземдә булмаган яхшы сыйфатларны кешеләрдән туплыйм. Тормышның авыр вакытлары да,җиңел вакытлары бар, әлбәттә. Ләкин андый чакларда терәк булырдай  тормыш иптәшем Илдар, кызым Гөлшат, улым Айрат, шулай ук туганнарым бар, дусларым күп. Тормыш иптәшемә “Татарстанның атказанган транспортчысы” исеме бирелде, кызым ерак Чиләбе шәһәренең дәүләт университетын бетереп Яр Чаллы шәһәрендә эшли, улым Айрат Яр Чаллы шәһәрендә КФУда белем ала.

Эш урынымда да иптәшләрем әйбәт. Методистыбыз Ләйсән Әзһәмовна төпле фикерләре, киңәшләре белән эшкә дәртләндереп тора, төрле конкурсларга катнашырга чакыра. Мөдиребез Альбина Илгиз кызы да алынган эшләребезне хуплый, ярдәм итә. Эшемдә дә шактый уңышларга ирештем:

         2016 год-  II место на районном конкурсе “Милли киемле курчаклар” ;          

         2016 год- II место в муниципальном этапе республиканского конкурса по профилактике детского дорожно-транспортного травматизма «Зеленый огонек-2016»;

          2016 год- II место конкурса ” Иң зәвыклы мәйданчык” «МБДОУ «Поисевский детский сад» Актанышского муниципального района РТ;

         2016 год- благодарность в номинации “Иң тыйнак төркем” «МБДОУ «Поисевский детский сад» Актанышского муниципального района РТ;

        2017 год- победитель в номинации «Самая практичная игра» на районном конкурсе “Лучшая авторская дидактическая игра в ДОУ”;

        2017 год- благодарственное письмо  «Кече Ватан» елы конкурсы;

        2018 год- лауреат районного конкурса «Воспитатель года-2018»;

        2018 год-  грамота “Татарстанда музейлар язы-2018” ,”Күңелем бизәкләре” күргәзмәсендә җиңүчесе;

        2018 год- IIместо в номинации «Уйнап ачыла күңел» в рамках регионального конкурса;

        2019 год- Почётная грамота  МКУ «Управления образования» Исполнительного комитета Актанышского муниципального района Республики Татарстан;

        2020 год- благодарность X республиканского фестиваля хореографического искусства «Танцевальная карусель»;

         2020 год- диплом участника зонального конкурса «Панорама мобильных кейсов»;

         2020 год- диплом педагога Республиканская олимпиада «Учёный малыш»

      Үз белемемне күтәрү өстендә эшлим. Һәрвакыт эзләнәм, яңалыкка омтылам, даими иҗат итәм.

      Бүгенгесе көндә төркемемдә 17 бала йөри. Балаларым актив, сәләтле. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Бәйрәм, кичә, ачык шөгыль, күңел ачулар әти-әниләр белән бергә үтә. Һәр балага индивидуаль якын килеп, уй-фикерләре белән исәпләшергә омтылам. Һәрберсен аерым яратам һәм ихтирам итәм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

   

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы