СӘЛАМӘТЛЕК УТРАВЫНА СӘЯХӘТ
план-конспект занятия по физкультуре (старшая группа) на тему

Камалова Рузалия Фандусвна

күңел ачу

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek_utravyna_syaht.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

СӘЛАМӘТЛЕК УТРАВЫНА СӘЯХӘТ

Алып баручы: Җир  шарының   көньягынд  да  тугел,   төньягында да,    көнчыгышта да             тугел, ә менә кайсы почмагында тылсымлы. “Сәламәтлек утравы” бар икән. Шул утрауның нәкъ узәгендә Спортландия дигән гаҗәеп бер ил урнашкан һәм без менә шул илгә сәяхәткә чыгарбыз.

              Дусларым, ерак сәфәргә  

              Юл аласыз сез буген.

              Тик шулай да серле илгә

              Барулар җиңел тугел.

              Юлларда очрый калмас

              Каршылыклар, киртәләр.

              Көч, җитезлек һәм зирәклек

              Сезне алда  көтәләр.

Менә дусларым, безгә сәламәтлек утравына эләгу өчен беренче сынау:

Чокыр аша гимнастик эскәмия буйлап чыгу.

             Ай, карагыз әле нинди кара урман,

             Ә уртасында алан,

             Алан уртасында йорт

             Борыла безгә карап.

Убырлы: Әһә, кем исе килә?

                 Кенәр йөриләр икән?

                 Бу урманда кешеләр

                 Куптәннән булмады

                 Ха –ха-ха балалар

                 Монда сез йорисезме?

                 Минем йортым яныннан

                 Утә алабыз дисезме?

                 Ай- вай-вай,

                 Башым тагы авыртты.

Бала: әби, сиңа ничек ярдәм итик соң? Әйт, нинди дару кулланасаң, тияме соң файдасы ?

А.Б.    Безнең балалар ярдәм итәр,

            Алар биктә уңганнар.

           Олыларны хөрмәтлиләр.

           Бар да җитез, булганнар.

Убырлы: миңа урманда ускән чәчәкләрнең бик тә файдасы тия .

2не сынау: Балалар берәмләп йогереп барып “чәчәк” өзәләр, кире йөгереп килеп урыннарына басалар.

А.Б.   Чү кемдер елый бугай,

          Кем бәлагә юлыккан?

          Ә, бегемот икән

          Сазлыкка кереп баткан.

 Бегемот елап утыра.

2 бала:Еламасын бегемот,

           Аңа ярдәмгә барыйк

           Аны шушы сазлыктан

           Яле, тартып чыгарыйк!

3че сынау: Бау  тартышу.

Бауның уртасына бегемот рәсеме ясап беркетелгән

Бегемот: Рәхмәт сезгә, балалар,

               Коткардыгыз улемнән

               Болай кая юл тоттыгыз

               Ярыймы соң белергә?

Балалар: Без сәләмәтлек утыравындагы Спортландия  иленә барабыз.

Бегемот: Дусларым мин сезгә атлар бирәм алар сезгә юл курсәтерләр.

4че сынау: Агач атларга атланып билгеләнгән араны йөгереп узу,

А.Б. Балалар, сез инде сәламәтлек  утыравына килеп җиттегез. Шушы тонель аша гына узасы калды. Ә аның икенче ягында Спортландия иле.

5че сынау: Капчык тонельдән чыгу.

Спорт, сәламәтлек чыга.

Спорт: Исәнмесез, кунаклар. Ничек килеп җиттегез?

Сәламәтлек: Күрәсең дускай, болар бар да уңган, бик җитез. Бик булган балалар икән.

Спорт: Бик уңганнар икән сез,

            Уздыгыз сынауларны.

            Әйдә сәламәтлек дус,

            Бүләклик дусларны.

            (медаль тагалар).

(Ахырда”Өйрәтәләр мәктәпләрдә ” көенә физик күнегуләр ясап җыр җырлыйлар).

         Сәяхәткә йөрергә,

         Уйнарга, йөгерергә

         Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда,

          Киртәләрне җиңәргә,

         Һәм спортны сөяргә

         Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек театры

Балаларда сәламәт тормыш алып баруның ихтияҗларын булдыру. Әкият персоналары аша сәламәтлекләрне саклау чаралары һәм ысуллары белән таныштыру. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл шигыре...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

"Табигать һәм сәламәтлек"

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....

ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ

Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы...

Сәламәтлек – зур байлык

Бурычлар:  1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагывитаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга...

Сәламәтлек иленә сәяхәт

открытое занятие...