"Табигать һәм сәламәтлек"
план-конспект занятия (окружающий мир, подготовительная группа) по теме

Гильмутдинова  Алина Раилевна

 

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan.docx15.2 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Табигать һәм сәламәтлек »

Максатлар: Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру.

Җиһазлау: - сәламәтлеккә караган рәсемнәр;

                   - бәхетле кешеләр сурәтләнгән рәсемнәр.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, зур кешеләр белән исәнләшкәндә сез нәрсә дип әйтәсез?

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Ни өчен шулай дип әйтергә кирәк?

Балалар: Хәлләрен белү өчен.

Тәрбияче: Әйе. Шулай ук үзеңнен ихтирам иткәнеңне, хөрмәтеңне күрсәтер өчен. Балалар, әйтегез әле, сез бәхетлеме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Нинди кеше бәхетле була?

Балалар: Бар әйбере дә яхшы кеше.

Тәрбияче: Сез бик бәхетле. Әти-әниегез, туганнарыгыз бар, алар сезне яраталар. Матур, зур бакчаларга йөрисез, дусларыгыз күп. Шулаймы?

Балалар: Әйе, шулай.

Тәрбияче: Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, шулардагы кешеләрнең кайсылары бәхетле икәнен әйтеп китегез әле.

( рәсемнәр күрсәтелә)

Тәрбияче: Балалар, табигатькә безнең нәрсәләр керә әле?

Балалар: Җир, су, агачлар, урман, кырлар.

Тәрбияче: Табигатьне нишләтергә кирәк?

Балалар: Сакларга кирәк.

Тәрбиче: Әйе, табигатьне без сакларга тиешбез. Урманнарны яндырмаска, чүпләр ташламаска, кошларга җимлекләр куярга тиешбез. Чөнки без аннан бик күп файдалы әйберләр алабыз. Табигатьтә булу сәламәтлек өчен дә файдалы. Әйдәгез, тыныч кына табигать тавышларын тыңлап карыйк.

(табигать тавышлары белән музыка куела)

Тәрбияче: Тавышлар танышмы сезгә? Ошадымы?

Балалар: Әйе, таныш.

Тәрбияче: Табигать тавышлары безне тынычландыралар, көч җыярга мөмкинлек бирәләр.Без сәламәтлегебез турында уйлый башлыйбыз.

Балалар, сәламәтлекне саклар өчен нишләргә кирәк?

Балалар: Спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

Тәрбияче: Әйе, көн саен иртән торгач, зарядка ясарга кирәк. Шулай ук ашаганда юарга онытмаска, яшелчәләрне юып, чистартып ашарга кирәк. Әйдәгез, зарядка ясап, ял итеп алыйк.

Ял минуты

Менә сезгә балалар кәрзин. Ә монда яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре. Яшелчәләр витаминнарга бик бай булалар. Кәрзин үзенә җиләк-җимешләр, яшелчәләр салганын ярата. Әйдәгез, сәламәтлек өчен файдалы әйберләр белән тутырыйк әле аны.

(балалар берешәрдән яшелчәләр төшкән рәсемнәрне салалар)

Тәрбияче: Әйдәгез, кәрзинне уртага куябыз да, аны кемгә бүләк итәсебезне уйлыйбыз. Кулны йөрәкләргә куйдык, чөнки бүләкләр чын йөрәктән эшләнергә тиеш. Мин сезнең яныгызга килгәч, минем колагыма әйтерсез.

(барысы да үзләренең фикерләрен әйтәләр)

Тәрбияче: Балалар, сез үзегезнең дусларыгызны яратканлыгыгызны исбатладыгыз. Аларның сау-сәламәт булуын телисез.

Балалар, без бүген табигать белән сәламәтлекнең бергә янәшә атлауларын аңладык. Чөнки сәламәтлеккә файдалы күп әйберләрне без нәкъ менә табигатьтән алабыз. Шуңа күрә дә табигатьне һәм сәламәтлегегезне саклагыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

занятие по теме "Без табигать балалары"

Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...

"Табигать-тиңсез хәзинә" итоговая деятельность по экологическому воспитанию детей в подготовительной группе

Экологическая деятельность на татарском языке для детей подготовительного возроста ДОУ. Песни, стихи, игры о природе. ...

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

Занятие:"Әйдәгез урманга һәм кырга - табигать китабын укырга.”

Занятие по обучению родному языку+слайды к нему...