Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.
план-конспект занятия (окружающий мир, средняя группа) на тему

Идрисова Файруза Минзакиевна

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx20.71 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт муниципаль мәктәпкәчә мәгариф идарәсе

Тайсуган “Миләш” бакчасы

Тема:

 Без- табигать балалары.”              

(Уртанчылар төркеме)

                            Тәрбияче: Идрисова Ф.М.

Максат: Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Урманда үз- үзенне тоту кагыйдәләрен үзлэштерү. Сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Уенчык хайваннар,кошлар рәсеме,ясалма чәчәкләр,кошлар битлеге,билгеләр. Шүрәле өчен киемнәр.

Шөгыль  барышы: - Исәнмесез,балалар. Безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез эле,кунаклар белән дә исәнләшик. ( Ишек шакыйлар,хат кертәләр).

Хат ташучы: Исәнмесез! Бу “ Әкият” балалар бакчасымы? Менә сезгә хат. Рәхим итеп алыгыз.

-Рәхмәт.

Тәрбияче: - Балалар,кемнән икән бу хат? Укыйк әле.Шүрәледән дигән. Эчендә нәрсә диеп язылган икән? ( Тәрбияче хатны укый.) “Кадерле балалар! Минем бармакларымны  Былтыр кыстырды. Мина ярдәм итә алмассызмы икән? Шүрәле.”

Тәрбияче: -Балалар, Шүрәлене коткарырга кирәк, барабызмы? Урман ерак,нәрсә белән барабыз? (Тылсымлы келәм.)

Әйдәгез,утырышыгыз!

Балалар: Тылсымлы келәм! Илтеп җиткер син безне урманга.

Тәрбияче: -Юл да бик озын тоелмас. Безгә Гүзәл шигырь сөйләр.

Әйдәгез урманга һәм кырга,

 Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур,гаять бай-

Анда бар: җир,су,кояш,ай.

Тәрбияче: -Балалар,нәрсә соң ул табигать? Сез ничек аңлыйсыз. (Табигать ул- җир,су,урман,һава,кояш һ.б.)- Безгә табигать ни өчен кирэк?

Балалар: Ул безнең  хисләребезне тәрбияли,ашата,киендерә, яшәү өчен бөтен кирәкле әйберләрне бирә.

Тәрбияче: Менә килеп җиттек. Урман белән исәнләшик ( Исәнме,урман!). Урманга кергәнче өч төп кагыйдәне искә төшерик. Алар нинди кагыйдәләр?

Урманда шаулама.

Урманны чүпләмә.

Урман җаварларын,кошларын рәнҗетмә.

Тәрбияче: Бик дорес, балалар. Урман турында  мәкальләр дә бик күп. Берничәсен искә төшереп  үтик.

Агачларны үстерергэ  50 ел кирәксә дә, кисәргә- 5 минут та җитә.

Урман белән су- табигатьнең матурлыгы.

Урмансызлык- уңайсызлык.

Бер агачтан унау үскән,ун агачтан- урман үскән.

Кечкенә чишмәдән- елга була. ( Мәкальнең башын тәрбияче,ахырын балалар әйтә.)

Тәрбияче: Карагыз әле, урман нинди гүзәл. Монда саф һава, кошлар сайрый. Ә бу агач астында нәрсә ул? Алыгыз эле.

“ Бу- Былтырдан” диеп язылган. Укыйкәле, “Балалар,әгәр сез бу табышмакларга дөрес җавап бирсәгез, Шүрәлене табарсыз” дип язылган.

Табышмакларны тыңлагыз:

Без үзебез һәркайда,

Без кешеләргә файда.

Бездән өйләр салалар

Һәм мебельләр  ясыйлар.

Балалрга карандаш та,

Өстәлләр дә,чаңгы да. ( Агач.)

  2.  Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп коела. (яфрак.)

3. Мылтык түгел,үзе ата,

Аны бал корты ярата. ( Чәчәк.)

4.Җәй буена бал җыя,

Кыш буена хәл җыя. (Бал корты.)

( Шүрәле тавышы ишетелә)

Тәрбияче: Әйдәгез әле, Шүрәле тавышы бит бу. Бик авырта бугай бармаклары.

Шүрәле: Балалар, коткарыгыз мине бу бәладән. Мине Былтыр харап итте!

ТӘрбияче: Без сине коткарырбыз,Шүрәле. Тик син безгә урманыңны күрсәтерсеңме?

Шүрәле: - Күрсәтермен, күрсәтермен! Коткарыгыз гына! (Балалар Шүрәленең бармакларын кыскан бүрәнәдән коткаралар. Балалар Шүрәленең бармакларын кызганалар, сыйпыйлар. Шүрәле рәхмәтләр әйтә. Чәчәкләрне күрсәтә.)

Менә күпме чәчәкләр үсә. Мин хәзер тамырлары белән өзеп алам да, себерке ясап, рәхәтләнеп чабынам.

Тәрбияче: -Балалар,Шүрәле дөрес эшлиме?( Җаваплар.)

Ни өчен дөрес эшләми?

- Чәчәкләрне өзәргә ярамый.

Чәчәкләрне өзсән,бал кортлары бал җыя алмый.

Урман- аланнар ямьсезләнеп кала.

Тәрбияче: -Нәрсә эшләргә ярый?

(Иснэргэ,сокланырга,күзәтергә.)

-Белдеңме инде, Шүрәле? Чәчәкләрне өзүдән күпме зыян килә? (Бер бала шигырь сөйли)

Әгәр мин чәчәк өзсәм,

Әгәр сез чәчәк өзсәгез,

Әгәр бергә: сез һәм мин

Матур чәчәкләр өзсәк,

Бетэр шушы матурлык,

Бушап калыр бу алан.

Шүрәле,син моны исеңдә тот. Менә исегездә калсын, балалар!( Билгене күрсәтәм.) Беркайчанда чәчәкләр өзмәгез!

Тәрбияче:- РОмашка,ромашка,кая болай ашыгасың?

Ромашка: Ашыкмый хәлем юк. Шакир бабайга салкын тигән, шуны дщваларга барам. ( Бака яфрагы битлеге кигән бала керә.)

Тәрбияче: -Ә син бака яфрагы,кая барасың?

Бака яфрагы. – Гөлгенәнең күзенә арпа чыккан, шуны дәваларга барам. ( Энҗе чәчәк керә)

Тәрбияче: Энҗе чәчәк,энҗе чәчәк!Ә син кая чабасың?

Энҗе чәчәк: Гафу итегез! Альбина  апаның  нервлары какшаган,шуны тергезергә барам.

Тәрбияче: –Балалар! Чәчәкләрне, үләннәребез дару итеп тә кулланабыз. Менә ни өчен сакларга кирәк урманны. (Шүрәле күбәләкләр тоту хәрәкәтләре ясый.)

Тәрбияче:- Шүрәле,син ул күбәләкләрне нишләтәсен?

Шүрәле: Мин аларны тотам.

Тәрбияче:- Шүрәле дорес эшлиме,балалар?Ни өчен?*(Җаваплар.)

-Күбәләкләрне, бөҗәкләрне тотарга ярамый. Аларны күзәтергә,карап сокланырга гына ярый.

Тәрбияче: - Бик дөрес, балалар. Күбәләкләр турында җырда беләбез бит әле.(Ике бала,”Бала белән күбәләк” җырын башкара.)

Менә ныклап исеңдә калдыр, Шүрәле Бу билге “ Бөҗәкләрне, күбәләкләрне тотма!” ди. Сез дә, балалар,онытмагыз! (Шүрәле кош оясын күрә һәм шуңа сузыла.)

 Тәрбияче һәм балалар. –Тимә кош оясына, Шүрәле! Ярамый! Аның белән нишләмәкче буласың?

Шүрәле:

Йомыркаларын алып кайтам да пешереп ашыйм.

Тәрбияче:-Балалар,Шүрәле дөрес эшлиме?(Җаваплар.)

-Ни өчен?

-Кош ояларын туздырырга ярамый. Йомыркалардан кош балалары чыга. Ояларга якын килмә, кошлар курка. Ишеттеңме,Шүрәле. Әгәр алай эшләсәң, кошлар бала чыгара алмас, урман кошсыз калыр. Ә кошлар булмаса нәрсә була?

(Агачларны корт ашый, игеннәрне явыз кортлар юк итә. Кошларның матур җырларын ишетмибез, шунлыктан бик күңелсез була.)

Тәрбияче: - Исеңдә тот, Шүрәле. Кошлар оясы яныннан ераграк йөр. Бу билгене (күрсәтә) исеңдә тот! Безнең балалар кошлар турында шигырьләр дә белә.

(Балалар шигырь сөйләгәндә бер бала аю булып киснә.)

Шигырьләр: Х.ВАхит “Уңган сыерчык”. Г.Афзал “Песнәк”.. Ә.Бикчәнтәева “ Кара карга”.

Тәрбияче: -кошлар нинди ике төргә бүленә. ( Күчмә, кышлаучы.)

Менә бу кош рәсемнәренә карагыз әле. Кайсысы күчмә,кайсысы бездә  кышлаучы кошлар.

(2  бала кош рәсемнәрен аера.)

Аю килеп керә.

Аю: _Кемнәр минем урманымда йөри?

Шүрәле: Син аю дус,бу балаларга тимә,алар мине коткардылар. Син алар белән уйна. ( Уен “ Җиләк җыям,как коям...”)

Тәрбияче: - Карагыз әле,балалар! Нинди матур керпе,куян. (Агач янындагы уенчык куян белән керпегә күрсәтә)

Шүрәле: Сез аларны өегезгә алып кайтыгыз. Анда рәхәтләнеп уйнарсыз.

Тәрбияче:- Аны алып кайтыйк микән Ярыймы балалар? Нигә ярамый? (Өйләре урманда,балалары ялгыз кала,ач булалар.)

Урман Җәлекләрен өйгә алып кайтырга ярамый. Исегездә тотыгыз (билгене күрсәтә)

(Шүрәле агач сындырган була.)

Тәрбияче: -Тагын нәрсә эшлисең инде Шүрәле? Нишлисен син ул агач ботагы белән?

Ярыймы шулай? Ни өчен ярамый?

(Агач корый,ул авырый башлый,ямьсезләнә)

Безнең балалар агачны сындырырга чрамаганлыгын беләләр. Син дә онытма, Шүрәле( билге күрсәтә)

Шүрәле: Мин күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Рәхмәт сезгә, балалар. Киңәшләрегез,мине коткарганыгыз өчен зур рәхмәт.

Тәрбияче: -Шүрәле,хәзер барысында аңлады. Бер начарлык та эшләмәс инде. Хәзер  безгә кайтырга кирәк. Шүрәле урман белән саубуллашыйк. Сау бул,урман! Сау бул,Шүрәле!

Шүрәле: Урманга кайчан килсәгездә,кадерле кунагым булырсыз!

(балалар келәмгә утыра)

Тәрбияче: -Урман безгә нинди файда китерә?

Саф һава ,җиләкләр,гөмбәләр,чикләвекләр, дару үләннәре,утын,агач бирә.

Ә кешеләр урманга нинди зыян сала?

Чүплиләр, таптыйлар; янгын чыгаралар; кошларны,хайваннарны куркыталар һ.б.

Тәрбияче: - Табигать – җир-су,урман,чәчәкләр һ.б. дибез. Ә өйләр,машиналар каян килеп чыккан?

(Кешеләр ясаган)

Тәрбияче: Балалар,мин сезгә төрл фигуралар күрсәтәм. Алар табигать иленнән нәрсәгә охшаган икәнлеген әйтегез.

Табигать иленнән: 1. Әфлисун,алма кисәге,салават күпере,тау,таш һ.б. 2. Елан,елга,суалчан,чишмә,ботак һ.б.3. кояш,ай,җиләк оя һ.б. 4. Кишер,тамчы,таш һ.б.

Кеше кулы белән ясалган: 1. Тасма,алка,тимерчыбык,дуга.2.тасма,сукмак,бау,шнур.3. туп,тәгәрмәч,руль,төймә.4.ук очы,калак.

Тәрбияче: - Менә без кайтып та җиттек. Бүгенге көннең истәлеге итеп,сезгә блокнотлар бирәм. Сез ул блокнотларга чәчәкләр,агачлар,күбәләкләр сүрәтләрен ясарсыз.

Сау булыгыз, кунаклар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по экологии. Тема: "Море и его обитатели" подготовительная группа

Конспект из цикла занятий по ознакомлению с флорой и фауной Приморского края....

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Конспект занятия по экологии Тема: «Прогулка в зимний лес» младшая группа

Расширить первоначальное представление детей о лесе и его обитателях.Задачи:-Воспитывать бережное отношение к животным.-Познакомить детей с обитателями леса.-Активизировать словарь д...

Конспект занятия по экологии "Юные спасатели леса" для детей средней группы

Занятие воспитывает детей бережно относиться к природе, соблюдать правила поведения в лесу....

Конспект занятия по ФЭМП Тема: «Путешествие в страну математики» Средняя группа

Цель: создание условий для развития познавательной деятельности, формирование элементарных математических представлений у детей в совместной деятельности...

Конспект занятия по экологии «Экскурсия на участке детского сада» (средняя группа)

Цель: формирование экологической культуры у детей дошкольного возраста.Задачи: Образовательная:• Закрепить знания детей об осени.• Закрепить знания детей о характерных ос...

Конспект занятия по экологии "Юные спасатели леса" для детей средней группы

Занятие воспитывает детей бережно относиться к природе, соблюдать правила поведения в лесу....