Сәламәтлек театры
методическая разработка (подготовительная группа) по теме

Балаларда сәламәт тормыш алып баруның ихтияҗларын булдыру.

Әкият персоналары аша сәламәтлекләрне саклау чаралары һәм ысуллары белән таныштыру.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл шигыре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slam_teatr.doc120 КБ

Предварительный просмотр:

                                Тема:

Сәламәтлек театры

 

Максат: 1.Балаларда сәламәт тормыш алып баруның их-

                     тыяҗларын булдыру.

                2. Әкият персонажлары аша сәламәтлекне саклау

                     чаралары һәм ысуллары белән таныштыру.

                3. 'Сәламәт тәндә - сәламәт акыл' шигырен

               

 

 

 

 

 

-

 

 

 

 

 

 

Сәламәтлек теары

'Бер, ике, өч, безнең кулда көч.'

 

Катнашалар:

'Авырмас' доктор.

Шүрәле.

Убырлы.

Су анасы.

Бүре.

Куян.

Әби.

Әхәт.

Хәйдәр.

Айдар.

Әтәч.

Балалар.

    Сәхнәнең бер ягы урман күренеше, ә икенче ягы өй күренеше итеп бизәлгән. Таң атып килә, тыныч музыка уйный. Каланчада әтәч утыра.

Әтәч:   Кикрикүк, кикрикүк,

              Яңа, кызык

              Эшләр күп.

              Уяныгыз иртүк,

              Кикрикүк, кикрикүк!

              Торыгыз, балалар,

               Тизрәк, тизрәк.

               Йә әле, карап карыйк

               Кайсыгыз җитезрәк.

               Кикрикүк, кикрикүк!

(Балалар гимнастика уйныйлар)

'Авырмас' доктор керә.

      Билгеле бер тәртип белән яшәү безнең өчен гаять мөһим: Ул нерв системасының һәм, гомумән, бөтен организмның сәламәтлеге өчен кирәк.

      Эш төрләре дөрес чиратлаштырылмаса төнге йокы һәм саф һавада ял итү җитәрлек булмаса, нерв системасы тиз йончый, кешенең эшкә сәләтлелеге кими һәм, тора бара, төрле авырулар да барлыкка килергә мөмкин.

     Сау-сәламәт булыйм дисәң һәр кеше үзенең көндәлек тормышын булдырырга тиеш. Без аны икенче төрле режим дибез. Режим ул - яту һәм тору вакытлары төгәл билгеләнгән җитәрлек йокы, дөрес туклану, билгеле бер вакытта дәрес әзерләү, саф һавада ял итү, иҗади хезмәт, ирекле шөгыльләр һәм гаиләгә булышу өчен билгеле бер вакыт булу дигән сүз.

       Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү безнең сәламәтлекнең нигезе. (Доктор чыга)

        (Музыка 'Җеннәр')

Шүрәле керә.

    Балалар! Зинһар өчен мине коткарыгыз. Былтыр кысты! Былтыр! Шуннан бирле бармакларым сызлыйлар, эчем авырта, башым чатный, түзәр хәлем калмады. Әгәр мине терелтсәгез, сезне күптөрле һөнәрләргә өйрәтер идем. Урман куелыкларында йөрү өчен рөхсәт кәгазе бирер идем. Урмандагы бер җан иясенә дә сезгә тияргә ирек бирмәс идем. Тизрәк! Тизрәк! Тизрәк! Шүрәле абзагызга сезнең ярдәм кирәк!

Балалар.

   Шүрәле дус, бердә кайгырма. Без сине 'Авырмас' докторга күрсәтербез. Доктор! Доктор! (Доктор керә)

''Авырмас' доктор.

   Ә... Сез чакырасыз икән, минем якын дусларым! Ни булды, берәр бәла-каза бармы әллә?

Балалар.Шүрәле дуска ярдәм кирәк, доктор. Аның бармаклары сызлый, эче, башы авырта.

'Авырмас' доктор.

Яле, яле, карап карыйк. (Шүрәлене урындыкка утырта, кулларын, тәннәрен карый.)

 

   Шүрәле дус! Соңгы тапкыр син кайчан сабын белән юындың?

Шүрәле.

    Нинди сабын? Минем аны күргәнем дә юк. Минем бит су белән дә юынганым юк.

    Иртә торгач чыгып китәм,

    Юмыйм битем.

     Чөнки яратмыйм мин

     Суның үзен.

(Куян йөгереп керә һәм шүрәлене үчекли.) Шүрәле гаепле кеше кебек башын аска иеп тора.

Куян.

     Әптчи, чумадан

     Әби битен юмаган

     Әби битен юар иде,

     Комганда су булмаган;

     Комганда су булыр иде,

     Кызы суга бармаган.

     Кызы суга барыр иде,

     Көянтәсе булмаган,

     Көянтәсе булыр иде,

     Әтисе ясамаган;

     Әтисе ясар иде дә,

     Агачлары булмаган;

     Агачлары булыр иде,

     Лесник агач бирмәгән;

     Лесник агач бирер иде;

     Акчалары булмаган;

     Шуның өчен әбекәй

     Битен юмый башлаган.

'Авырмас' доктор.

       Балалар! Шүрәленең колак эчен карасагыз, бер пот балчык.

Шүрәле.

       Үзем күрмим ич, күрмәгәч

       Булмый арчып.

'Авырмас' доктор.

      Әй, шүрәле, шүрәле

      Сары ком төсле сап - сары

      Бөтен тешең.

Шүрәле.

      Юри алтын куйдыра ич

      Кайбер кеше.

'Авырмас' доктор (ачуланып)

       Көне буе йөрисең шулай

       Шаляй - валяй.

       Начар син, ялкау син,

       Шапшак син, шүрәле.

       Кулларны, битләрне җентекләп һәм еш юарга кирәк. Юылмаган кул авыру йоктыра. Бу инде махсус тәҗрибәләр белән дә исбатланган. Чиста итеп юылган кул тиресенә йогышлы эчәк авыруы тудыручы бактерияләр таратканнар. Ун минуттан соң чиста тиредә бактерияләрнең 85% үлеп беткән. Димәк, чиста тире бактерияләргә үтергеч тәэсир итә торган матдәләр бүлеп чыгара икән. Тирене чиста тоту өчен сабын белән юынырга кирәк. Ул май бизләрен һәм тирене йомшарта, аларны үле күзәнәкләрдән арындыра.

      Йоклар алдыннан битне, муенны, кулларны һәм аякларны юарга, иртән тәнне юеш сөлге белән ышкырга кирәк.

      (Шүрәленең тырнакларын карый)

       Күр әле бу тырнакларны. Шүрәленең тырнакларын гына карагыз. Балалар, ни өчен тырнакларны кисәргә кирәк? Шүрәле дуска әйтеп бирегез әле.

Балалар.

       Кул һәм аяк тырнаклары - микроблар тупланган урын. Шуңа күрә, кул - аякны әйбәтләп юарга, тырнакларны кисәргә кирәк.

'Авырмас' доктор.

      Ягез әле, балалар. Алып килегез Былтырны. Чапсын әле балтасы белән Шүрәленең тырнакларын.

Шүрәле. (Курыккан. Ялвару тоны белән) Юк, юк, юк... Былтыр кирәкми. Мин аннан куркам.

Балалар.

     Курыкма, курыкма, Шүрәле дус. Моннан соң син тырнакларыңны үзең кисәрсең. Яхшы тыңла! Кул тырнаклары дугасыман итеп, ә аяк бармакларыныкы туры итеп киселә. Моны онытма.

'Авырмас' доктор.

        Менә сиңа сабын.

         Менә сиңа кайчы.

(Зур кайчы макетын һәм сабынны Шүрәлегә балалар илтеп бирәләр.

        Чистарынгач безнең янга килерсең, бергәләп гимнастика ясарбыз.

(Шүрәле чыгып китә. Балалар аэробика белән шөгыльләнәләр.)

    Музыка туктый. Өй эчендә әби белән Әхәт. Әхәт өстәл янында шарт-шорт чикләвек вата.

Әби.

     Тешләрең бик каралган

      Чистартыр идең, Әхәт.

Әхәт.

      Чистартмагач та рәхәт.

Әби.

       Каты әйберләр ватма,

       Тешең бозылыр, Әхәт.

Әхәт.

       Шулай ваткач та рәхәт. (Чикләвек вата)

(Өстәлдә бер савыт конфет, Әхәт конфет ашый, әби өй җыештыра)

Әби.

       Конфетны күп ашама,

       Тешең бозылыр Әхәт.

Әхәт.

      Бозылса, бозылыр.

      Конфет ашагач рәхәт.

(Музыка. Балалар теш чистарту күренешен сәхнәләштерәләр) Музыка тына. Сәхнә буш. Әхәт керә. Яңагын яулык белән бәйләгән.

Әхәт.

        Һай, тешем сызлавы

        Башымны бораулый,

        Бүредәй улыйм да

        Мәчедәй мыраулыйм.

        Ут капкан шикелле,

        Чабам да чабам мин.

         Тастымал ябам мин,

         Дарулар кабам мин.

(Тиешле хәрәкәтләр ясый)

        Гәүдәгә ябыктым,

        Яңакка симердем...

        Ник, нигә шул хәтле

        Мин конфет кимердем?

        Сызлый да сызлый теш,

        Тынгы юк кич-иртән,

        Ашамас идем лә

        Конфетын һич бүтән.  (Елый)

('Авырмас' доктор белән балалар керә. Доктор Әхәтнең тешләрен карый. Урындыкка утырта, тешен ала.)

'Авырмас' доктор.

      Балалар! Әхәт көненә калмас өчен мин сезгә бер рецепт бирәм. Сез аны укыгыз һәм һәрвакыт истә тотыгыз.

Балалар.  (1 бала рецептны кычкырып укый.)

1.   Ашаганнан соң һәрвакыт авызыңны чайка.

2.   Иртә һәм кич тешләреңне теш пастасы һәм теш щеткасы белән чистарт.

3.   Тешең авырта башласа, врачка күрен, тешләреңнең череп беткәнен көтмә, запас тешләр юк!

'Авырмас' доктор.

Балалар! Сезнең арада Әхәт кебекләр юкмы?

(Балалардан җавап алына)

(Залдагы балалар җавап әйтә.)

(Музыка. Малайлар тәннәрен сөлге белән ышкыйлар. Кызлар зур теш пастасы макетын алып чыгып бииләр, теш чистарту күренешен сәхнәләштерәләр. Гимнастика уйныйлар.)

Балалар. (Хор)

     Бит - кулларны юабыз

     Тешләрне тазартабыз

     Пөхтәлекне - чисталыкны

     Һәрвакыт яратабыз.

(Музыка туктый. Балалар өй эченә күрсәтеп сөйлиләр. Ә анда Хәйдәр караватта ята.)

1 бала.

Кем ул олы караватта

Кат - кат юрган ябынып ята?

2 бала.

Кем ул ята өч мендәрдә

Ә янында аш өстәлдә.

3 бала.

Менә тора иренеп кенә,

Менә юынырга килә,

Җылы су сорый елап,

Салкын судан ул туңа

Кем икән бу?

4 бала.

Ай - яй - яй,

Мөгаен, бер карт бабай...

5 бала.

Матур йортта яшәсә дә,

Ике бите ап - ак аның,

Кояш күрми үскән гөлдәй.

Кем икән бу?

Кем икән?

Әллә аыру микән?

6 бала.

Пальтосы көтә чөйдә,

Башлыгы көтә чөйдә,

Бар балалар тышта уйный,

Ә ул утыра өйдә.

7 бала.

Ә ул утыра өйдә

Туңып калтырап тора.

Хәйдәр.

Тәрәзәдән салкын керә,

Ачмагыз!

7 бала.

-        дип кычкыра.

8 бала.

Ашарына бәлеш кирәк,

Бәлеш кирәк, коймак кирәк.

Хәйдәр.

Бәлеш, коймак булмаса,

 Юк, ашамыйм алайса.

9 бала.

Эшләмичә тирләгән,

Авырмыйча чирләгән

Иркәлектән ни алган?

(Хор) Җебегән булып калган.

10 бала.

Кем соң ул? Һәм нилектән йөри киез итектән?

Балалар сез белмисезме?

(Залдан җавап алына.)

11 бала.

Мин беләм, мин беләм. Бу бит Хәйдәр.

Хәйдәр  һаман өйдә генә,

Киемнәре чөйдә генә

Чыкса, чыга салмак атлап,

Күзгә хәтле битен каплап.

Өстенә дә кат - кат кия

Юкса, хәзер салкын тия.

(Бик калын киенеп Хәйдәр чыга.)

12 бала.

Мех бияләй кидергәннәр,

Кулы туңмасын дигәннәр

Салкын тия күрмәсен

Һәм грипптан үлмәсен!

(Айдар чыга. Җиңел, ләкин җылы итеп киенгән. Ул төрле уен хәрәкәтләр ясый.)

13 бала.

Айдар исә гел урамда

Шаяра ул, кар ата ул,

Йөгерергә ярата ул

Бияләй дә кайчак кими.

Айдар.

Салкын курка, миңа тими.

(Айдар каршына Хәйдәр килә.)

Хәйдәр.

Йөр әле, йөр, катарсың син,

Чирләп өйдә ятарсың син.

(Айдар белән Хәйдәр чыгып китәләр)

14 бала.

Иртәгесен йорт каршына

Килде выжлап ак машина.

Керде врач, халат кигән

('Авырмас' доктор өй эченә керә. Хәйдәрне тыңлап карый, дарулар бирә, температурасын үлчи һ.б.)

Һм... м.

Хәйдәргә салкын тигән.

(Музыка. Малайлар төрле хәрәкәтләр ясый. Кызлар обруч әйләндерәләр. 'Җеннәр' музыкасы уйный, Убырлы белән Шүрәле керәләр.)

Шүрәле.

Әй..., бу куе кара урманның Убырлы карчыгы, җен - пәриләре, шүрәлеләр ыруы!

      Минем якын дусларым - җитез, акыллы, уңган, зирәк, тапкыр,  бу малайлар һәм кызлар мине терелттеләр, карагыз минем бармакларымны нинди матурлар (кулларын күрсәтеп чыга), тырнакларны кисүгә алар сызламый башладылар, сабын белән көндә юынгач мин сихәтләндем. Шуңа күрә бу малайлар һәм кызларга берегез дә кагыласы, куркытасы, өркетәсе түгел!

       Алар безнең  урманда  туйганчы , рәхәтләнеп , көн  буе  йөрсеннәр , саф һаваны  туйганчы  суласыннар . Урман  ала-нында , саф һавада , палатка  корып  яшәсеннәр ! Бүгеннән башлап  бер Убырлы карчык гаиләсе дә, Җен - пәри ырулары да Шүрәлеләр кабиләсе дә ул малайларга һәм кызларга чәнти бармаклары белән кагылырга да хокуксыз!

      Ишетегез, бу боерыкны үтәгез!

                                     'Шүрәле абзагыз'.

Убырлы.

      Эһем-эһем. Мин дә Шүрәле белән килергә уйладым әле. Доктор! Үземнең бөкремне ничек бетерү, яшәрү турында уйланам. Менә шушындый буласым килә. (Кызга күрсәтә)

'Авырмас' доктор.

      Теләк булганда моны эшләргә була. Әйдә безнең белән зарядкага басыгыз. Сәламәтлек өчен көрәш - һәркем һәм бөтен халык эше. Сәламәтлек - зур байлык ул. Атаклы немец шагыйре Г.Гейне сәламәтлек турында: 'Мин белгән бердәнбер матурлык - ул сәламәтлек' - дип язган. Сәламәтлек байлык та, матурлык та, бәхет тә.

(Убырлы уртада, зарядка ясыйлар, бииләр.)

Су анасы керә.

Су анасы.

 Кыю       тавышыгызны

Ерактан ук ишеттем.

Якыннан танышырга -

Килергә карар иттем.

Саумысез, балалар

Юкмы сезнең арада

Минем таракны урлаучы?

(Балалар. Юк, юк безнең арада кеше әйберенә тиюче.)

Әгәр алай икән

Кирәк булыр иде миңа

Бераз күңел ачасы

Үпкәләмәс булсагыз

Тупас шаяра диеп,

Бер - икегезне су кертик,

Аннан алырбыз биеп.

'Авырмас' доктор.

Әйе, дуслар. Су анасы хаклы. Иң яхшы чыныгу чарасы - су. Физик күнегүләр белән шөгыльләнгәч һәм иртәнге гимнастикадан соң, юеш сөлге белән сөртенеп, суны баштан коеп, яки су коенып чыныгырга мөмкин. Башта 30-32 градустагы җылымсарак су белән сөртенергә кирәк. Һава температурасы 18-20 градус булырга тиеш. Аннан соң суның температурасы көн саен бер градуска киметелә һәм 16-18 градуска җиткерелә. Юеш сөлге белән сөртенгәч, коры сөлге белән тәнне кызыллык барлыкка килгәнче ышкыйлар.

Шүрәле.

     Кызык икән, мин әле боларны белми идем.

'Авырмас' доктор.

      Суны баштан койганда 32-33 градус җылылыктагы судан башлыйлар һәм әкренләп плюс 20 градуска җиткерәләр. Процедура башта 30 секунд, ә берничә көннән соң 2-3 минут чамасы дәвам итә.

Су анасы.

     Балаларга кайчан су коена башларга була? Мин инде аларны сагындым.

'Авырмас' доктор.

                  Һаваның һәм суның җылылыгы 22 градус булганда су коена башларга киңәш ителә. Башта суда 3-4 минут торырга, аннан соң 12-15 минутка җиткерергә мөмкин. Ләкин күнегүләрдән  соң ук суга керергә ашыгырга ярамый, башта ял итәргә кирәк.

Убырлы.

Бәлки, су кермәбез дә?!

Бәлки, биербез генә?!

Су анасы.

Минем кебек сылу буласыгыз килсә.

Кайсыгыз батыррак,

Йә, килегез тиз генә.

(Бер-ике бала Су анасы белән суга сикерә, ә Шүрәле белән убырлыны 'Авырмас' доктор тотып суга ташлый . Барысы да ярга чыгалар.

'Авырмас' доктор.

Менә хәзер инде биесәгез дә була. (Бию.)  

Су анасы.

Балалар!

Рәхмәт, күңелле яшисез.

Хәзер бәйрәмне ташлап

Миңа китәргә вакыт

Ялыгыз күңелле узсын

Тәнгә күп көч туплагыз.

Кояшта кызыныгыз,

Көмеш суда чумыгыз.

Йөзегез, уйнагыз, шаярудан туймагыз!

Балалар.

Рәхмәт яхшы сүзеңә Су анасы. Сау бул, юлларың уң булсын.

(Су анасын озаталар, балалар чыгып китә, сәхнә буш . Бүре керә. Тәмәке тарта, йөткерә, төкерә, эчен тота, улый.)

Куян керә, үчекли.

Куян.

     Тәмәкече, тәмәкече

      Нинди мескен күрче:

Йөзе агарган,

Күзе акайган;

Урамнан бара,

Үзе йөткерә

Атлаган саен

Үзе төкерә.

 Бүре. (ялына)

Куянкаем исәнме?

Бәләкәчләр үсәме?

Сүз бирәм бүреләрчә-

Бүгеннән үк төзәләм.

Тәмәкене кабызмыйм

Селәгәйне агызмыйм.

Ярдәм ит, доктор белән таныштыр.

( Балалар һәм доктор керә)

Доктор бүрене тыңлый, рецепт язып бирә һәм зарядкага басарга куша.

'Авырмас' доктор.

Бер, ике, өч, безнең кулда көч.

(Хор) Бер, ике, өч, безнең кулда көч.

Тешләрем тазарсын,

(Хор) Тешләрем тазарсын,

Кулларым агарсын,

(Хор) Битләрем аллансын.

Авызым елмайсын,

(Хор) Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

(Хор) Колагым тыңласын,

Күзләрем күрсеннәр

(Хор) Күзләрем күрсеннәр

Аяклар йөрсеннәр

(Хор) Аяклар йөрсенннәр

( Зарядка ясыйлар)

Бер, ике, өч, дүрт

Бездә закон нык:

(Хор) Шапшакларга урын юк.

Кем яши белә сәгатен белеп,

Уятмый аны берәү дә килеп,

Ятмас иренеп, ул үзе торыр,

Зарядка ясар, урынын җыяр.

Бит - кулын юар, вакытында ашар,

Портфелен барлап, киенә башлар  

Звонок булганчы, мәктәпкә килер

Мондый балалар дәресен дә белер!

Бер, ике, өч, безнең кулда көч!

(Хор кабатлый)

1 бала.

Иренмим мин беркайчан да,

Иртән торып басам да

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

Хор.

Бер -  ике - өч! Бер - ике - өч!

Сулыйм да иркен итеп

Күкрәк киереп атлап китәм,

Кулны канаттай җилпеп.

2 бала.

Курыкмыйм мин, берәүдән дә,

Томаудан да, чирдән дә

Туңып чыкмыйм, кызып чыгам

Салкын суга кергәндә.

Хор.

Бер - ике - өч! Бер - ике - өч!

Нык басып атлап киләм.

Кемнәр тели чыныгырга

Әйдәгез безнең белән.

(Зарядка ясап чыгып китәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

"Табигать һәм сәламәтлек"

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....

ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ

Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы...

Сәламәтлек – зур байлык

Бурычлар:  1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагывитаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга...

Сәламәтлек иленә сәяхәт

открытое занятие...