Сценарий развлечения по ЗОЖ в старшей группе на тему: ”СӘЛАМӘТЛЕК АЛАНЫНА СӘЯХӘТ”
материал по сценарий праздника (старшая группа) по теме

Зайнакова Гульфинур Исрафиловна

Зурлар төркеме балалары өчен күңел ачу кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon clamtlek_alanyna_syaht.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Cәламәтлек  аланына  сәяхәт.

Максат: Теремкәй әкияте аркылы балаларның  сәламәтлек  турында  күзаллауларын  киңәйтү;  дөрес  туклану  белән  сәламәтлекнең  ныклы  бәйләнештә  булуын  аңларга  булышу;  үзеңнең  сәламәтлегең  өчен  кайгыртучанлык  һәм аны  саклый  белү  хисләрен       тәрбияләү.

Җиһазлау:  “Сәламәтлек  аланы” дип язылган банер, “Теремкәй”өе,  агачлар, продуктлар,  витаминнар.

                   

Катнашалар:

Саескан                 Бака               Куян              Тычкан                    Бүре

Аю                    Төлке                Ай                Кояш

КИЧӘ БАРЫШЫ:

Саескан очып чыга: Исәнмесез, кадерле дуслар! Килдегезме сез дә сәламәтлек аланына? Менә мин дә бу аланга урман – күлләрдә яшәүче хайваннарнычакырам. Әй, сез, урман – күлләрдә яшәүчеләр, сәламәтлек аланына килегез! (очып чыгып китә).

Бака: Бак –бак (язуны укый): “Сәламәтлек аланы”. (өйне күреп, кыңгырауны тарта). Кем бар монда? Кем яши бу теремкәйдә? Берәү дә юк ләбаса, кереп карыйм булмаса.

Кошлар сайрый, таң ата. Кояш чыга.

Бака иртән торып зарядка ясый. Музыка уйнап ала.

Сәламәт булыйм дисәң,

                                                 Режим үтә һәркөнне.

                                                 Зарядканы калдырма

                                                 Иртәнге ашың төсле.

Куян сикереп чыга: Бу теремкәйдә кем яши?

Бака: Бу мин – бака- бакылдавык. Ә син кем?

Куян: Бу – мин – йөгерек куян. Мине дә үз яныңа ал әле.

Бака: Син нишли беләсең соң?

Куян: Мин бик яхшы йөгерә беләм. Сине дә йөгерергә өйрәтермен.Кишер яратам. Бергәләп кишер үстерербез. (бака көлә) Кишер суы бик файдалы, витаминнары да күп.

Бака: Ярый, алайса кер, бергә торыйк.

Куян йөгерергә өйрәтә. Музыка астында бииләр. Тям-тям.

Тычкан мәтәлчек атып, чиелдап чыга: Чи-чи-чи. (Кыңгырауны тарта).

Тычкан: Бу теремкәйдә кем яши?

Бака: Бу мин – бака- бакылдавык.

Куян: Бу – мин – йөгерек куян. Ә син кем  соң?

Тычкан: Бу мин-чи –чи тычкан.

Куян: Ә син нишли беләсең соң?

Тычкан: Мин җир казый беләм. Сезне мәтәлчек атарга өйрәтермен.

Бака: О-О, ярый  кер алайса.

Барысы бергә җырлыйлар:   Уң якка да йөгерик,

                                                Сул якка да йөгерик.

                                                Армый-талмый хезмәт итеп,

                                                Шулай бергә көн күрик.

Кишер утырталар.                

Кояш белән ай алышына.

Куян: Әйдәгез, кишер утыртабыз.

Тычкан: Мин казыйм.

Куян: Мин утыртам.

Бака: Мин су  сибәм. Бак – бак. (су ташый).

Барысы бергә: Кич җитте, кич. (кереп китәләр).

Таң ата, кояш чыга, музыка уйный.

Төлке көйләп керә. Кыңгырауны тарта.

Төлке: Бу теремкәйдә кем яши?

Бака:  Бу мин – бака- бакылдавык.

Куян: Бу – мин – йөгерек куян.

Тычкан: Бу мин-чи –чи тычкан. Ә син кем?

Төлке: Бу мин – хәйләкәр төлке. Мине дә үз яныгызга алыгыз әле.

Бака: Ә син нишли беләсең соң?

Төлке: Мин витаминнар яратам. Үзегезне зирәклеккә өйрәтермен.

Куян: Ярый, кер алайса.

Төлке: Яхшы, мин сезгә файдалы әйберләр бирим әле. Мә, куян, сиңа кишер – тешләрең нык булыр. Бака, сиңа чөгендер – каның яхшырыр. Тычкан – сиңа кыяр, сусавың басылыр. Әйдәгез туп  белән уйнап алыйк.

Уйныйлар, музыка астында кереп китәләр.

Сагыз чәйнәп бүре керә.

Бүре:  Бу теремкәйдә кем яши?

Бака:  Бу мин – бака- бакылдавык.

Куян: Бу – мин – йөгерек куян.

Тычкан: Бу мин-чи –чи тычкан.

Төлке: Бу мин – хәйләкәр төлке. Ә син кем соң?

Бүре: Бу мин – соры бүре. Мине дә үз яныгызга алыгыз әле.

Төлке: Ә син нишли беләсең соң?

Бүре: Мин сагыз чәйни беләм.

Куян: Нәрсә? Нәрсә? Сагыз чәйнәргә ярамый!!!

Бүре: Нишләп?

Төлке: Аңарда организмга зарарлы матдәләр күп.

Тычкан: Йөгерә дә алмассың.

Куян: Уйный да алмассың. Әгәр ул гадәтеңне ташласаң, безнең янга керерсен.

Бүре:   Ташлыйм, ташлыйм,

             Яхшы бүре булам мин.

            Сезнең арттан яхшылыкта

             Бер адым да калмам мин.

Куян: Ярый, әйдә кер.

Таякка таянган аю килә.

Аю: Бу теремкәйдә кем яши?

Бака:  Бу мин – бака- бакылдавык.

Куян: Бу – мин – йөгерек куян.

Тычкан: Бу мин-чи –чи тычкан.

Төлке: Бу мин – хәйләкәр төлке.

Бүре: Бу мин – соры бүре. Ә син кем?

Аю: Мин алап аю бабай.

Тычкан: Ә син нәрсә эшли беләсең?

Бүре:  Начар гадәтләремне

            Мин дә ташладым бабай.

           Синең  начар  гадәтләрең

           Бармы икән, аю бабай.

Аю: Начар гадәтләрем юк. Сәламәтлегем яхшы минем, чөнки мин бал яратам. Мин көчле, гайрәтле. Аягымны авырттырдым. Шуңа таяк белән йөрим.

Төлке: Без сине терелтербез. Әйдә, безгә кер.

Бүре: Менә без сиңа велосипед бирәбез. Шунда йөрсәң, аягың төзәлер.

Төлке: Менә сиңа гөмбә. Ул сөякләрне ныгыта.

 Аю: Рәхмәт сезгә.

         Бергәләп зур өй салырбыз.

         Матур итеп яшәрбез.

ҖЫР

Иртән иртүк торабыз,

Чыныгып алабыз.

Бит-кулларны юабыз,

Вакытында ашыйбыз.

Һәрвакыт юып кына

Җиләк-җимеш ашыйбыз.

Яшелчәләр күп утыртыйк,

Витаминсыз калмабыз.

Музыка яңгырый. Бииләр.

Саескан керә:   Килдегезме дусларым,

                            Бергәләп эшлик әле.

                            Һаваны, суны чистартып

                            Сәламәт яшик әле.

Куян: Режим белән яшә син

Төлке: Иртән зарядка яса.

Бака: Чисталыкны да сакла.

Тычкан: Витаминнар күп аша.

Бергә: “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дигәнне син онытма.

              Сәламәт яшик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий развлечения по ПДД в старшей группе совместно с родителями «Научим бабу Ягу правилам дорожного движения»

Цель. Формировать у детей и родителей основы безопасного поведения на улице.Задачи: закрепить умение называть знакомые дорожные знаки, сигналы светофора, а также сигналы регулировщика...

Сценарий развлечения Игра «Поле чудес» (старшая группа) Тема: «Наши любимые сказки»

Интеграция: «Познание», «Чтение художественной литературы», «Физическая культура», «Музыка», «Коммуникация»Программное содержание:Образовательные задачи: -учить культуре общения, умению сопережи...

сценарий развлечения день матери в старшей группе

сценарий развлечения в старшей группе  совместно с родителями...

Сценарий совместного развлечения с мамами в старшей группе на тему: "Мама - солнца лучик!"

Способствовать созданию положительных эмоциональных переживаний детей и родителей от совместного празднования мероприятия; содействовать дальнейшему сплочению родителей между собой....

Сценарий развлечения по ПДД в старшей группе Тема: «В страну дорожных знаков»

Цель: создание условий для закрепления знаний правил дорожного движения и дорожных знаков, профилактика детского дорожного травматизма....

Сценарий развлечения по ПДД в старшей группе совместно с родителями. Тема: « Научим Бабу Ягу правилам дорожного движения »

Сценарий развлечения по ПДД в старшей группе совместно с родителями.Тема: « Научим Бабу Ягу правилам дорожного движения »Цель: Обучение детей правилам безопасного поведения на дорогах...