Сәламәтлек – зур байлык
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Галлямова Гульнара Мазитовна

 

Бурычлар1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагы

витаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга  булышу.

   3.  Балалрга сәламәтлекн саклауның кирәклеген төшендерү.

Сәламәтлекне саклауда су, кояш, һаваның әһәмиятен аңлату. Чыныгу чаралары белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek-zur_baylyk.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең 34 нче “Чебурашка” балалар бакчасы

Сәламәтлек – зур байлык

(Зурлар төркеме өчен)

Тәрбияче: Галләмова Гөлнара

Мәҗит кызы

Әлмәт

Максат: Балаларга чисталык – сәламәтлекнең нигезе икәнен төшендерү

Бурычлар:  1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагы

витаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга  булышу.

   3.  Балалрга сәламәтлекн саклауның кирәклеген төшендерү.

Сәламәтлекне саклауда су, кояш, һаваның әһәмиятен аңлату. Чыныгу чаралары белән таныштыру.

Эшчәнлек барышы:

 Тәрбияче: Менә балалар, карагыз әле, күпме кунаклар килгән безгә. Әйдәгез әле бергәләп исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез апалар!

Тәрбияче: Хәерле иртә сезгә!

Балалар: Хәерле иртә, Гөлнара апа!

Тәрбияче: Без табигать балалары, аның белән аралашабыз, аңардан көч алабыз.

Чыршыдый биек бул,

Нараттай төз бул –

Имәндәйй таза бул

Сау сәламәт булыйк.

(бер берсенә карап елмаялар)

Тәрбияче: Ә хәзер балалар бөтенегез дә урындыкларга җайлабрак утырыгыз да, без сәяхәткә чыгарбыз.

(Шул чак ишек артыннын музыкага шапшак малай керә)

Шапшак: Качты юрган урыннан

Җәймәм дә очты шуннан

Сикереп алды, китеп барды

Мендәр дә бака сыман.

Тәрбияче: Балалар бу кем соң, танымыйм, әле моны?

Шапшак: Бу шапшак малай!

Тәрбияче: Эх син шапшак,

                Эх син шакшы

Пычрак дуңгыз баласы!

Шапшак: (өстенә күрсәтеп) Ә мин һәрвакыт шулай йөрим. Нәрсә булган!

Тәрбияче: Ә син кайда яшисен соң?

Шапшак: “Шапшаклар иле”ндә!

Тәрбияче: Ул нинди ил икән? Әйдәгез “шапшаклар иле”нә китик.

Шапшак: “Шапшаклар иле”ндә чисталык турында оныткан кешеләр яши. Алар юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар, кием чисталыгы турында уйламыйлар.

( Музыкага ике кыз керә).

 Минем илдә дусларым да күп.

1 кыз: Минем алъяпкычымда

Ике нәни кесә бар

Чуп-чар салгач

Матур булып кабарып торалар

Монда ни генә юк:

Төймә, акбур, көзге кисәге

( Һәрберсен чыгарып күрсәтә)

Бу шапшалыгымны –

Ташларга да юк әле, –

Минем исәбем.

2 кыз: Ә мин чыктым урамга

Тик чәчне тарамадым,

Битне, кулны юмадым

Көзгегә карамадым.

Шапшак: Менә күрдегезме, минем дусларым да шапшаклар. Без бергә ял итәбез, уйныйбыз. Суны без яратмыйбыз.

(Бармагы белән яратмаганны күрсәтә).

Тәрбияче: Шуңа күрә сез чирлисез дә инде, ә чиста балалар сирәк авырый.

Шапшаклар, килегез әле монда, утырыгыз әле, бергәләп сөйләшик. Балалар, ютәлләү, төчкерү әйбәт түгел бит инде. Бу вакытта тирә – якка нәрсә тарала?

Балалар: Микроблар!

Тәрбияче: Алар һавада бик озак саклана, ә шул һаваны без үзебез сулыйбыз. Ул тамчылар әйбер, ашамлык өстенә төшеп утыралар. Шуңа күрә авыз – борыннарны нишләтергә кирәк?

Балалар: Кул яки кулъялык белән капларга, ашамлыкларның өсләрен каплап куярга, кулны ешрак юарга кирәк.

Тәрбияче: Хәзер мин сезгә барыгызга да кечкенә генә әкият сөйлим.

        “Зур шәһәрдә яшәгән ди бер кыз. Аның иң яратмаган эше юыну булган ди һәм кулында микроблар яшәгән. Алар кызның авызына керергә тырышканнар. Көннәрдән бер көнне алар кызның авызына кергәннәр дә, кыз чирләгән, сәбәбе микроб булган. Врач кызның кулын караган да, шаккаткан һәм аңа бер дару биргән. Ул дару кәгазьгә төрелгән, ачы түгел, ә киресенчә хуш исле булган. Нинди дару булган соң ул?”

Балалар: Сабын!

Тәрбияче: Дөрес балалар ул сабын. Ә менә бу шапшакларга без нинди киңәш бирик?

Балалар: Көн дә юынырга, тешләрен чистартырга, ашагач авызларны чайкарга, чәчләрен татарга, киемнәрен пычратмаска.

Тәрбияче: Дөрес киңәшләрегез бик әйбәт. Шапшаклар килегез эле монда, сез балаларның киңәшләрен аңладыгызмы инде? (Музыкага үзләрен тәртипкә китерәләр)

Сәяхәтебезне дәвам итәбез, “чисталык иле”нә китәбез (ишек шакыйлар, конверт бирелә). Менә безгә хат килде, балалар нәрсә язылган икән, укып карыйк әле:

“Хөрмәтле балалар! Менә шушы табышмакларның җавапларын тапсагыз “чисталык иле”нә барып җитәрсез”.

Сәлам белән Юындыр.

Балалар игътибар белә тыңлагыз.

  1. Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

  1. Болыт мин һавада,

  Яңгыр мин яуганда,

   Җылынсам, пар булам,

  Туңганда, кар булам.

  1. Бүлмәгә керсәң

Кранны ачасың

Кулларны сузып

Нәрсәдер көтәсең?

  1. Дөрес балалар, булдырдыгыз! (Ишек шакыйлар).Тагын безгә кем килгән инде анда, карыйк әле.(Музыкага юынгыч керә).

Юынгыч: Исәнмесез балалар һәм кадерле кунаклар. Сез инде чисталык иленә килдегез. Мин Юынгыч  -  башлык, ә мунчала командир. Туктагыз әле, ә кая соң әле минем ярдәмчеләрем? (Музыкага керәләр).Ә менә икән алар!

Юыналар иртә таңда

Тычкан балалары да,

Бәбкәләр, үрмәкүчләр дә,

Коңгызлар да – бары да.

Сабын:                                 Кечкенәмен, ләкин файдам зур,

Шуңа күрә күп дусларым

Шуам, күбек таратам,

Һәр нәрсәне яратам.

Тарак:                               Тешлим, ләкин яраламыйм,

Шома итәм юл ясыйм.

Озак юмасаң башыңны,

Белеп тор: мин нык кашыйм.

Теш щеткасы:                            Минем теләк бер генә:

Иртәсен дә, кичен дә

Теш чистартыгыз көн дә.

Теш пастасы:                          Ә моның өчен, белеп торыгыз:

Порошок йә паста тотыгыз!

Сөлге:                                 Муеныңны, бит кулыңны

Югач та сабын белән,

Син онытма, сөрт аларны

Корытып сөлге белән.

Бергә:                                 Яшәсен йомшак ап-ак

Сөлге һәм  исле сабын,

Яшәсен вак тешле тарак

Теш пастасы тагын.

Тәрбияче: Бик әйбәт балалар, безнең арада калыгыз, сез безгә бик кирәк. Алар безне бөтенебезне микроблардан саклыйлар. Балалар без һәрвакыт чиста йөрсәк, күбрәк хәрәкәтләнсәк, саф һавада булсак, беркайчан да чирләмибез. Әйдәгез әле хәрәкәтләнеп алыйк. Балалар басып түгәрәк ясыйк әле.

Уен: “Уңга таба бөгелдек”

        Утырыгыз балалар. Ә тагын безне чирләрдән витаминнар да саклый. Ә ничек уйлыйсыз, нинди ашамлыкларда, яшелчәләрдә, җиләк-җимешләрдә витаминнар күп? (балалар санап чыгалар).

  1. Дөрес балалар! Алар безнең организмга үсәргә, ныгырга ярдәм итә. Яшелчәләрдә, җимешләрдә витаминнар бигерәк тә күп. Без аларны җәй-көз бик күп ашыйбыз. Кышкылыкка тозлыйбыз, базга куябыз.

Инде өченче тукталыш безнең витаминнар - тукталышы була. Менә алар сөйләшә белсәләр ничек мактанырлар иде.

  1. Яшелчәләр килегез әле монда. (Маскалар киеп)

 Кыяр.Яшелчәләр  арасында

Иң тәмлесе мин- кыяр.

Җәй буена ашап туйгач,

Калганын тозлап куяр.

 Суган: Яшелчәләр арасында

Мин дә үсәм бит, туган!

Грипп эләкмәсен дисәң,

Кубрәк утырт суган.

 Кәбестә: Мине, кәбестәне ашыйлар

Яшьләре hәм картлары.

Тәмемне белгәч, апалар

Күп утырта башлады.

   Борыч: Яшелчәләр арасында

Иң әчесе мин – борыч

Борычны базарда сатып,

Акча алырсың бер уч.

 Чөгендер: Мин – чөгендер, кешеләргә

Бик күп файда китерәм.

Кешедәге авыруларны

Вакытында бетерәм.

  1. Булдырдыгыз балалар, утырыгыз. Витаминнар бик күп төрле була. Алар һәр ашамлыкта бар. (Рәсемнәркүрсәтелә).

Менә бу рәсемнәргә карагыз әле. Витаминнарның исемнәре хәрефләр белән атап йөртелә: A, B, C, D. Хәзер инде әзрәк уйнап алырбыз. Менә монда өстәлдә бик күп ашамлыкларның рәсеме бар. Мин чакырган балалар иртәнге, төшке, кичке ашка витаминлы ашамлыклар сайлыйлар.

( Тәрбияче балаларны сайлый)

Уен: “Мин нәрсә эзлим?”

  1. Әйдәгез әле балалар, карыйк Динар үзенә нинди ашамлыклар сайлаган икән иртәнге ашына (карап әйтеп чыгалар)...

Күргәнегезчә, балалар үзләренә тәмле ашамлыклар сайлаганнар, барысында да аларның витаминнары бик күп.

(Пылесос тавышына Карлсон керә)

Карлсон: Исәнмесез балалар! Сез мине таныдыгызмы?

Балалар: Әйе, Карлсон!

Карлсон: Әп-тчи! Әп-тчи!

Тәрбияче: Сәламәт бул, Карлсон! Әллә салкын тидердеңме?

Карлсон: Мин көне буе кар белән уйнадым, юешләндем, чыландым. Мин грипп та эләктердем ахырсы.

Тәрбияче: Карлсон, син ничек дәваланырга уйлыйсың соң инде?

Карлсон: Ничек, ничек? Холодильнигым тулы торт, конфит, варенье. Бөтенесе татлы, тәмле. Бәлки ютәлдән ярдәм итәр әле.

Тәрбияче: Балалар конфит, торт, варенье ашап ютәл бетәр микән?

Балалар: Юк! Күбрәк сарымсак, суган, лимон ашарга кирәк.

Тәрбияче: Менә Карлсон тыңла эле безнең балалар нинди киңәшләр бирәләр сиңа:

  1. Исегездә тотыгыз: кояш, һава, су белән

Һәрвакыт дус булыгыз.

  1. Аша балык һәм ботка

Файдасы күп онытма!

  1. Кишер, суган һәм алма

Бик күп чирдән коткара.

Карлсон: Ә бәлеш, кабартма, туңдырма ашамыйча ничек көчле булырга соң?

Балалар: Спорт белән шөгыльләнергә, йөгерергә, сикерергә кирәк. 

(Карлсонның күзе тупка төшә).

Карлсон: Менә бу тупта сикереп буламы?

Тәрбияче: Була, ул бит тылсымлы.

Карлсон: Тылсымлы? Әйдә алмашабыз. Менә мин сезгә үземнем ике бәләкәй тубымны бирәм. Алар да тылсымлы. Сез миңа бу тупны бирегез.

Тәрбияче: Без риза! Карлсон безнең балалар бәләкәй туп белән дә бик оста уйныйлар. Менә карап тор эле.

Карлсон: Яле, мине дә уйнарга өйрәтерсез.

Тәрбияче: Менә хәзер ике командага бүлешәбез дә, ярышып карыйбыз. Кайсы команда тупларны бер кәрзиннең икенчесенә тизрәк күчереп бетерә.

Уен. (Карлсон уенда көч биреп йөри)

Тәрбияче: Менә күрдеңме инде Карлсон! Безнең балалар нинди җитез, өлгер, чөнки спорт белән дус яшиләр.

Карлсон: Аңладым, аңладым. Мин дә бу туп белән дус яшәрмен (тупна ала сикереп карый). Бигрәк шәп сикерә, чынлап та тылсымлы икән, иртәгә үк спортзалга китәм. (Туп өстендә сикереп бара һәм әйтә)

-  Әй, балалар, рәхмәт сезгә, чирләмәгез, хушыгыз, саубулыгыз! (Китә)

Тәрбияче: Сезгә бүгенге сәяхәтебез охшадымы? Без сезнең белән сәламәтлек турында нинди мәкаль беләбез әле?

Балалар:  1. Саулык – зур байлык!

  1. Хәрәкәттә – бәрәкәт!

Тәрбияче: Әйе балалар, без һәрвакыт:

Сәламәт булыйк,

Эшләребез уң булсын

Өстәлебез мул булсын!

Шушының белән балалар һәм кадерле кунаклар эшчәнлегебез тәмам.

 




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң зур байлык - сәламәтлек".

Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге - киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт бул...

Сәләмәтлек – зур байлык

Кеше өчен иң кадерле әйбер ул – сәламәтлек. Сәламәтлекнең нигезе мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Укыту-тәрбия бирү процессының ничек оештырылуыннан чыгып, баланың алдагы сәламәтлеге турын...

Педагоглар өчен мастер-класс. “Сәламәтлек – зур байлык, аны саклыйк һәм балаларга җиткерик”

Максат: Сәламәтлек төшенчәсенә аңлатма бирү. Мастер-класста катнашучыларны физик тәрбиянең сәламәтлекне саклау технологиясе белән таныштыру. Педагогларның бердәмлекләрен, оешканлыкларын рәвеше нигезен...

"Сәламәтлек-зур байлык"

2 нче «Алсу» балаларның танып-белү-сөйләм телен өстенлекле гамәлгә ашыручы  муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе...

Проект "Сәламәтлек - зур байлык"

Проект "Сәламәтлек -  зур байлык"...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

«Сәламәтлек- зур байлык»

laquo;Сәламәтлек- зур байлык»3-4 яшьлек балалар өчен шогыль конспектыМаксатлар– Балаларны мөстәкыйль рәвештә үз сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәтү, үз-үзләренә ярдәм күрсәтү күнекмәләрен ...