Педагоглар өчен мастер-класс. “Сәламәтлек – зур байлык, аны саклыйк һәм балаларга җиткерик”
материал по теме

Вафина Лилия Ильфировна

Максат: Сәламәтлек төшенчәсенә аңлатма бирү. Мастер-класста катнашучыларны физик тәрбиянең сәламәтлекне саклау технологиясе белән таныштыру. Педагогларның бердәмлекләрен, оешканлыкларын рәвеше нигезен формалаштыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мастер-класс. “Сәламәтлек – зур байлык, аны саклыйк һәм балаларга җиткерик”

Автор : Вафина Л.И.

Максат: Сәламәтлек төшенчәсенә аңлатма бирү. Мастер-класста катнашучыларны физик тәрбиянең сәламәтлекне саклау технологиясе белән таныштыру. Педагогларның бердәмлекләрен, оешканлыкларын рәвеше нигезен формалаштыру.

Материал: имән агачы силуэты, агач яфраклары.

Мастер-классның барышы:

Алып баручы: Исәнмесез! Безнең бу сүзне кулланмаган көн юктыр. Беренче карашка бик гади сүз. Ә ул нинди “кояшлы” сүз. Күпме шатлык, яктылык, җылылык йөртә ул үзендә. Бу сүздә очрашулар, дусларның кул кысышуы, бер-береңә сәламәтлек теләү.       Исәнмесез сүзе  бик борынгы сүз. Бу сүзне әйткәндә без кешегә сәламәтлек, көчле һәм нык булуын телибез. Нәрсә соң ул сәламәтлек? Сезгә үз фикерләрегезне “агач яфрагы”на язарга һәм “имән агачы”на эләргә тәкъдим итәм.

Педагоглар 2 минут биремне үтиләр.

А.б: Үзеңне күңелле, чыныккан һәм сәламәт итеп хис итү рәхәт. Борынгы греклар “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” диләр. Сәламәт булырга телисезме? Физик культура һәм спорт белән дуслашыгыз!

“Булсаң зирәк – әйт тизрәк” (Табышмакларга җавап бирү).

Шома табанлы чана

Атсыз алга чаба.

Җитез булса аяклар,

Кулда булса таяклар. (Чаңгылар.)

Елгада су акканда

Эшсез без, ял итәбез.

Елга бозга әйләнгәч

Без йөгереп китәбез. (Тимераяклар.)

Кышын таудан шуабыз,

Җәен җыеп куабыз. (Чана, чаңгы.)

Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкәләп.

Җан-фәрманга йөгерә ул

Тормый бер дә үпкәләп. (Футбол тубы.)

“Сорауларга җавап тап”

“А” витамины нинди ризыклар составында була? (Бавыр, атланмай, сөт өсте, каймак,кишер, яшел үләннәр, яшел суган, помидор, абрикос һ.б.)

“С” витамины нинди ризыклар составында була? (Бәрәңге, кәбестә,алма, мандарин, әфлисун, лимон, гөлҗимеш,баллы борыч, кара карлыган һ.б.)

“Д” витамины нинди ризыклар составында була? (Атланмай,йомырка, сөт өсте, бавыр һ.б.)

“Е” витамины нинди ризыклар составында була? (Көнбагыш, кукуруз, соя майлары, ярмалар, аеруча солы ярмасы һ.б.)

Музыка астында гомуми үсеш күнегүләре эшләү. (Физрук үткәрә.)

Аэробика. (Музыка эшчесе үткәрә.)

“Музыкал урындык-2” уены.

 Максат:Урындыкка яки партнерның тезенә утыру.

Кагыйдә. Зал уртасына урындыклар тезелгән, урындык аркасы түгәрәк эченә карый. Урындык саны катнашучылар санына тигез. Музыка астында барлык урындыклар тирәли бер юнәлештә йөгерәләр. Музыка туктагач, уенчылар тиз генә якындагы урындыкка утыралар. Музыка туктаган саен 1 урындык алына, ә урындык җитмәгән уенчы, якындагы уенчының тезенә утыра. Уен беткәндә, 1 урындык калганда бер-берсенең тезенә утырган уенчылар чылбыры барлыкка килә. Музыка беткәндә уенчылар бер утырган кешенең тезенә генә утыралар.

Оешканлык,кайгыртучанлык, игътибарлылык тәрбияләнә.

А.б: Хөрмәтле коллегалар, без сезнең белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен физкультура-сәламәтләндерү эшләре белән таныштык. Хәзер мин сезгә физкультура җиһазлары тәкъдим итәм, ә сез шуларга таянып күнегү уйлагыз (кегли, скакалка, обруч, гимнастик таяк, гантель, флаг). Уенчылар күнегүләр тәкъдим итәләр.

        Хәрәкәт активлыгын үстерү һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру өчен төрле физкультура чаралары да куллланыла.

А.б: “Сәламәтлек – зур байлык, аны саклыйк һәм балаларга җиткерик” мастер-классның төп бурычы үзегезнең сәламәтлек турында кайгыртырга мөмкинчелек бирү иде. Үзегезнең сәламәтлек турында кайгырту сезнең гәдати эшкә әйләнсен. Хәзер “сәламәтлек” төшенчәсенең аңлатмаларын, ягъни сезнең җавапларны укыйк. (Яфрактагы җавапларны уку.)

        Шулардан чыгып нәтиҗә ясыйбыз, сәламәтлек – кайбер авыруларның булмаулары гына түгел, ә кешенең физик, рухи иминлеге.

        Бугенге чара сезнең сәламәтлек өчен файдалы дип санасагыз, кул чабабыз. Кем үз сәламәтлеге өчен файдалы киңәш алмадым дип уйлый, тыпырдагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек – зур байлык

Бурычлар:  1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагывитаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга...

Сәләмәтлек – зур байлык

Кеше өчен иң кадерле әйбер ул – сәламәтлек. Сәламәтлекнең нигезе мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Укыту-тәрбия бирү процессының ничек оештырылуыннан чыгып, баланың алдагы сәламәтлеге турын...

"Сәламәтлек-зур байлык"

2 нче «Алсу» балаларның танып-белү-сөйләм телен өстенлекле гамәлгә ашыручы  муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе...

Проект "Сәламәтлек - зур байлык"

Проект "Сәламәтлек -  зур байлык"...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

“Фликер - балаларга иң яхшы дус” (Зурлар торкеме балалары һәм әти-әниләр катнашында мастер-класс)

Мастер классның максаты:   тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру.Бурычлар:Ата-аналарның  балаларның юлда куркынычсызлыгы...

«Сәламәтлек- зур байлык»

laquo;Сәламәтлек- зур байлык»3-4 яшьлек балалар өчен шогыль конспектыМаксатлар– Балаларны мөстәкыйль рәвештә үз сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәтү, үз-үзләренә ярдәм күрсәтү күнекмәләрен ...