"Сәламәтлек-зур байлык"
материал (подготовительная группа) по теме

Хафизова Равиля Равилевна

2 нче «Алсу» балаларның танып-белү-сөйләм телен өстенлекле гамәлгә ашыручы  муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«СӘЛАМӘТЛЕК-ЗУР БАЙЛЫК”

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде: I кв. категорияле тәрбияче

Хафизова Равилә Равил кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яр Чаллы шәһәре

2017 ел

 

Максат:

1. балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү;

дөрес туклану, физик күнегүләр, гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу;

2. табышмаклар, мәкальләр аша сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш,

 үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү;

3. балаларны физик яктан чыныктыру, команданы төгәл үтәү, чыдамлылык,кыюлык сыйфатларын ныгыту.

Катнашучылар: салкын тидерүче Вирус, Шәфкать туташы, мәктәпкәчә төркем балалары, тәрбиячеләр.

 

Балалар залга керәләр,бер-берсе артыннан атлап йөриләр һәм түгәрәк ясап басалар.Исәнләшү.

Бергәләшеп без басыйк.

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан,

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк,  дуслашыйк,

Бәйрәмебезне башлыйк

А.б: Балалар, бүген без сезнең белән “Сәламәтлек – зур байлык” дип аталган  кичәгә җыелдык.

- Ә сәламәт булыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң безгә? Кем белә?

Б-р:Физ.зарядка ясарга,витаминнар ашарга,тешләрне чистартырга, чыныгырга кирәк.

1 бала:

Иртә әле, вакыт бар дип

Озак йоклап ятма син.

Кояштан да иртә уян,

Физ.зарядка яса син.

А.б: Бик дөрес балалар. Әйдәгез әле без дә физ.зарядка ясап алабыз.

Син барасың, мин барам, (марш)

Син чабасың, мин чабам, (урыннарда йөгерәләр)

Син йөзәсең, мин йөзәм, (йөзәләр)

Син көләсең, мин көләм, (елмаялар)

Син ашыйсың, мин ашыйм, (ашыйлар)

Син сулыйсың, мин сулыйм. (сулыйлар)

Күрешсен безнең куллар

Без бергә тату дуслар. (кул чабалар)

(Балалар урыннарга утыралар)

2бала:

Сәламәт һәм таза булу,

Үзеңнән тора икән.

Дөньяда иң кадерлесе.

Сәламәт булу икән.

3бала:

Нужно правильно питаться,

Нужно спортом заниматься.

Руки мыть перед едой,

Зубы чистить, закаляться,

И всегда дружить с водой.

И тогда все люди в мире

Будут долго-долго жить.

И запомните - здоровье

В магазине не купить!

 

Кинәт ишектән салкын тидерүче Вирус килеп керә

Ай, мин шундый нык ашыктым сезнең янга, йөгереп килдем.Физ.зарядка ясарга да җитешмәдем,әй ярар(кулын селки)файдалы түгел ул...

А.б:Балалар, күрегез  әле, кем килгән безгә, беләсезме,таныйсызмы?

Б.р:Юк,белмибез.

Вирус:Ничек инде белмисез?

Мин сезгә әәәәнә тегеннән килдем (тәрәзәгә күрсәтә)

Мин бит сезне төчкертәм,ютәлләтәм,

Теләмәсәгез дә чирләтәм. Мин - салкын тидерүче - Вирус

А.б:Без һәм балалар синнән курыкмыйбыз.Чөнки безнең балалар һәркөнне спорт белән шөгыльләнәләр, чисталык һәм тәртип төшенчәләрен беләләр, витаминнар яраталар. Балалар, сез витаминнар турында ниләр беләсез?

4бала                                                                             5 бала

 

Табигатьтә бик күп алар                                 Яшелчәне ешрак куллан,

Аңлыйлар моны меңнәр!                                 Үләннәр сихәтен бел.

Безгә ярдәмгә ашыга                                       Мәтрүшкәле чәйләр эчсәң,

Чын дуслар – витаминнар.                              Кәеф күтәрелә гел.

 

6бала                                                                           7 бала

Әгәр өеңдә булмаса                                         Дару үләннәре җыя

Әфлисуннар, бананнар,                                   Юсуф,Дима һәм Ислам

Өзеп алганны көтәләр                                     Чыныктыра, зур үстерә

Миләш, шомырт, баланнар!                            Чындуслар – витаминнар.

 

Вирус:Юк,юк,юк! Сез мине алай гына җиңә алмассыз!

Мин барыбер көчлерәк.(куллары белән җилкенеп,төчкереп,бер бала янына килә дә,ютәлләргә куша)

Бала:Син безгә тимә,безнең авырырга вакытыбыз юк.әйдәгез әле уйнап алыйк

УЕН:

Эстафета «Гигиена әсбаплары»

Бала:

Әйдәгез әле табышмаклар чишик, мин әйтәм беренчесен:

Бит-кулыңны юасың, 
“Һай рәхәт!”- дип куясың. 
Чисталыкны ярата 
Хуш исләрен тарата. (сабын) 

2 бала. Эчтә ята ул посып, 
Чыгарам аны кысып. 
Щётка белән гомергә 
Яшиләр бергә-бергә. (теш пастасы) 
 

3 бала. Тешләре бар, ләкин аралы, 
Нәрсә икән,уйлап кара әле. 
Иртән торсам шуны эзлимен 
“Чәчләремне рәтлә тиз!”-димен. (тарак) 

4 бала. Тыгыз бәйләнгән кыллар 
Гүя игезәк уллар. 
Тешкә таба кертәсең, 
Алга-артка йөртәсең. (Теш щёткасы) 

 

5 бала.  Кирәк булса мунчада 
Минем исемем ….. (мунчала) 

 

Вирус:Кая әле,кая әле табышмакларны бик оста чиштегез, ә сәламәтлек турында мәкальләр беләсез микән? Тикшереп карыйбыз хәзер.

Саулык- зур байлык.

Сәламәт булуның бер юлы- хәрәкәт итү.

Чирнең тиюе тиз, китүе озак.

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл

Байлык бер айлык, саулык-гомерлек.

Саф һава-тәнгә дәва.

Вирус:Булмады әле бу. Әйдәгез бер уен да уйнап карыйк.

Уен «Нәрсә начар-нәрсә яхшы?»

Начар булса кара табличканы күтәрәләр,яхшы булса кызылны күтәрәләр.

·       Битне,кулны юарга;

·       Йоклар алдыннан күп ашарга,су эчәргә;

·       Йоклар алдыннан бүлмәне җилләтергә;

·       Куркыныч кинолар карарга;

·       Саф һавада йөрергә;

·       Күп итеп майлы һәм баллы ашарга;

·       Җиләк-җимешләр ашарга;

·       Күзләр өчен гимнастика ясарга;

 

Балалар, әйдәгез бераз ял итем алыйк. (Җыр, биюләр)

Физ.минутка

Вирус: Чыннан да бик күп беләсез икән бит сез балалар. Сезне җиңеп булмады.

А.б: Син балалар янына бик якын килмә. Әәәнә теге почмакка барып бас.

Ишектән шәфкать туташы керә.

Елена Павловна: Исәнмесез балалар. Ничек хәлләрегез?

Балалар: Әйбәт,рәхмәт.

Алып баручы:Елена Павловна, безнең балалар янына салкын тидерүче Вирус килгән, ул балаларга авыру йоктырырга тели.Син безгә ярдәм ит инде.

Елена Павловна: Кайда ул?Ни калган аңа сәламәт балалар янында? (ачуланып)

        Кая карап чыгыйм әле балалар? Чыннан да сәламәт микән сез? (балаларны тыңлый,тамак төбен карап чыга)

Бар да тәртиптә!

Әйдәгез әле, массаж ясап алыйк ( Уманская, Стрельникова буенча массажлар)

Ә минем башка балалар янына барасым бар. Кайда син,Вирус? Әйдә киттек.

Сау булыгыз, балалар!

Б-р: Сау булыгыз!

 

8 бала:

Җәен футбол яратсагыз, 
Кышын хоккей уйнагыз. 
Хәрәкәтле уеннардан 
Беркайчан да туймагыз. 
 

9 бала:

Чаңгыда да шуыгыз сез, 
Чабыгыз, узышыгыз. 
Таза булгач, якты булыр 
Киләчәк тормышыгыз. 

 

А.б:Барыгызга да сәламәтлек, бәхетле озын гомерләр теләп калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмә

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек – зур байлык

Бурычлар:  1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагывитаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга...

"Иң зур байлык - сәламәтлек".

Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге - киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт бул...

Сәләмәтлек – зур байлык

Кеше өчен иң кадерле әйбер ул – сәламәтлек. Сәламәтлекнең нигезе мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Укыту-тәрбия бирү процессының ничек оештырылуыннан чыгып, баланың алдагы сәламәтлеге турын...

Педагоглар өчен мастер-класс. “Сәламәтлек – зур байлык, аны саклыйк һәм балаларга җиткерик”

Максат: Сәламәтлек төшенчәсенә аңлатма бирү. Мастер-класста катнашучыларны физик тәрбиянең сәламәтлекне саклау технологиясе белән таныштыру. Педагогларның бердәмлекләрен, оешканлыкларын рәвеше нигезен...

Проект "Сәламәтлек - зур байлык"

Проект "Сәламәтлек -  зур байлык"...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

«Сәламәтлек- зур байлык»

laquo;Сәламәтлек- зур байлык»3-4 яшьлек балалар өчен шогыль конспектыМаксатлар– Балаларны мөстәкыйль рәвештә үз сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәтү, үз-үзләренә ярдәм күрсәтү күнекмәләрен ...