“Фликер - балаларга иң яхшы дус” (Зурлар торкеме балалары һәм әти-әниләр катнашында мастер-класс)
материал (старшая группа)

Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

Мастер классның максаты:   тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру.

Бурычлар:

Ата-аналарның  балаларның юлда куркынычсызлыгын тәэмин итүдә әлеге элементларның нинди роль уйнавын аңлауларын камилләштерү  

Балаларда юл йөрү куркынычсызлыгына карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру өчен ата-аналарның иҗади эзләнүләрен үстерү.

ЧАРАНЫҢ БАРЫШЫ:

— Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Мин сезне шушындый матур залларнын берсендә барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын. Минем һәрберегез белән исәнләшәсем килә.  Әгәрдә сезгә кагыла икән без сезнең белән менә шулай сәламләшийк.

-Хәерле кич кадерле балаларга!

-Хәерле кич катнашучыларга!

-Хәерле кич барлык кунакларга!

-Хәерле кич күтәренке кәеф белән килүчеләргә!

-Хәерле кич барчабызгада!

 

Игътибар экранга: Бу нәрсә? (яктырткыч бөҗәк).

-Ни өчен аларны караңгыда күреп була? (чөнки караңгыда алар янып торалар)

-Әйтегез әле балалар, безгә, кешеләргә караңгыда күренер өчен нишләргә кирәк?

(балалар җаваплары)

-Әйе балалар безгә фликерлар ябыштырырга кирәк... Бүгенге мастер-классның исеме “Фликер балаларга –иң  яхшы дус”. Фликер - яктылыкны кире кайтаручы әйбер. Ул юлдагы җәяүлене яисә баланы коткарып кала ала. Яктылык җитәрлек булмаган шартларда күренеп торуны тәэмин итеп, яктылык кайтаргыч транспорт йөри торган юлда үзеңне күрсәтүнең бердәнбер ысулы, дияргә дә мөмкин. Фликерны үзең белән йөртү тәүлекнең караңгы вакытында җәяүленең тапталу куркынычын 6-8 тапкыр киметә! Балалар,караңгы вакытта җәяүлеләрдә нәрсә булырга тиеш? (яктылык кайтаргыч элементлар-фликерлар)Ә ни өчен җәяүлеләрдә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш? ( караңгыда машина йөртүче җәяүлене күрмәскә мөмкин, шуңа күрә җәяүлеләрдә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш.) (актив сүзлек: “фликер”; кабатлау, ныгыту).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx57.96 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы

“Фликер - балаларга иң  яхшы дус”

(Зурлар торкеме балалары һәм әти-әниләр катнашында мастер-класс)

Төзеде: I квалификацион категорияле тәрбияче

Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

Актаныш, 2018 ел

Мастер классның максаты:   тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру.

Бурычлар:

Ата-аналарның  балаларның юлда куркынычсызлыгын тәэмин итүдә әлеге элементларның нинди роль уйнавын аңлауларын камилләштерү  

Балаларда юл йөрү куркынычсызлыгына карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру өчен ата-аналарның иҗади эзләнүләрен үстерү.

ЧАРАНЫҢ БАРЫШЫ:

— Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Мин сезне шушындый матур залларнын берсендә барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын. Минем һәрберегез белән исәнләшәсем килә.  Әгәрдә сезгә кагыла икән без сезнең белән менә шулай сәламләшийк.

-Хәерле кич кадерле балаларга!

-Хәерле кич катнашучыларга!

-Хәерле кич барлык кунакларга!

-Хәерле кич күтәренке кәеф белән килүчеләргә!

-Хәерле кич барчабызгада!

Игътибар экранга: Бу нәрсә? (яктырткыч бөҗәк).

-Ни өчен аларны караңгыда күреп була? (чөнки караңгыда алар янып торалар)

-Әйтегез әле балалар, безгә, кешеләргә караңгыда күренер өчен нишләргә кирәк?

(балалар җаваплары)

-Әйе балалар безгә фликерлар ябыштырырга кирәк... Бүгенге мастер-классның исеме “Фликер балаларга –иң  яхшы дус”. Фликер - яктылыкны кире кайтаручы әйбер. Ул юлдагы җәяүлене яисә баланы коткарып кала ала. Яктылык җитәрлек булмаган шартларда күренеп торуны тәэмин итеп, яктылык кайтаргыч транспорт йөри торган юлда үзеңне күрсәтүнең бердәнбер ысулы, дияргә дә мөмкин. Фликерны үзең белән йөртү тәүлекнең караңгы вакытында җәяүленең тапталу куркынычын 6-8 тапкыр киметә! Балалар,караңгы вакытта җәяүлеләрдә нәрсә булырга тиеш? (яктылык кайтаргыч элементлар-фликерлар)Ә ни өчен җәяүлеләрдә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш? ( караңгыда машина йөртүче җәяүлене күрмәскә мөмкин, шуңа күрә җәяүлеләрдә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш.) (актив сүзлек: “фликер”; кабатлау, ныгыту).

-Тормыш шуны күрсәтә: өлкәннәрнең кайберләре үз иминлекләрен һәм балаларның иминлекләрен кайгыртмый. Яктылык кайтаргыч әйберләрнең булуын барысы да диярлек белеп тора, ләкин юлда андый элементларны үзе белән йөртми. Өстәвенә, сатып алырга җыенмый да. Юкка.Фликерлар үзегезнең яки балагызның гомерен саклап калырга мөмкин.

Бүген яктылык кайтаргыч элементларны - фликерларны - теләсә кайсы сәүдә үзәгендә табарга була. Балалар өчен уенчык рәвешендәгеләре дә чыгарыла. Ләкин онытмагыз: фликер ак  яки сары-лимон төсендә булырга, 15 квадрат сантиметрдан да кечкенә булмаска, киемнең күренә торган урынына беркетелергә тиеш. Очсыз гына бәягә алынган мондый аксессуар үзегезнең яки балагызның гомерен саклап калырга мөмкин икәнен истән чыгармагыз.

- Балалар сезнең яктылыкны кире кайтаручы элементлардан эшләнгән әйберләрне тагын кайларда, кемнәрдә күргәнегез бар? (Балалар җаваплары.)

Яктылык кайтаргыч элементларны экраннан күрсәтү: браслет-беләзек, смайлик-елмаю, брелоклар, значоклар, наклейкалар)

-Значоклар: төрле значоклар булырга мөмкин, мәсәлән, машина, йөрәк, елмаю һәм алар бик уңайлы, аларны курткага, шапкага, сумка- рюкзакка тагарга була

- Асылмалы яктылык кайтаргычны муенга тагып йөриләр.

-Брелоклар - сумка һәм рюкзакларга тагар өчен уңайлы.

- Браслет-беләзекләр:кулларга тагып йөрергә, шулай ук сумкаларга да куерга була.

- Наклейка- ябыштыргычлар: киемнәргә ябыштырыла.

- Шулай ук киемнәргә төрле яктылык кайтаргыч полоскалар да тегелә

-Балалар, без барыбыз да яктылык кайтаргыч элементлар тагып йөрергә тиешбез, бу безне хәвеф-хәтәрдән саклар өчен кирәк..

-Әйдәгез бераз ял итеп алабыз.

Уен: “Хәрәкәттә-бәрәкәт”

Максат: киеренкелекне бетерү, уңай психологик атмосфера тудыру.

Тәрбияче көй буенча карточкалар күрсәтә, балалар карточкада сүрәтләнгән рәсемнәр буенча хәрәкәтләр ясыйлар: Куллар- чәбәкләү. Аяклар-урында атлау, унга ук-“Ах”дияргә, сулга ук-“Ох”дияргә, дулкын-куллар белән дулкын ясау, күк күкрәү-куллар белән хәрәкәтләнеп «О йес!»дип әйтергә.

-Буген фликерларны үзебезгә ясарга тәкъдим итәм...

-Балалар, әйтегез әле, кайчы белән куркынычсызлык эш кагыйдәләре..(эш алдыннан кайчының төзеклеген тикшер, зәгыйфьләнгән кайчы белән эшләмә, бары тик яхшы көйләнгән һәм кысылган кайчы белән генә эшлә, кайчыларны ачык калдырма һ.б.)

-Хәзер барыбызда өстәл янына килеп эшне дәвам итәбез.. Бер төсле фитр алып үрнәк буенча сызабыз һәм кисеп алабыз.. Яктылыкны кире кайтаручы ленталардан төрле узорлар, фигуралар ясап кисәбез.Соңыннан фетрга клей ярдәме белән ябыштырабыз.

(Тәрбияче эш тәртибен аңлата).

Балалар- әти-әниләр  эшчәнлеге.

Тәрбияче: йомгаклап, шуны әйтәсе сабыйлар алган белемнәрен тормышта кулланып, якыннарына да өйрәтеп юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен теләп калам.

Баланы бергәләп бу дөньяда имин яшәргә өйрәтик!

« Бездә шундый значок бар,

Фликер дип атала,

Әмма значок гади түгел-

Ул яктылык кайтаручы

 -Хәзерге вакытта закон юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылык кайтаргычлар куллануны киңәш кенә итә. Кызганыч ки, бездә, гадәт буенча, киңәшләрне санга сукмыйлар. Җаваплылык тоючы ата-аналар, яктылык җитәрлек булмаганда юлда бала ерактан күренеп торсын өчен, фликерны баланың киеменә шунда ук беркетеп куя. Ата-аналарның шулай ук балаларның юлда куркынычсызлыгын тәэмин итүдә әлеге элементларның нинди роль уйнавын аңлауларын  һәм аларны куллану мәсьәләсендә нык торуларын теләр идек.

Релаксация

Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Бүгенге мастер класстан сез үзегезгә берәр нинди яңалык алдыгызмы? Сезгә ошадымы? Сез ничек уйлыйсыз? Әгәрдә бүгенге мастер класс сезгә ошаса, шул ук вакытта яңалык та алсагыз менә шушы яшел савытка фишкалар куясыз. Әгәрдә бернәрсәдә аңлашылмаса менә монысына сарысына куясыз..Әгәрдә мондый мастер класс ботенләй кирәкми дип санасагыз кызыл савытка фишкалар куясыз..

Балаларга куркынычсызлык бик кирәк!

                                                 Балалар куркынычсызлыгы бик мөһим!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Мастер - класс:Использование УМК во время НОД по обучению татарскому языку детей 6-7 лет по проекту «Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар»

Мастер - класс::Использование УМК во время НОД по обучению татарскому языку детей 6-7 лет по проекту "Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар"...

Педагоглар өчен мастер-класс. “Сәламәтлек – зур байлык, аны саклыйк һәм балаларга җиткерик”

Максат: Сәламәтлек төшенчәсенә аңлатма бирү. Мастер-класста катнашучыларны физик тәрбиянең сәламәтлекне саклау технологиясе белән таныштыру. Педагогларның бердәмлекләрен, оешканлыкларын рәвеше нигезен...

Уртанчылар торкеме балалары очен шөгыль конспекты

Уртанчылар торкеме балалары очен шөгыль конспекты...

Мастер-класс по изготовлению фликеров для родителей и детей средней группы «Фликер — это моя безопасность!»

Познакомить детей с назначением фликера, в безопасности дорожного движения...

Мастер-класс по изготовлению фликеров из светоотражающей ленты для детей средней группы «Фликер — это моя безопасность!»

Большое количество пешеходов, особенно детей, погибает на дорогах в результате ДТП в тёмное время суток...