Сәламәтлек иленә сәяхәт
методическая разработка по музыке (средняя группа) по теме

Ахатова Былбыл Варисовна

открытое занятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maksatpp.docx18.75 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Максат: Балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү; дөрес туклану, физик күнегүләр, гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу; үзеңнең сәламәтлеген өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү, сәләтләрен камилләштерү.

Кирәкле материаллар: җиләк-җимешләр, яшелчәләр(берәр), чипсы,поп-корн,сагыз, кириешки, шоколад, конфет, кока-кола, чупа-чупс, сөт әйберәле, өстәл, кечкенә курчак, тартма, кыңгырау, спорт инвентарьлары, сәгать.

Сүзлек өстендә эш: сәламәтлек, сәяхәт, файдалы, зарарлы, көндәлек режим, шөгыльләнгән, әгъза.

Эшчәнлек барышы:

Музыка астында тәрбияче ярдәмчесе балаларны икенче бүлмәдән сөйләшә-сөйләшә залга алып керә:

Тәрбияче ярдәмчесе:  Балалар,әйдәгез әле, “сәламәтлек иле”нә кунакка барыйк. Барасыгыз киләме?

Балалар: Бик килә.

Тәрбияче ярдәмчесе:Әйдәгез җитәкләшик тә, бергәләп киттек.

Килеп җитәләр, аптырыйлар.

Тәрбияче ярдәмчесе: Балалар, карагыз әле, нәрсә икән бу?

Балалар: Белмибез.

Тәрбияче ярдәмчесе: Кыңгыравы да бар, әйдәгез шалтыратып карыйк әле.(шалтырата)

Икенче яктан тәрбияче килеп чыга.

 Тәрбияче: Кайсыгыз мине чакырды? Әй, минем дусларым килгән икән бит. Хәерле көн дусларым!

Балалар: Хәерле көн.

Тәрбияче: Кәефләрегез әйбәтме?

Балалар: Әйбәт, ә сезнең?

Тәрбияче: Минем дә кәефләрем бик әйбәт. Суыктан курыкмыйча килеп җиткәнегез өчен рәхмәт. Ягез әле, барыгызны да җылытыйм. (балаларны кочаклый)

Әйдәгез әле бер-бербезгә елмаеп карыйк. Җылынып киттегезме? Әйдәгез кунакларның да кәефләрен күтәреп, җылытып җибәрик әле .

(Балалар елмаеп кунакларга хәерле көн телиләр)

Балалар: Хәерле көн сезгә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, менә монда минем серле тартмам бар, аның эчендә нәрсәләр барлыгын беләсегез киләме?

Балалар: Килә.

Тәрбияче: Сез миңа узегез исе, төсе, формасы турында сораулар бирегез.

Балалар: Бу нинди төстә? Моны кая куялар? Күзләре бармы? Исе бармы? Бу йориме? Монын белән нишлиләр? Һ.б.

Тәрбияче: Әйе, балалар, бу курчак. Балалар, бу кешегә охшаганмы? Кайсы ягы охшаган?

Балалар: Күзләре, чәчләре, аяклары , куллары һ.б.

Тәрбияче: Ә кайсы ягы белән охшамаган?

Балалар: Йөрәге, җаны юк, йөри алмый.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Ә хәзер кем миңа курчак турында шигырь сөйләп күрсәтә?

Бер бала шигырь сөйли: Минем бер курчагым бар

Сузып кына “Әннә-ә-ә-ә-ә-ә” ди

Абый әйтә “Әттәбезне”

Яратмыйсың мәллә ди?

Тәрбияче: Ай, рәхмәт,Дилә. Балалар, курчаклар да әниләрен яраталар икән, ә сез әниләрегезне яратасызмы?

Балалар: Бик яратабыз.

Тәрбияче: Әйдәгез әниләребезне яратып күрсәтик әле.

 (Үз – үзләрен каты итеп кочаклыйлар)

Тәрбияче: Балалар, әниләрегез сезгә нинди матур сүзләр белән эндәшәләр?

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез, уен – тәҗрибә күрсәтәбез.

Өстәлдә стаканда су. Тәрбияче баланың кулын бәйләп стакандагы суны эчәргә куша. (бала эчә алмый)

Тәрбияче: Балалар, куллар булмагач нишләп булмый икән?

Балалар: (Су эчеп, рәсем ясап, эшләп булмый)

Тәрбияче: Бик дөрес, димәк кулларны сакларга кирәк икән.

Тәрбияче икенче баланы чакырып күзен бәйли, су эчәргә куша. Бала стакандагы суны эчә алмый.

Тәрбияче: Күзләр булмагач нишләп булмый икән?

(Эчеп булмый, йөреп булмый, күреп булмый)

Тәрбияче: Бик дөрес,балалар, димәк күзләрне дә сакларга кирәк икән.

Тәрбияче 3 нче баланы чакыра, авызын бәйли, су эчәргә куша. Бала эчә алмый.

Тәрбияче: Балалар, авыз булмагач нишләп булмый икән?

Балалар: Сөйләшеп, ашап булмый.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, балалар, димәк безгә бөтен әгъзаларыбызны да сакларга кирәк икән.

Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер барыбыз да басып узебезне яратып уйнап алыйк әле.

Физкультминутка:

  1. Чәчләрем- йомшакларым ( ышкыйлар)
  2. Колакларым-кыйгакларым (тотып күрсәтәләр)
  3. Күзләрем-йолдызларым (күрсәтәләр)
  4. Битләрем- алмаларым (Түгәрәкләп күрсәтәләр)
  5. Борыным-бергенәм (кул белән тоталар)
  6. Тешләрем-энҗеләрем (күрсәтәләр)
  7. Иреннәрем-бәбкәләрем (күрсәтәләр)
  8. Колакларым-тыңлаусызларым (тарталар)
  9. Корсагым-карбызым (түгәрәкләп күрсәтәләр)
  10. Кулларым-уңганнарым (күтәреп күрсәтәләр)
  11. Аякларым-җитезләрем (йөгерәләр)

Тәрбияче: Молодцы, рәхмәт, балалар. Әйдәгез утырып сөйләшеп алыйк әле, барагыз да тактага карагыз. Менә монда сәламәтлеккә файдалы һәм зыянлы әйберләр ясалган.Әйдәгез бик яхшылап карыйк кайсы әйберләр безнең сәламәтлеккә файдалы икән?

(Балалар санап чыгалар)

Тәрбияче: Ә хәзер зыянлы әйберләрне карап чыгыйк.

(Балалар карап чыгалар)

Тәрбияче: Әйдәгез сәламәтлеккә зыянлы әйберләрне сызып чыгыйк. Сез әйтеп торыгыз, ә мин сызып торам. (Тәрбияче сызып чыга)

Тәрбияче: Балалар, ни өчен безгә шушы файдалы әйберләрне генә ашарга кирәк?

Балалар: Авыртмас өчен, сәламәт булсын өчен.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Сәламәт булганда гына без бар нәрсәне эшли алабыз, димәк безгә сәламәтлегебезне сакларга кирәк икән.

Тәрбияче: Тыңлагыз әле, хәзер мин сезгә бер вакыйга сөйлим:  Марат исемле бер малай булган, ул әти-әнисен тыңламыйча төн буе телевизор караган. Ә иртән йокыдан тора алмаган һәм бакчага барырга соңга калган. Дәрестә дә катнаша алмаган, чөнки аның йокысы килгән. Балалар, Марат дөрес эшләгәнме? Ни өчен шулай булган?

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Димәк Марат вакытында ятмаган һәм вакытында тора алмаган: ул көндәлек режимын үтәмәгән. Ә көндәлек режимга нәрсәләр керә икән?

Балалар: Вакытында тору, бит-кулларны юу, тешләрне чистарту, иртәнге гимнастика ясау, вакытында ашау, вакытында яту.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Әйдәгез хәзер барыбыз да басып ял итеп алыйк.

Каждый день по утрам

Делаем зарядку

Очень нравится нам

Делать по порядку  

Весело шагать

Руки поднимать

Приседать и вставать

Бегать и скакать

Здоровье в порядке

Спасибо зарядке.

Тәрбияче:  Рәхмәт балалар, әйдәгез хәзер кибеткә сәяхәт ясап алыйк әле.

(Өстәлдә сәламәтлеккә файдалы һәм зыянлы әйберләр. Һәр бала чыгып берәр әйбер ала.)

Тәрбияче: Гөлчәчәчк, ни өчен син алма алдын?

Гөлчәчәк: Сәламәтлеккә файдалы.

Тәрбияче: Камилә, ә син ни өчен йогурт алдын?

 Камилә: Сәламәтлеккә файдалы.

Тәрбияче шул рәвешле һәр балардан сорап чыга. Кибеттә калган әйберләрнең сәламәтлеккә зыянлы икәнлеге кабат әйтелә.

Тәрбияче: Димәк, сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк икән?

Балалар: Көндәлек режимны үтәргә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк икән.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез бер-беребезгә сәламәтлек телик әле.

( Балалар кул кысышалар, кочаклашалар, биткә битне тидерәләр, “сәламәт бул” дияләр)

Тәрбияче: Ай булдырдыгыз, рәхмәт сезгә. Әйдәгез хәзер кунакларыбызга да үз теләкләрегезне әйтеп үтегез, сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк икән?

Балалар: Дөрес тукланыгыз! Эшкә җәяү йөрегез! Күбрәк саф һавада булыгыз! Әйбәт яшәгез! Авыртмагыз!

Тәрбияче ярдәмчесе: Балалар, менә сәламәтлек илендә күп нәрсәләргә өйрәндек,бик күп кирәкле әйберләр белдек, ә хәзер әйдәгез шушы өйрәнгәннәребезне төгәл үтәрбез дип сәламәтлек иле җитәкчесе Былбыл Варисовна белән саубуллашып бакабызга кайтыйк.

Балалар: Сау булыгыз!

Тәрбияче: Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 Пыжмара “Тургай” балалар бакчасы

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Аттестация комиссиясе өчен үткәрелгән ачык эшчәнлек

1 категорияле тәрбияче: Ахатова Б. В.

2010 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Конспект занятия для средней группы...

Конспект: “Сәламәтлек иленә сәяхәт”

Шөгыль барышы: – Балалар, әйдәгез әле, бер-беребезгә сәләмнәребезне юллыйк: Бар бик яхшы сынамыш, Сәламнәр бүләк итү, Тәрбияче апага, Малайлар һәм кызларга, Олыга һәм кеч...

"Сәламәтлек иленә сәяхәт"

Конспект развлекательного мероприятия для детей и родителей...

“Сәламәтлек иленә“ сәяхәт

Балалар бакчасында сәламәтлеккә багышланган күңел ачу....

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү;дөрес туклану,физик күнегүләр гигена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булыша торган эшкәртмә....

"Сәламәтлек иленә” уен-сәяхәт

Максат: -сәламәт яшәү турында сөйләшү; -чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү; -үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү - сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру, -...

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...