Сәламәтлек иленә сәяхәт
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Салахова Илхамия Галимовна

Балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү;дөрес туклану,физик күнегүләр гигена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булыша торган эшкәртмә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Слайд 1               Тема: Сәламәтлек иленә сәяхәт

 Слайд 2   Максат:  Балаларның үз сәләмәтлеген турында күзаллауларын киңәйтү;-дөрес туклану,физик күнегүләр гигена кагыйдәләрен үтәү белән сәләмәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу;

-табышмаклар,мәкальләр аша сәләмәт яшәү рәвешен тәрбияләү;

Үзеңнең сәләмәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү.

                                           Шөгыль барышы:

– Балалар, әйдәгез әле, бер-беребезгә сәләмнәребезне юллыйк:

Бар бик яхшы сынамыш,

Сәламнәр бүләк итү,

Тәрбияче апага,

Малайлар һәм кызларга,

Олыга һәм кечегә,

Барыбызга да сәлам! 

– Балалар, дөньяда иң кирәкледән кирәкле нәрсә?

Дөрес, сәламәтлек. Сәламәтлек кешенең иң зур байлыгы. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә ала.

– Ә хәзер, әйдәгез, тест ярдәмендә сезнең сәламәтлегегезне тикшереп карыйк әле. Мин сораулар укыйм, ә сез аларга җаваплар бирерсез. “Әйе” җаваплары өчен кызыл таякчыклар, “юк” җаваплары өчен зәңгәр таякчыклар куеп барыгыз.

1. Минем тамагым еш авырта.

2. Миңа еш салкын тия.

3. Минем кайчакта колагым авырта.

4. Минем тешләрем сызлый.

5. Кайчагында минем башым авырта.

6. Ел саен мин грипп белән авырыйм

7. Авыру сәбәпле мин бакчага аз йөрим. 

– Хәзер таякчыкларнгы саныйбыз. Кемнәрдә кызыл таякчыклар күбрәк булды? Димәк, бу балалар сәламәтлекләренә ныграк игътибар итәргә, чыныгырга тиеш.

– Балалар, сәламәтлекнең иң куркыныч дошманы нәрсәләр? (Җаваплар)

– Әйе, ялкаулык, шапшаклык. (Ишек шакыйлар)

– Балалар, безгә Белмәмеш килгән, ул ничек итеп сәламәтлекне дөрес сакларга икәнен белми икән, әйдәгез, без аны үзебез белән “Сәламәтлек” иленә кунакка алып барабыз. Бу илдә балалар ничек яши икән? Сәламәт булу серләренә төшенербез. Ләкин бу илгә барып җитәр өчен Шапшакый патшасын җиңәргә кирәк.

 Шулчак Шапшакый керә.

– Кая җыендыгыз әле сез болай? Мин Шапшакый патша. Ялкаулар, шапашклар арасында яшим. Чисталыкны, пөхтәлекне, хезмәт сөючеләрне бердә яратмыйм. Алардан куркам, качам.

– Безнең балалар чисталыкны саклый, гөлләргә су сибәләр, төркем бүлмәсен дә бик пөхтә тоталар. Шулай бит, балалар?

Шапшакый: – Сез чисталыкны, тәртипне яратучылар икән. Мин сездән куркам, мин сездән качам. 

- Балалар, Шапшакый җиңелде, сәяхәтебезгә юл ачык, кузгалдык. (Музыка астында хәрәктләр ясап бару)

– Беренче тукталыш “Юындыр” дип атала.

– Бу тукталышта рәсем эленеп тора, бу рәсемдә Наилә исемле бер кыз кибеттән кыяр сатып алган. Юлда кайтканда берсен ашаган. Балалар, әйтегез әле, Наилә нинди ялгышлык җибәргән? (Б- ң җаваплары)

– Дөрес, кыярны юып ашарга кирәк. Әйдәгез әле, без сезнең белән тәҗрибә үткәрик, яңа гына сатып алган кыярны чиста суда юып карыйк. Су нишләде?

– Дөрес, су пычранды, безнең тирә – юнебездә күзгә күренми торган микроблар бик күп, шуның өчен Наилә җибәргән ялгышны кабатламыйк.

 – Хәзер инде, балалар, Юындыр шәһәренең кагыйдәләре белән танышып үтик, без ул кагыйдәләрне беләбез, искә төшерик әле?

 1. Ашар алдыннан ни эшләргә кирәк? (Кулларны юарга, чиста сөлгегә сөртергә)

2. Бары тик нинди суны гына эчәргә ярый? (Кайнаган чиста суны гына)

3. Иртән һәм кичен тешләрне ничек карага кирәк? (Теш пастасы белән юарга)

4. Иртән һәрвакыт нәрсә белән шөгыльләнергә? (Гимнастика ясарга)

– Бик дөрес, балалар, шушы кагыйдәләрне үтәсәгез, төрле авырулар сезне читләтеп үтәр.

 – Балалар, Юындырның дуслары да бар бит әле, беләсегез киләме? Ягез әле, мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табыгыз, ә инде җаваплар минем өстәлемдә, кем җавапны белә, өстәлдән килеп ала.

 Слайд 1 Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә? (сабын)

Слайд 2 Кирәк була мунчада, минем исемем ( мунчала)

Слайд 3 Битне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.(сөлге) 

  Слайд 4Тешне агарта,ап-ак итә,бу ни була?(теш пастасы)

Слайд 5 Эре-эре тешләре,Чәчне тарый үзләре(Тарак)

  Слайд 6 Һәр кешеәсендә йөрергә тиешле әйбер?(Кулъяулык)         

– Балалар, сез бик зирәк икәнсез, табышмакларга җавапларны бик тиз таптыгыз. 

– Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Киләсе тукталыш “Спорт сөючеләр” шәһәре.

– Балалар, сезнең сәламәт буласыгыз киләме? Сәламәт булыр өчен һәрвакыт физик күнегүләр ясарга, хәрәкәтле уеннар уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә , саф һавада йөрергә кирәк.

– Әйтегез әле, кемнәр иртән гимнастика ясый? Бик әйбәт, балалар, иртәнге гимнастика ул кәефне күтәрә, сау –сәламәт булып калырга мөмкинлек бирә.

– Балалар, әйдәгез әле, күңелле физик күнегүләр ясап алыйк. (Музыка астында физминут үткәрү) 

– Киләсе тукталыш “Мәкальләр”. Мин сезне сәламәтлек турында мәкальләр белән таныштырып үтәм:

1. Саф һава – тәнгә дәва.

2. Сәламәтлек – үзе зур бәхет.

3. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

– Бу мәкальләрне һәрвакыт истә тотыйк.

– Ә хәзер инде балалар бакчасына әйләнеп кайтыр вакыт җитте, кайтканда җыр җырлап кайтыйк әле, күңелле булыр. (Җыр “Физкультура).

– Менә кайтып та җиттек. Балалар, сәяхәт ошадымы? Сәламәтлек турында без ниләр белдек?

(Шөгыльгә йомгак ясау)

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Слайд 2

Максат : 1. Балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү; 2. Дөрес туклану , физик күнегүләр , гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу ; 3. Табышмаклар , мәкальләр аша сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү; 4. Ү зеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү.

Слайд 4

Сез сәламәтме? 1. Минем тамагым еш авырта . 2. Миңа еш салкын тия . 3. Минем кайчакта колагым авырта . 4. Минем тешләрем сызлый . 5. Кайчагында минем башым авырта . 6. Ел саен мин грипп белән авырыйм 7. Авыру сәбәпле мин бакчага аз йөрим .

Слайд 5

А) Кем салкыннан курыкмый , чаңгыда җитез атлый ? Б) Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни ? В) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый ? Г) Кем чисталык яратмый , кулын юмыйча ашый ? Д) Кем ярата витамин, банан, алма , апельсин?

Слайд 6

Юындыр шәһәре

Слайд 7

Юындыр шәһәре кагыйдәләре 1. Ашар алдыннан ни эшләргә кирәк ? ( Кулларны юарга , чиста сөлгегә сөртергә ) 2. Бары тик нинди суны гына эчәргә ярый? ( Кайнаган чиста суны гына ) 3. Иртән һәм кичен тешләрне ничек карага кирәк? (Теш пастасы белән юарга ) 4. Иртән һәрвакыт нәрсә белән шөгыльләнергә? (Гимнастика ясарга )

Слайд 8

Спорт сөючеләр шәһәре

Слайд 9

Чыныгу 1. Битне салкын су белән юу . 2 Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку 3. Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу . 4. Гәүдәгә салкын су кою. 5. Күлдә , елгада коену .

Слайд 10

Йомгаклау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек иленә сәяхәт

открытое занятие...

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Конспект занятия для средней группы...

Конспект: “Сәламәтлек иленә сәяхәт”

Шөгыль барышы: – Балалар, әйдәгез әле, бер-беребезгә сәләмнәребезне юллыйк: Бар бик яхшы сынамыш, Сәламнәр бүләк итү, Тәрбияче апага, Малайлар һәм кызларга, Олыга һәм кеч...

"Сәламәтлек иленә сәяхәт"

Конспект развлекательного мероприятия для детей и родителей...

“Сәламәтлек иленә“ сәяхәт

Балалар бакчасында сәламәтлеккә багышланган күңел ачу....

"Сәламәтлек иленә” уен-сәяхәт

Максат: -сәламәт яшәү турында сөйләшү; -чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү; -үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү - сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру, -...

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...