“Сәламәтлек иленә“ сәяхәт
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Балалар бакчасында сәламәтлеккә багышланган күңел ачу. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamtlek_ilen_syaht.docx16.09 КБ

Предварительный просмотр:

         Балалар бакчасында сәламәтлеккә багышланган күңел ачу.

Тема:“Сәламәтлек иленә “ сәяхәт

Максат

Тәрбия бурычы: Балаларда үзләренең сәламәтлекләре турында кызыксыну, бер-берсенә ярдәм итү теләге, бердәмлек тәрбияләү.                                                Үстерү бурычы: Балаларның хәрәкәт һәм спорт күнекмәләрен үстерү.   Белем бирү бурычы:  Балаларда сәламәт яшәү рәвеше алымнары формалаштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: физик үсеш

Интеграль белем бирү: социаль – коммуникатив  үсеш, сөйләм үсеше, физик үсеш һәм сәламәтлек,  танып белү, нәфис – нәфасәти үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: разминка, сулыш гимнастикасы, уен-эстафеталар, сораулар.

Җиһазлау: 2 скамейка, ком капчыклары, 2капка, 2 кәрзин, туплар, 2 зур туп, 2 обруч.

Алдан үткәрелгән эш: командаларга исем уйлау, чыныгу һәм витаминнар турында  әңгәмә үткәрү.

Күңел ачу төзелеше:

I.1)Ритмик гимнастика эшләү.

  2)Эстафеталар уйнау.

II.1)Суык Микробы белән очрашу.

   2)Эстафеталар уйнау

   3)Витаминнар белән танышу.

III.1)Балаларны витамин белән сыйлау.

Тәрбияче:                                                                                                                          Кояш белән бергә торабыз без,                                                                              Кошлар белән бергә җырлыйбыз.                                                                              Иртәләр, көннәр хәерле булсын!
Шулай бергә без дус яшибез!

Балалар, бер-берегезгә карап, елмаеп алыгыз. Мин сезнең барыгызга да уңышлы көн телим. Балалар! Бүген бездә сәламәтлек бәйрәме. Бәйрәмдә ике команда көч сынашачак. Командаларның исемнәре: “Дарулар” һәм “Витаминнар”. Ә хәзер, балалар, күзләрне йомыйк та,  “Сәламәтлек иле”нә сәяхәткә китик.  Балалар, карагыз әле, Сәламәтлек иле нинди матур икән!  

Залга төчкерә – төчкерә бер әби килеп керә.

Тәрбияче: -Әбекәй, сез кем буласыз? Сез авырыйсыз бугай?

Әбекәй: -Минем исемем – Суык Микробы. Мин бертуктаусыз авырыйм, мин кешеләргә чир таратам. Аппчи!

Тәрбияче: -Туктагыз әле, әбекәй, Сез нишләп безнең бәйрәмгә авырган килеш килдегез соң? Сез безнең балаларга чир таратырга телисезме?        

Әбекәй: -Әйе, кешеләрнең авырганын, төчкергәнен, йөткергәнен мин бик яратам.

Тәрбияче: -Ә без синнән курыкмыйбыз. Без чыныккан, без чирләргә бирешмибез. Шулай бит балалар?

Балалар: -Әйе.

Әбекәй: -Мин ялкауларны, көчсезләрне яратам. Хәзер мин күп итеп төчкерәм, йөткерәм дә  сезгә чир йоктырам. (балаларга карап төчкерә, йөткерә)

Балалар: -Сәламәт бул әбекәй!

Әбекәй: -Булмыйм мин сәламәт. Хәзер сез, минем акыллыларым, авырый башлыйсыз. (тагын балаларга карап төчкерә)

Тәрбияче: -Без синең куркытуларыңнан курыкмыйбыз. Күпме генә тырышсаң да авырмаячакбыз без. Без бер серле сүз беләбез: Кечкенәдән үк спорт яратабыз. Шуңа күрә барыбыз да сәламәт булачакбыз. Ягез әле, балалар, әйтик әле:  Физкульт - ...

Балалар: Ура!

Әбекәй: - Сез болай гына минем белән көрәшәсез, сезгә күптән инде минем чирем йокты. Сезгә тизрәк врач янына китәргә кирәк.

Тәрбияче:  -Юк, әбекәй, без авыру түгел, хәзер без күнегүләр эшләп синең микробларыңны очыртабыз.

(сулыш гимнастикасы эшлиләр)

Әбекәй: - Ай – яй! Коткарыгыз! Ярдәм итегез! Мине терелтергә телиләр! (йөгереп чыгып китә)

Тәрбияче: - Булдырдыгыз , балалар! Ничек тиз генә микробны җиңдегез! Безнең сәяхәт дәвам итә. Балалар, карагыз әле, әбекәй безнең көндәлек режимны бутап киткән. Тизрәк аны дөресләп куярга кирәк. Чөнки сәламәт буласың килсә, көндәлек режимны да сакларга кирәк.

Уен – эстафета: “Көндәлек режим”.  (Көндәлек режим моментлары төшерелгән рәсемнәрне табып алып дөрес тәртиптә тезеп чыгу)

Уен – эстафета: “Сәламәтлек адымнары”.  Монда түмгәктән тәмгәккә генә сикереп үтсәгез сезгә  чирләр беркайчан да тимәячәк.

Уен “Грипп һәм табиб”: хәрәкәтле уен уйнап алабыз. Уен “Грипп һәм табиб” дип атала. (Уенда балалар йөгерәләр, “грипп” балаларны куып әбәкли, “грипп” тигән бала катып кала, ә “табиб” “грипп” тигән баланы коткара.)

Залга башка группадан өч кыз бала йөгереп керә:

Инструктор: -Кызлар, сез кемнәр?

1нче кыз: - Без -  витаминнар!

2нче кыз: - Без – А, В, С витаминнары!

3нче кыз: - Сәламәт булырга телисезме?

1нче кыз: - Витаминнар белән дус булыгыз!

2нче кыз: - Сез безне яшелчәләр һәм җиләк – җимешләрдән табарсыз!

3нче кыз: - Аш, ботка, ипи,  кампотта да без бар!

1нче кыз: - Без кечкенә дип карамагыз.

Бергәләп: Гриппны, суыкны җиңәбез, Сезнең сәламәтлекне саклыйбыз!

Инструктор: - Карагыз нинди күңелле витаминнар! Сезнең исемнәрегез ничек?

1нче кыз: - Мин – А витамины. Иң кирәкле витамин!

2нче кыз: - Юк, мин – иң кирәкле витамин. Мин – В витамины!

3нче кыз: - Ә беләсегез килсә мин иң танылган витамин. Мин – С витамины!

Инструктор: - Кирәкми талашырга. Туктагыз! Сезнең һәрберегез кешеләр өчен бик мөһим.

Бергә: - Без файдалы витаминнар!

1нче витамин: -Сез бүген җиңүчеләр!

2нче витамин: - Бүләккә тәмле витаминнар! (витаминнар тараталар)

3нче витамин: - Витаминнар сезгә көч бирсен, чирләр сезне урап узсын!

Тәрбияче: Тагын бер уен уйнап алабыз. Уен-ярыш “Витаминны иптәшеңә тапшыр” дип атала. (Картоннан ясалган витаминны һәр бала үзенә алып кайта)

-Витаминнар белән уен ошадымы сезгә?

Тәрбияче: - Булдырдыгыз балалар! Менә безнең сәяхәтебез тәмамланды. Бүген барыбыз да җиңүче. Ә төп приз бүген – ул сәламәтлек!

(Балалар тезелеп залдан чыгалар)

                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек иленә сәяхәт

открытое занятие...

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Конспект занятия для средней группы...

Конспект: “Сәламәтлек иленә сәяхәт”

Шөгыль барышы: – Балалар, әйдәгез әле, бер-беребезгә сәләмнәребезне юллыйк: Бар бик яхшы сынамыш, Сәламнәр бүләк итү, Тәрбияче апага, Малайлар һәм кызларга, Олыга һәм кеч...

"Сәламәтлек иленә сәяхәт"

Конспект развлекательного мероприятия для детей и родителей...

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү;дөрес туклану,физик күнегүләр гигена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булыша торган эшкәртмә....

"Сәламәтлек иленә” уен-сәяхәт

Максат: -сәламәт яшәү турында сөйләшү; -чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү; -үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү - сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру, -...

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...