Сәламәтлек иленә сәяхәт
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Нигметзянова Гульнара Рустамовна

Конспект занятия для средней группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamtlek_ilen_syakht.docx27.74 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:  Балаларда сәламәтлекне сакларга, организмны яшьтән чыныкты-рырга, көн тәртибен үтәргә, дөрес тукланырга, чиста-пөхтә булырга омтылыш уяту.

Җиһазлау: Компьютер, интерактив такта, презентация.

Уен-сәяхәткә әзерлек алдан башлана. Балалар сәламәтлекне саклау, организмны чыныктыру, үзеңне чиста-пөхтә йөртү турында шигырьләр, җырлар табышмаклар өйрәнәләр.

                                Уен-сәяхәтнең барышы.

Тәрбияче: Балалар, без бүген сәламәтлек иленә сәяхәткә барабыз.  Сәяхәткә барыр алдыннан безгә картага карарга кирәк.(1 нче слайд)

 Беренче тукталыш - “Көн тәртибе” . Сәламәтлек кешенең иң зур байлыгы. Һәр кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Балалар, көн тәртибе буенча яшәү безгә кирәкме?

Балалар: -Әйе.

Алсу: Сәламәт булыйм дисәң,

           Бар эшкә өлгерим дисәң,

           Вакытны әрәм итмә,

           Көн тәртибен син үтә.

Тәрбияче: Балалар, көн тәртибен белмәүчеләргә сез нинди киңәшләр бирәсез?

Балаларның җавабы:

-Һәр көн билгеле бер вакытта торырга;

-Иртәнге гимнастика ясарга;

-Кулларны еш юарга;

- Өс һәм аяк киемнәрен чиста тотарга;

-Чәчне чиста йөртергә, көн саен тарарга;

Тәрбияче: -Яхшы мин сезнең белән килешәм. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын белерсезме икән?!

Битне-кулны, муенны корыта, үзе дә чисталык ярата. ( сөлге)

Тешләре күп – ашамый, минсез эшен башламый. (тарак)

Хуш исле шома, үзе чисталап юа. (сабын)

Кирәк булам мунчада, минем исемем ...(мунчала)

Эчтә ята ул посып,чыгарам аны кысып.

Щетка белән гомергә, яшиләр бергә-бергә.  (теш пастасы)

Тәрбияче: -Афәрин бик зирәк балалар икәнсез. Әйдәгез иртәнге гимнастика-ны искә төшереп бер хәрәкәтләнеп алыйк әле.

Иренмим беркайчан да,

Иртән торып басам да,

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәне ачам да.

Бер-ике-өч! Бер-ике-өч!

Нык басып атлап киләм.

Кемнәр тели чыныгырга,

Әйдәгез минем белән!

Тәрбияче:- Бик яхшы, ә хәзер картага карыйк әле.

 Икенче тукталыш –дөрес туклану.(2нче слайд)

Мин сезгә бер вакыйга сөйлим, игътибар белән тыңлыйбыз.

  • Наилә кибеттән кыяр сатып алды. Юлда кайтканда ул аның берсен ашады. Наилә нинди ялгышлык эшләде?

Азат: - Наилә кыярны юмаган.

Марат: –Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк.

Тәрбияче:  -Әйе шул, бик дөрес. Балалар, сәламәт, матур һәм көчле булып үсү өчен, дөрес тукланырга, файдалы ризыклар ашарга, яшелчә, җиләк-җимешләрне җитәрлек кулланырга кирәк. Без бу хакта шигырьләр дә беләбез.

Алия:  Гадәт булып керсен, онытма!

           Кулны юмый, ашамлык тотма.

Ислам: Һәр ашның үз вакыты. Ашама каты-коты.

            Иртәнгесе, төшкесе һәм соңартма кичкесен.

Алсу:  Аппетит белән аша, булырсың таза.

           Ә чамадан тыш ашау үзе бер каза.

Азалия: Ризыгың төрле булсын. Витаминнарга тулсын.

 Тәрбияче:  Булдырдыгыз, чыннанда татар халык мәкалендә әйтелгәнчә “Туклыклы булса ашың, шәп эшләр синең башың”. Ә хәзер без сезнең белән уен уйнап алабыз (3нче слайд).

Биредә төрле ашамлык рәсемнәре күрәбез. Биремне игътибар белән тыңла-гыз.  Файдалы ашамлыкларны кәрзингә салырга кирәк.  

Балалар берәм-берәм такта алдында эшлиләр.

Тәрбияче: –Балалар дөресме?

Балалар: -Әйе.

Тәрбияче:  Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Өченче тукталыш – спорт һәм ял. Сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә һәм чыныгу  чаралары үтәргә кирәк.

Азат: Курыкмыйм мин салкын суда йөзәргә дә уйнарга.

          Чыныгырга яратам мин, авырмыйм мин шуңарга.

Тәрбияче: -Рәхмәт, Азат. Балалар, сез нинди спорт төрләре беләсез?

Балалар: футбол, хоккей, йөзү, бокс, фигуралы шуу, чаңгыда шуу, велосипедта йөрү...

Тәрбияче: Күрәм сез спорт яратасыз. Авырмас өчен без саф һава суларга тиеш. Саф һавада йөрү бик файдалы. Һава торышына карап киенергә кирәк. Хәзер без сезнең белән “Чикерткәләр” хәрәкәтле уенын уйнап алабыз. (Тәрбияче уенның шарты белән таныштыра.)

Уен “Чикерткәләр”.

Тәрбияче: - Булдырдыгыз, барыгыз да бик җитез икәнсез. Дуслык җиңде. Менә без сезнең белән соңгы тукталышка да килеп җиттек. Ул – яхшы кәеф.

 Азалия: Егылсаң торып була,

                 Торсаң йөгереп була.

                 Йөгерсәң җитеп була-

                Дусларың гына булсын!

Ислам:  Сөйләшеп, уйнап була,

                Күп нәрсә белеп була

                Шаярып көлеп була,

             Дусларың гына булсын!

Алия:  Күңелле яшәп була,

             Үсеп һәм җитеп була,

             Дошманны егып була,-

             Дусларың гына булсын.

Тәрбияче:  “-Сау сәламәт таза була - елмайган, көлгән кеше.

                         Көлеп эче авыртса да, авыртмый башка төше”,-

дип язган балалар язучысы Шәүкәт Галиев. Кәефегез күтәренке, дусларыгыз күп булсын, бер-берегезгә якты чырайлы, ярдәмчел булыгыз. Шуның белән сәяхәтебез тәмам игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек иленә сәяхәт

открытое занятие...

Конспект: “Сәламәтлек иленә сәяхәт”

Шөгыль барышы: – Балалар, әйдәгез әле, бер-беребезгә сәләмнәребезне юллыйк: Бар бик яхшы сынамыш, Сәламнәр бүләк итү, Тәрбияче апага, Малайлар һәм кызларга, Олыга һәм кеч...

"Сәламәтлек иленә сәяхәт"

Конспект развлекательного мероприятия для детей и родителей...

“Сәламәтлек иленә“ сәяхәт

Балалар бакчасында сәламәтлеккә багышланган күңел ачу....

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү;дөрес туклану,физик күнегүләр гигена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булыша торган эшкәртмә....

"Сәламәтлек иленә” уен-сәяхәт

Максат: -сәламәт яшәү турында сөйләшү; -чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү; -үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү - сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру, -...

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...