"Сәламәтлек иленә сәяхәт"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Усманова Рузия Загировна

Конспект развлекательного мероприятия для детей и родителей

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zdorove_1.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное  дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №47 комбинированного вида»

Приволжского района г.Казани

Конспект развлекательного мероприятия

для детей и родителей

"Сәламәтлек иленә сәяхәт"

старшая группа (5-6 лет)

Воспитатель МАДОУ № 47

                                                                                     Усманова Рузия Загировна                                                          

                                                                   I  кв. категория

Казань, 2015г.

А.б. Балалар, без сезнең белән бүген Сәламәтлек иленә сәяхәткә барырбыз. Урыннарыгызга җайлап утырыгыз. Җәмәгать транспортында үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен исегезгә төшерегез әле балалар.

1 бала: автобуста ишеккә сөялергә ярамый: ишекләр ачылып китүе мөмкин.

2 бала: куллар белән култыксаларга гына тотынып барырга кирәк, чөнки автобус кинәт туктарга мөмкин.

3 бала: автобуста олыларга урын бирергә кирәк.

А.б. Әйе балалар, бик дөрес. Ә юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме сез? Әйдәгез әле Алмаз безгә бу турыда шигырь сөйләп күрсәтсен.

Шигырь “Светофор турында” (Р.Миңнуллин шигыре). 

Урам уртасында тора

Өч күзле бер командир.

Үзе усал, үзе кырыс,

Үзе безгә яхшы дус.

Аның күзләреннән чыга

Кызыл, сары, яшел ут

Безгә чиратлап чәчә ул-

Төрле күздән төрле ут.

Иң кырысы – кызыл төс,

Алдыңда кызыл янса-

Тукта, бераз сабыр ит,

Ашыгып алга барма!

Юлдан тыныч чыгу өчен,

Безнең киңәшне тыңла:

Көт! Күрерсең, сары янар-

Өч төснең уртасында.

Артыңнан ук яшел төс

Кабыныр синең юлда.

Әйтер: “Каршылыклар юк,

Курыкмый алга атла.

А.б. Безнең беренче тукталыш-“Шапшаклар станциясе”. “Шапшаклар” станциясендә К.Чуковский әсәренә охшаган балалар яши. Алар чисталык һәм тәртип турында кайгыртмыйлар, юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Кызлар һәм малайларның өс-башлары, аяк киемнәре пычрак, өйләрендә тәртипсезлек, алар чиста кулъяулык йөртми, тырнакларын кисми. Менә шундый балалар турында шигырьләр дә беләбез әле без. Ягез әле, сөйләп күрсәтегез.

Шапшак Гөлшат. (М.Фәйзуллина шигыре).

Гөлшатның алъяпкычында

Ике нәни кесә бар.

Чүп-чар салгач, ямьсез булып

Кабарышып торалар.

Анда ни юк: төймә, курчак,

Акбур, көзге кисәге.

Бу  шапшаклыгын ташларга

Бармы икән исәбе?

Алсу. (Д.Гарифуллин шигыре.)

Алсу чыккан урамга

Тик чәчен тарамаган

Битен, кулын юмаган,

Көзгегә карамаган.

Туфлиен чистартмаган

Сөртеп ялтыратмаган

Оекларын юуны

Кирәк дип тә тапмаган.

Күгәрченнәр гөр-гөр килә:

-Гөлдер-гү дә гәлдер-гү

Бигрәк шапшак кыз икән

Безнең Алсу түгел бу...

Чәчләрен дә тарады,

Көзгедән дә карады

Һәм яңадан киенеп

Тышка чыкты сөенеп.

Күгәрченнәр гөр килә:

Гөлдергү-дә, гөлдер-гү

Бигрәк матур бу Алсу,

Чәчәктер бу, гөлдер бу.

Битем туза. (Ф. Бәширова шигыре).

Уянды да җайлап торып,

Равил киемен киде.

Дәү әнисе кайчан күргән:

“Битең, кулың ю!”-диде.

Суга чыланырга һич тә

Малай теләми иде-

“Иртән юам, кич тә юам,

Битем туза ич!”-диде.

(Бүлмәгә чәчләре тырпайган, битләре-куллары пычрак малай килеп керә. Күлмәге дөрес төймәләнмәгән)

А.б. Менә балалар, шундый малайларның берсесе килеп тә чыкты.

Шапшак малай: О-о-о! Күпме кунаклар безнең шәһәрдә!

Ә менә минем кайгым зур әле, өйдә торырга мөмкинлегем юк.

 Качты юрган урыннан

Җәймәм дә очты шуннан,

Сикереп алды, китеп барды

Мендәр дә бака сыман.

Мин үреләм

Китапка,

Ул да тотып йөгерә.

Шулай сикерә-сикерә

Карават астына керә!

Мин чәй эчәргә теләдем,

Самаварга юнәлдем,

Качты миннән капкорсак

Уттан качкандай шулчак.

Нишләргә инде миңа хәзер, нишләргә???

А.б. Балалар нинди киңәшләр биреп була бу малайга?

Бала: Һәркөнне билгеле сәгатьтә торырга, һәм зарядка ясарга.

Шапшак малай: Ә нәрсә соң ул зарядка?

А.б. Әйдәгез әле, балалар, зарядка ясап күрсәтәбез бу малайга.

“Зарядка”

А.б. Менә, күрдеңме инде, зарядканың нәрсә икәнен? Безнең балалар һәркөнне иртән зарядка ясыйлар, шуңа күрә алар авырмыйлар.

(Ишектән тешен тотып тагын бер малай керә.)

 Һай тешем сызлавы

Башымны бораулый,

Бүредәй улыйм да,

Мәчедәй мыраулыйм.

А.б. Балалар бу балага кичен ярдәм итеп була соң? Нинди киңәш бирәсез?

-Көн дә тешләрен чистартсын .

-Ашагач һәрвакыт авызын чайкатсын.

Малай: Нәрсә белән чистартыйм соң аларны?

А.б. Менә сиңа теш пастасы, менә сиңа теш щеткасы . Алардан беркайчан да аерылма!

Малай: Рәхмәт! (Чыгып китә).

А.б. Тагын нинди киңәшләр биреп була бу шәһәрдә яшәүче балаларга?

- Тырнакларны гел кисеп торырга .

- Өс һәм аяк киемнәрен чиста йөртергә.

- Чәчне чиста йөртергә, көн саен тарарга, кыска итеп кистерергә яки матур итеп үреп куярга.

А.б. Балалар әйдәгез, хәзер Чисталык иленә сәяхәт ясыйбыз, үзебез белән шапшак малайны да алыйк, бәлкем ул чисталыкка, тәртипкә өйрәнер.

Эт өргән тавыш ишетелә. Акбай керә, хат тапшыра.

А.б.Кызык, кемнән икән бу хат?

(Укый) “Балалар бу хатны сезгә Юынгыч җибәрә. Чисталык иленә бары тик чисталык сөючеләрне  генә кертергә ярый. Ә бу илдә калу өчен сезгә минем  табышмакларымның җавабын табарга кирәк һәм чисталык, пөхтәлек турында шигырьләр белергә кирәк.”

Болыт мин һавада

Яңгыр мин яуганда

Җылынсам- пар булам,

Туңганда кар булам

Сиңа мин һәркөн кирәк

Нәрсә соң мин, әйт тизрәк.

(Су).

Хуш исле, шома,

Үзе чисталап юа

(Сабын).

Һәркөн авызына капса,

Яратса аны кеше,

Беркайчан да сызламас

Һәм ялтырап торыр теше

(теш щеткасы, теш пастасы).

Аккош кебек ак кына

Йомшак кына, пакъ кына.

Көн дә сыйпый битемнән,

Элеп куям читеннән.

(Сөлге).

Озын тешләрем белән

Чәч буенча йөгерәм.

(Тарак).

Кызмы ул, малаймы ул,

Кәҗәме ул, таймы ул,

Нәкъ булганча күрсәтер,

Нәрсә соң бу, кем әйтер?

(Көзге).

А.б. Бик дөрес балалар. Сез бу әйберләр белән таныш һәм дус булганга, табышмакларның җавапларын да тиз таптыгыз. Ә хәзер Чисталык иленә керү өчен, әйдәгез, чисталык, пөхтәлек турында шигырьләр сөйләп үтик.

Исле сабын. (Әнәс Кари).

Иртә белән торам да

Бик әйбәтләп юынам.

Ап-ак булып күперә

Исле сабын кулымда.

Төләсәң эш табыла. (М.Фәйзуллина).

Иртә торгач, гөлләремә

Сулар сибәм һәр көнне.

Аның матур чәчәкләре

Сокландыра һәркемне.

Курчаклар чиста булсын дип ,

Аларның керен уам.

Ашап-эчкән, һәрвакытта

Чынаягымны юам.

Оста  кулларга һәрвакыт

Теләсәң эш табыла

Эш эшләгәч тәмле була

Аш та, чәй дә табында.

Әйдә чумыйк суга, юышыйк

Су чәчрәтик, йөзик, коеныйк

Тагаракта, лаканда

Елга, инеш, океанда

Мунчада һәм ваннада,

Һәркайда һәм һәркайчан

Мәңгелек дан, суга дан!

Ялт иттерде бүлмәне. (Флера Тарханова).

Ләгәнгә җылы су алып,

Чүпрәк алып кулына,

Диана өй җыештыра-

Ярдәмләшеп тор чына.

Тырышып эшли  Диана,

Әнисеннән күрмәле:

Коймак өлгергән арада

Ялт иттерде бүлмәне.

Аш вакыты. (Б.Рәхмәт).

Тәлинкә, кашыклар,

Чәнечке,пычаклар

Тарата дежурный-

Аш урыны хәзерли.

Бик ипләп йөртә ул,

Ватмыйча кертә ул,

Эштә бик оста ул,

Чиста ул, пөхтә ул,

Тәлинкә, кашыкның

Битләрен сөртә ул.

А.б. Игътибар! Без Сәламәтлек иленең башкаласы булган Чисталык һәм Тәртип шәһәренә җитәбез .

Монда урамнар һәм бакчалар чиста, балалар пөхтә итеп киенеп йөриләр. Алар көн саен юына, үзләрен чыныктыра, шуңа күрә авырмыйлар.

(Юынгыч, аның артыннан Мунчала, Сабын, Теш щеткасы, Тарак, Сөлге керәләр)

Юынгыч: Исәнмесез балалар. Мин сезне көттем. Минем табышмакларыма җавап бирә алачагыгызга ышандым. Чисталык турында шигырьләр дә күп беләсез икән.

Мин-Юынгыч булам. Юынгыч-башлык, ә Мунчала-командир. Сабын, теш порашогы, теш щеткасы, тарак, сөлге-минем ярдәмчеләрем.

Балалар, белгәнегезчә, бездән башка чисталык та, сәламәтлек тә юк.

(Шапшак малайны күреп ала)

Туктагыз әле, бу нинди малай алып килдегез монда?! Андыйларга безнең шәһәрдә урын юк!

Шапшак малай: Ә мин һәрвакыт шулай йөрим. Нәрсә булган?

(Юынгыч Шапшак малайны уртага алып чыга Һәм сөйли:)

Эх син шапшак, син шакшы,

Кыяфәтеңә бер бакча:

Морҗа арчучыдан да

Карарак син, чыннан да

Вакса синең муеныңда ,

Кара табы борыныңда

Шундый кара кулларың,

Качты синең чалбарың.

(Шапшак малай башын иеп тора)

А.б. Юынгыч, без аны, бәлки, син акылга кертә алырсың, бәлки ул сезнең илдә чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәнер диеп алып килдек.

Юнгыч: Алайса тыңла Шапшак малай, сез дә тыңлагыз балалар!

Юыналар иртә таңда

Тычкан балалары да,

Бәбкәләр, үрмәкүчләр,

Һәм дә коңгызларда.

Сабын:

Кечкенәмен, ләкин файдам зур,

Шуңа да күп дусларым,

Шуам, күбек таратам

Һәр нәрсәне дә агартам.

Тарак:

Тешлим, ләкин яраламыйм,

Шома итәм, юл ясыйм.

Озак юмасаң башың,

Белеп тор: Мин нык кашыйм.

Теш щеткасы:

Минем теләк бер генә:

Иртәсен дә кичендә

Теш чистартыгыз көн дә.

Теш пастасы:

Ә моның өчен белеп торыгыз:

Порошок, я паста тотыгыз!

Сөлге:

Муеныңны, бит кулыңны

Югач та сабын белән,

Син онытма, сөрт аларны

Корытып сөлге белән.

Мунчала:

Кирәк чиста булырга

Иртә-кич юынырга.

Шапшакларга-

Оят аларга!

Барысы бергә:

Яшәсен йомшак ап-ак

Сөлге һәм исле сабын

Яшәсен вак тешле тарак

Теш порошогы тагын.

Шапшак малай: Минем дә сезнең шәһәрдә каласым, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәнәсем килә.

Юынгыч: Әйдәгез дусларым, аны да үз арабызга алыйк, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтик.

А.б.  Ә хәзер, әйдәгез балалар Сәламәтлек иленең “Спорт” станциясенә барабыз.

Бу станциядә физкультура-спорт сөюче балалар яши, ә физик чыныгу ул- организм өчен гаять файдалы. Бу станциядә яшәүче балалар беркайчанда авырмыйлар, алар  зур-таза, көчле булып үсәләр.

Бала:Һәркем шуны нык белсен-

спорт безнең ярдәмче:

Рекорд куйган вакытта да,

Укуда һәм хезмәттә.

А.б.  Бу станциянең хәтта куяннары да физзарядка ясый.

Физзарядка ясый куян.(Ш.Галиев).

Кызыл күзен ачуы!

1,2,3-утыра,

1,2,3-ул тора.

Я ботакка тотынып

 Ала тагын атынып

Иртәгәсен аучы да

Ишегалдына чыга.

1,2,3-утыра

1,2,3-ул тора

Я турникка тотынып

Ала тиз-тиз атынып.

Куян куып туйганмы,

Аучылыкны куйганмы!

Ю-ук,

Физарядка ясамасаң,

Тотып булмый куянны.

А.б. Әйдәгез әле балалар, хәзер әти-әниләрегез белән бергәләп спорт ярышлары уздырып алабыз.

Кем тизрәк?”

“Туп белән эстафета.”

“Ачык авыз”.

Сәламәтлек көненең ахырында мин сезнең барыгызга да нык сәламәтлек телим!

                                     Җыр:                          

- “Сәламәтлек турында.”

Көр күңелле,сәламәт без

Җитезләр без һәрчак.

Безнең өчен урманнар да,

Кояш та,су да шат.

Җәен суда коенабыз

Уйныйбыз ,җырлыйбыз

Сез дә безгә кушылыгыз

Барыгыз да дибез.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек иленә сәяхәт

открытое занятие...

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Конспект занятия для средней группы...

Конспект: “Сәламәтлек иленә сәяхәт”

Шөгыль барышы: – Балалар, әйдәгез әле, бер-беребезгә сәләмнәребезне юллыйк: Бар бик яхшы сынамыш, Сәламнәр бүләк итү, Тәрбияче апага, Малайлар һәм кызларга, Олыга һәм кеч...

“Сәламәтлек иленә“ сәяхәт

Балалар бакчасында сәламәтлеккә багышланган күңел ачу....

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү;дөрес туклану,физик күнегүләр гигена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булыша торган эшкәртмә....

"Сәламәтлек иленә” уен-сәяхәт

Максат: -сәламәт яшәү турында сөйләшү; -чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү; -үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү - сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру, -...

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...