"Сәламәтлек иленә” уен-сәяхәт
план-конспект занятия по обж (средняя группа) на тему

Гараева Марзия Габделбаровна
Максат: -сәламәт яшәү турында сөйләшү; -чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү; -үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү - сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру, -балаларда сәламәтлекне сакларга, аның кадерен белергә, спортка уңай караш тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Автор: Мәрзия Гараева  Категория:1 Тцзелде 20 Февраль 2018

МА ДОУ № 83

Тәрбияче Гараева Мәрзия Гәбделбәр кызы

Тема: "Сәламәтлек иленә” уен-сәяхәт

Максат:

-сәламәт яшәү турында сөйләшү;

-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;

-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү

- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,

-балаларда сәламәтлекне сакларга, аның кадерен белергә, спортка уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: комьютер, табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр, крассворд, сабын, теш пастасы, теш щёткасы, мунчала.

Шөгыль барышы 

Тәрбияче: Элек-электән халыкта "Сәламәтлекне бернинди байлыкка да алмаштырып булмый” дигән әйтем бар. Димәк, кеше өчен сәламәтлек иң кирәк, иң кадерле нәрсә. Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырта, яхшы кәеф белән йөрергә тырыша. Бүген без "Сәламәтлек” поездына утырып, сәяхәт кылырбыз, дөрес һәм файдалы итеп яшәү турында сөйләшербез, күмәк уеннар уйнап, ялларны кызыклы итеп үткәрербез.
(Балалар вагоннарга утыралар. "Нәрсә ул сәламәтлек?” соравына җавап бирәләр.
Тәрбияче: Балалар без буген Сәламәтлек иленә сәяхәткә чыгарбыз.

Урыннарыгызга җайлап утырыгыз. Җәмәгать транспортында үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен искә төшерәбез.

Беренче тукталыш – « Шапшаклар» шәһәре.

Балалар, әйтегез әле, бу шәһәрдә нинди кешеләр яши икән?

Алсу чыккан урамга,

Тик чәчен тарамаган.

Битен, кулын юмаган,

Көзгегә карамаган.

Туфлиен чистармаган,

Сөртеп ялтыратмаган.

Оекларын юуны

Кирәк дип тә тапмаган.

Күгәрченнәр гөр-гөр килә:

Гөлдер-гүдә, гөлдер-гү.

Бигрәк шапшак кыз икән,

Безнен Алсу түгел бу.

- Шапшаклар шәһәрендә Алсу кебек балалар яши. Алар чисталык һәм тәртип турында уйламыйлар, юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Бу балаларнын өс киемнәре һәрвакыт пычрак,өйләрендә тәртипсезлек икән. Алар чәчләрен тарамый, чиста кулъяулык йөртми, тырнакларын кисми икән. Шуңа күрә бу балалар бик еш авырый. Менә сезнең алдыгызда аларнын берсе. (шапшак малай рәсеме ).
Уен. Балаларга рәсемнәр таратыла. Анда бите (тезе, кулы, киеме) пычракка буялган малай рәсеме бирелгән. Сигнал буенча. бетергеч белән кешеләрне "чистарталар”.

Без аңа кимчелекләрен бетерергә ярдәм итик.

- Балалар, сез бу малайга нинди киңәш бирәсез?

1) Һәр көн билгеле бер сәгатьтә торырга һәм зарядка ясарга.

2) Иртән, көндез, кич, ашар алдыннан, йокыдан торгач һәм йокларга ятканчы юынырга.

3) Тырнакларын гел кисеп торырга.

4) Өс һәм аяк киемнәрен чиста тотарга.

5) Чәчне чиста йөртергә,көн саен тарарга, кыска итеп кистерергә яки матур итеп үреп куярга кирәк.

- Балалар, сез «Шапшаклар» шәһәрендәге балалар кебек түгелме? Сез нинди кагыйдәләрне беләсез?

- Чисталык – сәламәтлекнен нигезе.

- Пычраклык һәм пөхтә киенмәү– үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртмау ул.

- Бакчага чиста һәм пөхтә итеп киенеп кил.

Тәрбияче: Шапшак балалар чисталык һәм тәртип турында уйламыйлар, юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Алар чәчләрен тарамыйлар, чиста кулъяулык йөртмиләр, тырнакларын кисмиләр. Шуңа күрә бу балалар бик еш авырый.

Икенче тукталыш “Чисталык

- Балалар, безгә бүген почтальон апагыз посылка калдырып китте, аның хаты да бар. Әйдәгез әле без аны укып китик. (хат укыла)

“Кадерле балалар! Без – “Чисталык сөючеләр” түгәрәгенә йөрүчеләр, сезгә үзебезнең дусларыбызны җибәрәбез, сез алар белән дуслашырсыз дип өметләнеп калабыз”.(посылка эчендәге әйберләрне табышмаклар укып билгеләү, әлеге предметларны балаларга күрсәтү).
1. Бит-кулыңны юасың,

“Һай рәхәт!”- дип куясың.

Чисталыкны ярата

Хуш исләрен тарата. (сабын)

2. Эчтә ята ул посып,

Чыгарам аны кисып.

Щётка белән гомергә

Яшиләр бергә-бергә. (теш пастасы)

3. Тешләре бар, ләкин аралы,

Нәрсә икән уйлап кара әле.

Иртән торсам шуны эзлимен

“Чәчләремне рәтлә тиз!”-димен. (тарак)

4. Тыгыз бәйләнгән кыллар

Гүя игезәк уллар.

Тешкә таба кертәсең,

Алга-артка йөртәсең. (Теш щёткасы)

5. Кирәк булса мунчада

Минем исемем ….. (мунчала)

- Димәк, балалар, сабынны, теш пастасын, теш щёткасын, мунчаланы үзегезнең дусларыгыз итсәгез аек фикерле, көр күңелле, сәламәт, матур булырсыз

Өченче тукталыш “Витаминнар”

- Балалар, сәламәт булу өчен тагын ниләр эшләргә кирәклеген без хәзер кечкенә генә кроссворд чишеп белербез.

1. Тәрәзә юк, ишек юк,

Керер-чыгар тишек юк. Шулай да эче тулы халык. (кавын)

2. Тышы кабык, эче мамык. (гөлҗимеш)

3. Үзе шартлаткыч, үзе җимеш. (гранат)

4. Алсу битле кыз үсте,

“Тып” итеп куактан сикереп төште. (алма)

5. Кызыл төймәсен таккан,

Каршыма килеп баскан. (миләш).

6. Җир астында алтын казык. (кишер).

7. Кара гына, кечкенә генә бүрекле,

Үзе бөтен дөньяга күрекле. (карлыган)

- Әйе, балалар, сәламәт булу өчен тагын дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк. Витаминнар – яшәү өчен мөһим органик матдәләр.

- Әйтегез әле миңа нинди яшелчәләрдә нинди витаминнар күп? (балаларның җаваплары тыңлана)

1нче бала: Ел буена витаминга бай азыклар белән туклану өчен бакчада үз көчебез белән кишер, чөгендер,кәбестә, бәрәңге,кыяр һ.б. яшелчәләр үстерәбез.

Аша дустым,син кишер

Һәр нәрсәгә килешер

Аны якын итмәүчеләр

Авыруларга бирешер.

2 нче бала: Кызыл чөгендернең

Хәтта яфракларында да

С витаминнары бар

Анда бик күп калий, фосфор

Тимер, кобальт, йод һәм фтор.

3 нче бала: Ул бәрәңге согы хәтта

Куркыта яман чирне,

Үзе гап –гади бәрәңге.

Сыйдыра әмма күп серне.

4 нче бала: К витамины бик күп

Кәбестәнең суында

Искиткеч дәвалау чарасы

Җәрәхәтле урынга.

5 нче бала: Алмада витаминнар күп

Һәм дә минераль тозлар.

Тырыша ул булсын диеп

Матдә алмашы нормаль

- Сәламәт, матур, көчле, акыллы буласың килә икән хәрәкәтләнергә, йөгерегә кирәк. Ә сез, балалар йөгерегә, велосипедта йөрергә яратасызмы?

Физкультминутка

Алпан-тилпән киләм мин.

Атлап-атлап киләм мин.

Бер чүгәм дә, бер торам

Лап итәм дә утырам.

- Хәзер, балалар, мин сезгә кечкенә генә шигырь укып китәм, ә сез сәламәт

булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тырышыгыз.

Иренмим мин беркайчан да,

Иртән торып басам да.

Физарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәне ачам да.

1,2,3 1,2,3

Нык басып, атлап,

Кемнәр тели чыныгырга

Әйдәгез минем белән.

Дүртенче тукталыш “Белгечләр”

Белгечләр фикерләре буенча презентация карау

Бишенче тукталыш “Кино-театр”

-Яхшы. Балалар, ә сез сәламәтлек турында мәкальләр беләсезме?

Мин сезгә башын әйтәм, ә сез ахырын дәвам итәрсез.

Саулык –( зур байлык.)

Байлык бер айлык, (саулык - гомерлек.)

Байлыкның башы - (тазалык.)

Пакълек сөйгән (сау булыр.)

Саф һава – (тәнгә дәва.)

Таза булсаң, таш та(ярып була.)

В.И.Чуковскийның "Мойдодыр” әсәре буенча мультфильмнан өзек карау.

Йомгаклау

Балалар белән сәламәт булу өчен ниләр эшләргә? дигән сорауга җавапларны гомумиләштереп, кагыйдәләр чыгару.

1. Су белән дус бул!

2. Дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләрне юып аша!

3. Күбрәк хәрәкәтлән! Спортны ярат!

4. Иртән физарядка ясарга онытма!

5. Чынык!

6. Күңелең саф, чиста булсын!

Тәрбияче. Җәен футбол яратсагыз,

Кышын хоккей уйнагыз.

Хәрәкәтле уеннардан

Беркайчан да туймагыз.

Чаңгыда да шуыгыз сез,

Чабыгыз, узышыгыз.

Таза булгач, якты булыр

Киләчәк тормышыгыз.

Дәресне “” җырын башкарып тәмамлыйбыз.

Җыр: “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек иленә сәяхәт

открытое занятие...

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Конспект занятия для средней группы...

Конспект: “Сәламәтлек иленә сәяхәт”

Шөгыль барышы: – Балалар, әйдәгез әле, бер-беребезгә сәләмнәребезне юллыйк: Бар бик яхшы сынамыш, Сәламнәр бүләк итү, Тәрбияче апага, Малайлар һәм кызларга, Олыга һәм кеч...

"Сәламәтлек иленә сәяхәт"

Конспект развлекательного мероприятия для детей и родителей...

“Сәламәтлек иленә“ сәяхәт

Балалар бакчасында сәламәтлеккә багышланган күңел ачу....

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү;дөрес туклану,физик күнегүләр гигена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булыша торган эшкәртмә....

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...