ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ
статья (средняя группа) по теме

Мязитова Зульфия Саитовна

 

Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konsultaciya_g._zyaynyasheva_syalyametlek_temasy.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ

Татар халкы элек-электән сәламәт яшәү рәвешен максат итеп яшәгән. Игенчелек, терлекчелек, аучылык белән шөгыльләнү, көчле, физик яктан нык сугышчы булу сәламәт яшәү күнекмәләрен булдыруны таләп иткән. Сәламәт яшәүгә хәзерлек гаиләдә башланган. Чисталык, дөрес хәзерләнгән азык белән туклану, яшь үзенчәлекләренә туры килгән хезмәткә катнашу, табигать шартларына туры килгән кием киюгә зур игътибар бирелгән. Милли хезмәт традицияләре һәм йолалары – Сабантуй, Карга боткасы, Ат аягы кыздыру, Яшьләрнең кичке уены, Сөмбелә кебек бәйрәмнәрдәге уеннар, гореф-гадәтләр сәламәт яшәү рәвешен формалаштырганнар.

Ни кызганыч, бүген балалар арасында физкультура дәресләрен яратмаган, спорт мәйданчыкларына йөрергә теләмәгән, бассейнга барырга иренгән балалар еш очрый. Кечкенәдән үк турник, гантель, туп белән “дуслашкан”, хәрәкәтчән балалар башкалардан аерылып, халыкча итеп әйтсәк, “тере бала” булып торалар.

Гаилә белән актив ял итәр өчен безнең шәһәребездә бар шартлар тудырыла. Әти-әнисе янәшәсендә чаңгыда, тимераякта шуган бала, өйгә кайткач, өстәл янында “тегене ашамыйм, моны ашамыйм” дип көйсезләнеп утырмас.

Шигърият аша тәрбия - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның иң йогынтылы чарасы. Балаларның шигъри телгә нык игътибар итүләрен искә алып, бу үзенчәлекне сәламәтлек темасы белән бәйләп файдалану шактый отышлы. Шигырьләрне дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану, яисә өйдә әти-әниләр белән бергәләп уку, әңгәмәләр үткәрү эшен оештыру да бик кулай.

Баланың дөньяны танып белүен кызыклы итеп күрсәткән шагыйрә Гөлшат Зәйнашева иҗатына тукталып үтик. Сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәтлекне саклау – тәрбия өлкәсенең үзенчәлекле тармагы булып тора, ә Гөлшат Зәйнашеваның сәламәт тормышны пропагандалауда үз ысуллары бар. “Спортсмен әби” шигырендә өлкәннәр үрнәген , юмористик калыпка салып, ничек оста файдаланган ул! Лирик герой спортсмен әби оныгы сөйләгән гаҗәеп хәлләрнең уйдырма түгеллегенә, “ Әкият түгел, чындыр, чын: әбием булган спортсмен!” - дигән юллар белән дәлилли. Әбинең спорт белән үткән балачагы һәркемгә үрнәк итеп тәкъдим ителә һәм сау-сәламәт яшәвенең сере дә спорт белән дуслык нәтиҗәсе булып расланыла.

Аерым персонажлар үрнәгеннән тыш, махсус тәрбияви максатларны алга куеп, идея-фикерен ачыктан-ачык белдереп язылган шигырьләрендә сәламәтлек белән бәйле үзенчәлекле үгет-нәсихәтләр бар. Мисалга, «Җир-ана белдерүе» шигырен алыйк. Биредә җир-ана образы үзенчәлекле сюжетка корып тасвирлана. Көчле, куәтле, кодрәтле итеп сурәтләнгән Җир – ананың белдерүләре һәм әмерләре гаҗәеп йогынты көченә ия. Г.Зәйнашева бу шигырендә кечкенә балаларга бик мөһим мәгълүматлар җиткерә: яшелчәләрнең витаминлы, файдалы ризык булулары турында мавыктыргыч итеп сөйли. Акыл бирү формасында гына язмый шагыйрә, киресенчә, баланы кызыктыра, ымсындыра. Помидор ашаган кеше армый, бер дә чирләми икән бит!. Ә шалкан ашаган бала бернәрсәдән дә курыкмый, редиска ашаучы исә гел бишкә генә укый дигән сүзләргә нәни бала һичшиксез ышаначак. Шигырь укучыга автор яшелчәләрнең файдалы булуын әнә шулай дәлилләп бирә.

Гөлшат Зәйнашева иҗатында сәламәтлекне ныгыту һәм аны саклау, спорт белән дус булып яшәү проблемаларын яктырткан шигырьләрнең тәрбияви кыйммәте гаҗәп зур.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.

КонспектТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау....

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

Уртанчылар төркеме өчен "Уенчыклар" темасы буенча КВН

"Уенчыклар" темасын ныгыту өчен күңелле КВН...

Дәрес темасы "Туган көн"

Рус  телле   балаларга  татар теле  өйрәтү  буенча шөгыль....

Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш)

«Көзге урман» темасы буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге.Бу эшчәнлек нәфис-нәфасәти өлкә буенча балалар белән көз темасын йомгаклау өчен традицион булмаган ысул кулланып рәсем ясарга өйрәтү ...