Конспект ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) по теме

Мязитова Зульфия Саитовна

 

Конспект

ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_rsem.docx16.44 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

372 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль

автономияле мәктәпкәчә белем бирө учреждениесе

Конспект

ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.

Төркем тәрбиячесе:

Мязитова З.С

Казан, 2013

МАКСАТ:

1.Гөлшат Зәйнашева иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. ” Бияләй тугел, перчаткы” шигыре белән танышу.

2. Декоратив бизәү элемнтлары (нокта, туры сызык, дуга) ясарга өйрәтү. Бизәү элмнтларын тигез урнаштырып, семетрия саклаган хәлдә бияләйдә бизәкләр төшерергә өйрәтергә.

3. Эшне ахырына җиткерү, нәтиҗәне күреп сөенү, пөхтә итеп рәсем ясауны булдыру; балаларның рәсем ясауга булган кызыксынуларын үстерү.

МАТЕРИАЛЛАР: Гөлшат Зәйнашева шигырьләр җыентыгы, бияләйләр, кәгаз, төсле карандашлар.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

Балалр карагыз әле нәрсә бу? Әйе, бу бияләй! Аны кая кияләр? Ни өчен? Дөрес, кулга кияләр, куллар үшемәсен диеп. Балалар, әйдәгез, Гөлшат Зәйнашеваның " Бияләй тугел, перчаткы ” шигыре  белән танышып китик:

Бияләй тугел, перчаткы.

Җылы җәйләр үтте,

Салкын көзләр җитте, -

Суык Бабай битне чеметте!

И әбекәй, әбекәй!

Бәйлә миңа бияләй!

Бияләй тугел, перчаткы,

Биш бармаклы, биш чатлы!

Ап – ак сарык йоныннан

Йә кәҗә мамыгыннан.

Мамык перчаткы киеп,

Әби бәйләде, диеп,

Мин йөрермен мактанып,

Әбием бар, диеп шатланып!..

Перчаткамы киярмен,

Зур кыз булдым, диярмен,

Кар йомарлап чөярмен!...

И әбекәй, әбекәй!

Бәйлә миңа бияләй!

Бияләй тугел, перчаткы,

Биш бармаклы, биш чатлы!

Ап – ак сарык йоныннан

Йә кәҗә мамыгыннан.

Мамык перчаткы киеп,

Әби бәйләде, диеп,

Мин йөрермен мактанып,

Әбием бар, диеп шатланып!..

Шигырь  буенча тәрбияче сорауларына җавап алына.

“Йодрыклар ”  исемле  физминут уйнатыла.

Йодрыкны без ачабыз,

Ә аннары ябабыз.

Ачабыз, ябабыз,

Ябабыз да ачабыз.

Ачып-ябып уйнап туйгач,

Чәбәк-чәбәк уйныйбыз.

Балалар әдәгез бездә сезнең белән бергәләп перчаткыүзебезгә ясыйбыз.

Балаларга перчаткы һәм перчаткы рәсемен күрсәтергә аның бизәү элементларына игътибар бирү. Декоратив бизәү элемнтлары (нокта, туры сызык, дуга) ясарга өйрәтү. Бизәү элмнтларын тигез урнаштырып, семетрия саклаган хәлдә бияләйдә бизәкләр төшерергә өйрәтергә. Рәсем ясганда крандашны уң кулда, өч бармак ярдәмендә каты басмынча тотуны, сул кул белән рәсемне тотуны искә төшерү.

Әзер эшләрне карап сөенү һәм баларны мактау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ ОТКРЫТОГО ЗАНЯТИЯ ПОРАЗВИТИЮ РЕЧИ ВО ВТОРОЙ МЛАДШЕЙ ГРУППЕ «ПЕРЧАТКИ»

«Потеряли котятки на дороге перчатки». Чтение детям  английской народной песенки «Перчатки» в переводе Маршака, упражнение на совершенствование понимания речи. Цель: учить детей понимат...

Конспект совместной театрализованной деятельности во второй младшей группе “Отыскали перчатки, вот спасибо котятки”

Предлагаю вашему вниманию второй конспект по произведению английская народная песенка "Перчатки" в пер. С. Я. Маршака. Материал будет интересен для работы с детьми младшего дошкольного возраста и помо...

Конспект занятия во второй младшей группе, тема: «Котятки и перчатки»

Цели: Познакомить детей с английской потешкой «Перчатки» в переводе С. Я. Маршака. Вспомнить знакомые детям русские потешки, названия пальчиков. Учить детей видеть взаимосвязь между содержанием про...

Конспект НОД по аппликации во второй младшей группе. Тема: «Перчатки для мамы»

Конспект НОД по аппликацииво второй младшей группе.Тема: «Перчатки для мамы»...

Конспект занятия по развитию речи "Э.Бикчэнтэева "Туп" шигырен яттан ойрэну.

Конспект занятия по развитию речи "Э.Бикчэнтэева "Туп" шигырен яттан ойрэну....

Конспект НОД Драматизация по мотивам произведения С.Я. Маршака "Перчатки"

Конспект НОД Драматизация по мотивам произведения С.Я. Маршака "Перчатки"...