"Дидактик уеннар аша сөйләм телләрен үстерү"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)
Предварительный просмотр:
Тема: “Дидактик уеннар аша сөйләм телләрен үстерү”.
Бурычлар:1.Тәрбияви: мөстәкыйльлек тәрбияләү.
2.Үстерешле:сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.
3.Белем бирү: күмәк дидактик уеннарда акрынлап катлаулана баручы кагыйдәләрне өйрәтү, сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәләмәтлек, музыка.
Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, сораулар, әдәби тел, үссендерү-мактау.
Җиһазлау: Дидактик уен”Кисәкләрдән төзе”(кыргый җәнлекләр: аю,бүре, куян, төлке керпе),
лэпбук,серле капчык,күләмле фигуралар,маскалар,агач,чыршылар.
Сүзлек өстендә эш: кыргый җәнлекләр,шакмак,кызыл,сары,зәңгәр,яшел.
Алдан үткәрелгән эш: дидактик уеннар уйнау, табышмаклар әйтү.
Эшчәнлек төзелеше:
1.Психологик күнегү.
Хәрәкәтле уен Поезд?
2.Төп өлеш:
-Табышмаклар.
-Дидактик уен Кар астына нәрсә качкан?”
- Дидактик уен”Җәнлекләрне кисәкләрдән төзе”
-Дидактик уен”Серле капчык?”
-Хәрәкәтле уен “Төлке һәм куяннар”
4. Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы:
1.Оештыру өлеше.
Оештыру өлеше.
- Балалар түгәрәк ясап басалар.
- Исәнмесез, исәнмесез! Хәерле иртә! Сәламәтлек миңа, сиңа һәм барлык кешегә.
Хәерле көн, күзләрем! (уң һәм сул күзләрне сыпыру).
Хәерле көн, колакларым! (уң һәм сул колакларны тарту)
Хәерле көн, кулларым! (кулларны чәбәклиләр)
Хәерле көн, аякларым! (аякларны сыпыру)
Хәерле көн, кояшым! (кулларны әкрен генә күтәреп кояшка сузылу)
2.Төп өлеш.
Балалар без бүген урманга сәяхәткә барабыз.Ә без сәяхәткә поездга утырып кузгалабыз.
Безнең поезд бара ,
Алга таба чаба,
Ә поездда безнең
Балалар бара.
Чу-чу,чох-чох,чу-чу,чох-чох.
Менә тукталыш.
Без урманга килеп җиттек.Нинди күңелле урман!Серле урман! Матур урман!Балалар ниндидер тавыш ишетелгән кебек булды. Әйдәгез карыйк әле. (Балалар агач төбеннән лэпбукны табып алалар) Бу лэпбукта нәрсәләр бар микән? Балалар монда уеннар күп икән. “Табышмакка тап җавап”уены.Тәрбияче җәнлекләр турында табышмаклакр әйтә(аю,бүре,төлке,куян турында)
Уен”Кар астына нинди җәнлекләр качкан?” Зәринә әйт әле, кар астына нинди җәнлекләр качты микән?(аю,керпе) Раяз, ә ни өчен алар кар астына качалар?(чөнки алар кыш көне йоклыйлар)
Балалар ни өчен аю белән керпе кар астына качкан? Балалар бу лэпбук бик серле булды әле.
Монда “Бөтенне төзе”дигән уен да бар.Балалар монда киселгән рәсемнәр бар.Сезнең бу рәсемнәрне төзисегез киләме? (4 өлешкә бүленгән кисәкләрдән балалар кыргый җәнлекләрнең рәсемнәрен төзиләр.) Диана син нәрсә төзедең?(Мин бүре төзедем)Бүре кайда яши?(урманда яши)Ул нинди?(усал,җитез,соры)Рөстәм нәрсә төзедең?(мин керпе төзедем)Керпе кайда яши?(Керпе урманда,бакчаларда яши) Балалар керпе нинди? (Керпе энәле)Керпе нәрсә ашый әле ул?(керпе җиләк-җимеш ярата,тычкан тота) Нәзилә нәрсә төзегән?һәм башкалар. Балалар сез бигрәк күп беләсез,булдырдыгыз.
Әйдәгез әле “Төлке һәм куяннар” хәрәкәтле уенын уйнап алыйк.(җырлы хәрәкәтле уен музыкага уйнала)
Ә хәзер без сезнең белән “Серле капчык” уенын уйнап алабыз.
Серле капчык кулымда,
Нәрсә бар икән анда.
Самат монда кил әле,
Нәрсә барын әйт әле.
(Самат кулын тыгып серле капчыктан шакмак ала.) Самат син нәрсә алдың?(Мин шакмак алдым) Шакмакның нәрсәләре бар?(Шакмакның почмаклары бар)Шакмак тәгәриме?(Юк, шакмак тәгәрәми.)Балалар ни өчен шакмак тәгәрәми?(Чөнки аның почмаклары бар.)
Серле капчык кулымда,
Тагын нәрсә бар анда?
Раяз монда кил әле.
Нәрсә барын әйт әле.
(шар ала) Раяз син нәрсә алдың?(Мин туп алдым) Туп нинди төстә?(туп кызыл төстә) Балалар туп нишли әле ул?(туп тәгәри) Ә ни өчен туп тәгәри? (Чөнки туп түгәрәк. Аның почмаклары юк).Булдырдыгыз балалар. Балалар безгә кайтыр вакыт та җиткән.Әйдәгез поездга утырып кире бакчабызга кайтабыз.
3.Рефлексия.
-Балалар бүген без кая бардык?
-Сезгә урманда ошадымы?
-Без анда нәрсәләр эшләдек?
-Ә нинди яңалык белдек әле без?
Булдырдыгыз балалар.Бик күңелле булды.Рәхмәт сезгә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында дидактик уеннар.
Дидактик уеннарның бала тормышында әһәмияте турында. Дидактик уен төрләре. Уен өчен шартлар тудыру. Дидактик уеннарның структур элементлары....

Дидактик уеннар
ДИДАКТИК УЕН: “БӘЙРӘМГӘ ӨСТӘЛ ӘЗЕРЛИБЕЗ!”Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү. Төсләрне кирәгенчә сайлап алырга, аларга туры килүчеләрен сайларга өйрәтү.Уен барышы: балаларның алдына...

Беренче кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән (УМК кулланып) сөйләм телен һәм уйлау сәләтен үстерүгә дидактик уеннар һәм кулланмалар.
дидактик уеннар һәм кулланмалар...

Татар халык уеннары аша балаларның сөйләм телләрен үстерү.
1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен уеннар (татар халык уеннары) аша үстерү, аралашу чарасы буларак татар телен үзләштерү өчен шартлар тудыру.2. Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өст...
Уеннар һәм төрле алымнар кулланып балалар бакчасында 2-3 яшьлек балаларның сөйләм телләрен үстерү.
Тәрбиячеләр өчен семинар...

Дидактик уеннар аша баланың сөйләмен үстерәбез
Кечкенәләр төркемендә сөйләм үсеше буенча ачык шөгыль...
