Дидактик уеннар аша баланың сөйләмен үстерәбез
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Залилова Айсылу Радифовна

Кечкенәләр төркемендә сөйләм үсеше буенча ачык шөгыль

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әтнә районы Түбән Бәрәскә балалар бакчасы

“Дидактик уеннар аша баланың сөйләмен үстерәбез ”

 Кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге буенча ачык шөгыль конспекты

Тәрбияче: Залилова А.Р.


Апрель, 2021 ел

Тема: “Дидактик уеннар аша сөйләм телләрен үстерү”.

  Бурычлар:1.Тәрбияви: мөстәкыйльлек тәрбияләү.

  2.Үстерешле:сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.

  3.Белем бирү: күмәк дидактик уеннарда акрынлап катлаулана баручы кагыйдәләрне өйрәтү,  сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү.

 

  Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал,  сүзлек өстендә эш, сораулар, әдәби тел,  үссендерү-мактау.

  Җиһазлау: Дидактик уен ”Кисәкләрдән төзе” (кыргый җәнлекләр: аю,бүре, куян, төлке керпе),лэпбук,серле капчык,күләмле фигуралар, маскалар, агач, чыршылар.

  Сүзлек өстендә эш: кыргый җәнлекләр,шакмак,кызыл,сары,зәңгәр,яшел.

  Алдан үткәрелгән эш:   дидактик уеннар уйнау, табышмаклар әйтү.

 

Эшчәнлек барышы:

  1.Оештыру өлеше.

  Оештыру өлеше.

  - Балалар түгәрәк ясап басалар.

  - Исәнмесез, исәнмесез! Хәерле иртә! Сәламәтлек миңа, сиңа һәм барлык кешегә.

   Хәерле көн, күзләрем! (уң һәм сул күзләрне сыпыру).

  Хәерле көн, колакларым! (уң һәм сул колакларны тарту)

  Хәерле көн, кулларым! (кулларны чәбәклиләр)

  Хәерле көн, аякларым! (аякларны сыпыру)

  Хәерле көн, кояшым! (кулларны әкрен генә күтәреп кояшка сузылу)

  2.Төп өлеш.

  Балалар без бүген урманга сәяхәткә барабыз.Ә без сәяхәткә поездга утырып кузгалабыз.

  Безнең поезд бара ,

  Алга таба чаба,

  Ә поездда безнең

  Балалар бара.

  Чу-чу,чох-чох,чу-чу,чох-чох.

  Менә тукталыш.

  Без урманга килеп җиттек.Нинди күңелле урман!Серле урман! Матур урман!Балалар ниндидер         тавыш ишетелгән кебек булды. Әйдәгез карыйк әле. (Балалар агач төбеннән лэпбукны табып   алалар) Бу лэпбукта нәрсәләр бар микән? Балалар монда уеннар күп икән. “Табышмакка тап   җавап”уены.Тәрбияче җәнлекләр турында табышмаклакр әйтә(аю,бүре,төлке,куян турында)

Уен”Кар астына нинди җәнлекләр качкан?” Зәринә әйт әле, кар астына нинди җәнлекләр качты микән?(аю,керпе) Раяз, ә ни өчен алар кар астына качалар?(чөнки алар кыш көне йоклыйлар)

Балалар ни өчен аю белән керпе кар астына качкан? Балалар бу лэпбук бик серле булды әле.

Монда “Бөтенне төзе”дигән уен да бар.Балалар монда киселгән рәсемнәр бар.Сезнең бу рәсемнәрне төзисегез киләме? (4 өлешкә бүленгән кисәкләрдән балалар кыргый җәнлекләрнең рәсемнәрен төзиләр.) Зифа син нәрсә төзедең?(Мин бүре төзедем)Бүре кайда яши?(урманда яши)Ул нинди?(усал,җитез,соры)Айзат нәрсә төзедең?(мин керпе төзедем)Керпе кайда яши?(Керпе урманда,бакчаларда яши) Балалар керпе нинди? (Керпе энәле)Керпе нәрсә ашый әле ул?(керпе җиләк-җимеш ярата,тычкан тота) Азалия нәрсә төзегән?һәм башкалар. Балалар сез бигрәк күп беләсез,булдырдыгыз.

Әйдәгез әле “Төлке һәм куяннар” хәрәкәтле уенын уйнап алыйк.(җырлы хәрәкәтле уен музыкага уйнала)

Ә хәзер без сезнең белән “Серле капчык” уенын уйнап алабыз.

Серле капчык кулымда,

Нәрсә бар икән анда.

Самат монда кил әле,

Нәрсә барын әйт әле.

(Самат кулын тыгып серле капчыктан шакмак ала.) Сөмбел син нәрсә алдың?(Мин шакмак алдым) Шакмакның нәрсәләре бар?(Шакмакның почмаклары бар)Шакмак тәгәриме?(Юк, шакмак тәгәрәми.)Балалар ни өчен шакмак тәгәрәми?(Чөнки аның почмаклары бар.)

Серле капчык кулымда,

Тагын нәрсә бар анда?

Ландыш монда кил әле.

Нәрсә барын әйт әле.

(шар ала) Ландыш син нәрсә алдың?(Мин туп алдым) Туп нинди төстә?(туп кызыл төстә) Балалар туп  нишли әле ул?(туп тәгәри) Ә ни өчен туп тәгәри? (Чөнки туп  түгәрәк. Аның почмаклары юк).Булдырдыгыз балалар. Балалар безгә кайтыр вакыт та җиткән.Әйдәгез поездга утырып кире бакчабызга кайтабыз.

3.Рефлексия.

-Балалар бүген без кая бардык?

-Сезгә урманда ошадымы?

-Без анда нәрсәләр эшләдек?

-Ә нинди яңалык белдек әле без?

Булдырдыгыз балалар.Бик күңелле булды.Рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында дидактик уеннар.

Дидактик уеннарның бала тормышында әһәмияте турында. Дидактик уен төрләре. Уен өчен шартлар тудыру. Дидактик уеннарның структур элементлары....

Дидактик уеннар

ДИДАКТИК УЕН: “БӘЙРӘМГӘ ӨСТӘЛ ӘЗЕРЛИБЕЗ!”Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү. Төсләрне кирәгенчә сайлап алырга, аларга туры килүчеләрен сайларга өйрәтү.Уен барышы: балаларның алдына...

УМК буенча дидактик уеннар

Рус балаларына татар теле өйрәтү буенча дидактик уеннар...

Дидактик уеннар

Дидактик уеннар...

Математикадан дидактик уеннар

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен математикадан дидактик уеннар...

"Дидактик уеннар аша сөйләм телләрен үстерү"

кечкенәләр төркеме өчен танып белү шөгыле...