Йомгаклау
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Камалова Рузалия Фандусвна

Беренче кечкенәләр төркеме өчен йомгаклау шөгыле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgaklau.docx17.63 КБ

Предварительный просмотр:

Йомгаклау шөгыле.

Төре: уен, коммуникатив, танып белү-тикшерүче , музыка , матур әдәбият , фольклор.

Максат. Сөйләм телен үстерү,сорауларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү, төсләрне ныгыту, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү.

Җиһазлау: Куян, Аю, Тиен уенчыклары, кызыл һәм яшел кәрҗин, туплар, түгәрәк, шакмак, өчпочмак, пластилин,салфетка,такта.

Эшчәнлекне оештыру эчтәлеге.

1.Оештыру өлеше. Балалар әйдәгз әле,кулга-кул тотынып,түгәрәккә басыйк. Бер-берегезгә карап елмаегыз,шулай итеп бер-беребезне сәламлибез.

Кулга-кул тотышып басыйк без,

Бергәләп түгәрәк ясыйк без.

Түгәрәкнең була зурысы, (Балалар түгәрәкне зурайталар.)

Түгәрәкнең була кечесе.   (түгәрәкне кечерәйтәләр)

Түгәрәк эчендә

Урын бар һәркемгә:         (Бала үзен,янәшәсендәге иптәшләрен һәм

Миңа да,сиңа да,безгә дә.  башкаларны күрсәтә)

Дусларыннан читтә

Калмасын беркем дә!  (Кулга-кул тотышып ,түгәрәк ясыйлар.)

2.Төп өлеш.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле , бүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшәбез. (Балалар исәнләшәләр.)

Тәрбияче: Балалар килегез әле монда, монда  нәрсәдер бар.  Бу нәрсә?(Куян)

Тәрбияче:  Куян нигәдер бик боек, аның туплары чәчәлгән икән, аларны төсләре буенча аерып кәрҗиннәргә тутырырга кирәк.  Булышабызмы куянга?(Әйе)

Тәрбияче:Бу кәрҗин нинди төстә? (яшел) Ә бу кәрҗин нинди төстә? (кызыл)

Хәзер яшел кәҗзингә яшел тупларны, ә кызыл кәрҗингә кызыл тупларны җыябыз(тупларны җыю).

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! Сез тупларны бик җитез җыйдыгыз, төсләрне дә яхшы беләсез икән. Әйдәгез куянга “Туп” турында  шигырь сөйләп күрсәтәбез.( хәрәкәтле  шигырь сөйләү)

Туп, туп, тубыбыз,

Син безнең матурыбыз.

Тишмәбез дә, югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

Рөстәм сиңа да бирәбез,

Әйдә уйныйбыз бергә,

Кирәк аны, чөеп-чөеп,

Тотып ала белергә.

Туп сикерә,син дә сикер,

Тыпыр-тыпыр тыпырда,

Дуслар белән уйна бергә,

Читтә генә утырма.

 Сез куянны бик сөендердегез, Рәхмәт сезгә. Кырыгыз әле балалар, бу куянның нәрсәсе? (колаклары) Ә бу... (куянның тән әгъзәләрен әйтү) Ә куян ничек сикерә?  Әйдәгез хәзер, куян кебек сикереп минем арттан барыгыз.

 Ял минуты (музыка астында куян кебек сикереп бару)

Тәрбияче: Балалар монда нәрсә утыра? (аю) Өстәл өстендә нәрсәләрдер бар.

Балалар, аю бу фигураларның исемнәрен оныткан, әйдәгез аюга булышыйк әле, фигураларның исемнәрен әйтик әле. Бу нәрсә?(түгәрәк) Ә бу нәрсә? (шакмак, өчпочмак...)

Балалар , әйдәгез аюга шигырь сөйләп күрсәтәбез. (хәрәкәтле  шигырь сөйләү)

Аю өйри лап-лап,

Чирәмнәрне таптап.

Аю алай итмә син,

Безнең белән уйна син.

Тәрбияче: Ә хәзер бу өстәл янына киләбез. Өстәл янында безне нәрсәдер көтеп тора. Балалар, бу нәрсә? (тиен )

- Дөрес.  Ә тиен кайда яши? (урманда)

-Ул нәрсә ашый? (гөмбә, чикләвек)

-Дөрес балалар. Ә хәзер урындыкларга утырыгыз.(балалар өстәл артына утыралар, Һәр балага такта, пластилин, салфетка әзерләп куелган).

3.Әвәләү. Әйдәгез  балалар, без тиенгә чикләвек  ясыйбыз.Аны без пластилиннан әвәлибез. Балаларның мөстәкыйль эше: (зур кисәк пластилиннан кечкенә кисәкләр чеметеп алып түгәрәкләр әвәләү)

4.Рефлексия:Тәрбияче: Бик яхшы эшләдегез балалар. Әйдәгез, әзер чикләвекләрне тәлинкәгә салыйк та тиенгә бирик. Тиен ничек шатланды! Бигрәк тәмле чикләвекләр килеп чыккан !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эвэлэу буенча йомгаклау шэгеле тема "Чеби"

Балаларны бер кисэктэн кош эвэлэргэ эйрэту, алдагы елда алган эвэлэу кунекмэлэрен ныгыту, эш барышында мэстэкыйллек, пэхтэлек сыйфатлары тэрбиялэу, эвэлэу шэгеленэ кызыксыну уяту....

математикадан йомгаклау занятиесе

Зурлар төркемендә микъдәр һәм саннар тәртибен, геометрик фигураларны ныгыту....

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....