математикадан йомгаклау занятиесе
план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему

Шайхулова Амина Галимардановна

Зурлар төркемендә микъдәр һәм саннар тәртибен, геометрик фигураларны ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_matem.shogyl.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Программа  эчтәлеге: Микъдар санын һәм тәртип санын санау күнекмәләрен ныгыту. Ритм, башта, соңыннан төшенчәләрен аңлап эшләүләренә ирешү. Предметларны чагыштыруны, пространстводан геометрик фигураларга охшаш предметларны таба белү күнекмәләрне арттыру.

Материал. 1-8 гә кадәр цифрлар, нокталы карточкалар, рәсемле картинкалар (яз, җәй, көз, кышны билгеләгән төсле картон,агач рәсемнәре макетлары, чәчәкләр, әкият геройлары һәрбалага 8әр түгәрәк, өчпочмак, чагыштыру өчен карандашлар, төсле полоскалар).

Барышы:

-Елның кайсы вакыты һәм без аны нинди төс белән билгелибез?

-Елның яз вакыты без аны яшел төс белән билгелибез.

-Хәзер ел фасылларын шушы төсләр белән эзлекле тәртиптә куярга кирәк.

-Кыш,яз, җәй, көз (ак,зәңгәр, яшел, сары ...).

-Игътибар белән карагыз безнең нәрсә килеп чыкты?

-Төсләр кабатлана, билгеле бер ритм.

Әие дөрес әйттегез.

-Яз көне без агачлар утыртабыз. Агач утырту өчен башта нәрсә , соңыннан нәрсә эшлиләр? Рәсемнәргә карап эзлекле тәртиптә тезәргә кирәк.

-Балалар рәсемнәрне тезэләр .

-Ничә төрле эш башкарылган бергәләп саныйк. 1-8 гә кадәр санау.

-Беренче эш итеп нәрсә эшлиләр һәм онытмас өчен аны цифрлар белән язып барыйк. (Балалар ничәнче эш икәнен әйтеп тәртип саннарын куеп баралар).

-Агачлар үсеп җимеш биргәнче бик күп вакыт кирәк икән балалар.

-Дидактик уен “ Кайсы сан юк ?”

-Рәсемдә каен һәм имән агачлары. Игътибар белән карагыз алар бер-берсеннән кайсы яклары белән аерылып торалар?

-балалар җаваплары.

-Каен агачы имән агачыннан нечкәрәк.

-Имән агачы каеннан юанырак.

-Имән агачы каеннан тәбәнәк һ.б.

-Аларны юан, нечкә, биек, тәбәнәк икәнен ничек беләбез?

-Балалар җаваплары. Такта янында макетлар ярләмендә күрсәтеп сөйлиләр.

-Өй салырга нинди агачны сайлар идегез ни өчен? (бал. Җ.)

-Безнең “ Теремкәй” не салыпта куйганнар.(рәсемнән өйне карау).

-Теремкәй янына матур чәчәкләр утыртканнар.(урыннарда балалар зәңгәр түгәрәкләр куеп баралар).Теремкәйгә җәнлекләр килә башлаганнар. (сары өчпочмаклар куялар).Хәзер теремкәйдә җәнлекләр күбрәкме әллә чәчәкләрме? Ничек итеп беләбез?

-Парлап куябыз.

-Нәрсәләр күбрәк? Тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

-1-8гә кадәр санау, Берне куеп тигезләү.

-Җәнлекләрдән тычкан, бүре, аю калган .калганнары өйгә кереп киткәннәр.

-Аларга рәсем ясарга карандаш кирәк булган. Тычкан рәсем ясарга кыска карандаш сораган. Аю озынын. Ничек итеп сайлап бирербез. Кем алып бирә.

-Берсе янына берсен куеп.

-Алар менә шулай нокталы карточкалар ясаганнар.  Нокталы карточкаларны тиешле саннары янына куярга кирәк.

- Ә башка җәнлекләр сөлгеләр юып элгәннәр.

-Ничә озын сөлге(5), кыска (7), тар(7), киң(5).

Урыннард эш альбом “Игралочка” 60 бит.

Тема:”Сәяхәтче бака”

Программа эчтәлеге:Предметларның үзлекләрен, таблица белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.Санау күнекмәләрен, аларны чагыштыруны, тамгаларны куллануны ныгыту.Геометрик фигураларны ныгыту.

Материал:таблица, тамгалар, таякчыклар, саннар, бака үткән сызыклар, кисемтә кушу,алу мисалларын эшләр өчен.

Барышы.

Сәяхәтче бака безгә бик күп биремнәр алып килгән.Без аны бүген бергәләп чишәрбез. Менә бу рәсемгә карарбыз ул нәрсә дип атала?

-Әйе таблица.

-Игътибар белән карагыз ничә рәттән тора?(3).

-Ничә баганадан? (4)

-Өченче баганадагы предметлар турында нәрсә әйтә аласыз?

-Өченче баганада өс киемнәре.

-Икенче рәттәге предметлар турында?

-Икенче рәттә төрле предметлар,ләкин төсләре бер төрле.

-Дидактик уен “Предметны тиз генә тап” (мәсәлән: 2рәттә, 3 баганада нәрсә?).

-Икенче таблицаны карау.

-1нче рәттәге фигуралар нәрсәсе белән охшаш?

-Бу рәттәге фигуралар төсләре белән охшаш, формасы, зурлыклары белән аерыла.

-2нче рәттәге фигуралар нәрсәсе белән охшаш?

- Бу рәттәге фигуралар формасы белән охшаш, төсе, зурлыклары белән аерыла.

-3нче рәттәге фигуралар нәрсәсе белән охшаш?

- Бу рәттәге фигуралар зурлыклары белән охшаш, төсе, формасы белән аерыла.

-Бака үзенең сәяхәтен дәвам итә, ләкин ул каршылыкларга очырый. Аңа ярдәм итәбезме.

-Бу нинди билге (кушу).

-Улнинди сызыктан бара? (кәкре сызыктан).

-Бу нинди  тамга?(ала).

-Ул хәзер нинди сызыктан бара?(сынык сызыктан).

-Бака сынык сызыктан барганда кычкырып барган ул ничә тапкыр кычкырды икән? (1-10га кадәр санау эчтән).

- Бу нинди  тамга?(зурлык,кечелек).

- Ул хәзер нинди сызыктан бара?(туры сызыктан).

-Туры сызыктан барганда  ул төрле эленеп торган ленталар күргән.

-Озын ленталар ничә?(4).

-кыска ленталарничә?(5).

-Онытмас өчен язып куябыз.

-Саннарны чагыштыру, зурлык. Кечелек тамгаларын дөрес итеп кую.

-Бака нинди сызыктан бара? (кисемтәдән).

-Бака икенче ноктада тора иде  алга таба ике тапкыр сикерде  ул ничәнче ноктада булыр? Нинди тамга кулланабыз?

-Ул 4нче ноктада була кушу тамгасы кулланабыз.

-Шул ноктадан бер тапкыр артка таба сикерде хәзер ничәнче ноктада булыр?

-Ул 3нче ноктада була алу тамгасы кулланабыз.

-Баканың сәяхәте тәмам, ләки аның биремнәре бар әле.

-Таякчыклардан фигуралар төзергә кирәк.

-Квадрат. Аның почмагы нинди? (туры).

-Өчпочмак . Почмагы(кысынкы)

-Бишпочмак. Почмагы (җәенке)

-урыннарда эш.

-Альбом “игралочка”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятиес детьми младшего школьного возраста: « Весёлые человечки из бельевых прищепок».

Занятие с использованием бельевых прищепок. Для детей демонстрируется способ обыгрывания историйц со  сказочными человечками...

"Кызыл калфакка ярдәм итик" математикадан йомгаклау шөгыле

Тема: Кызыл калфак.(зурлар төркеме) Максат: Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерүТәрбия бурычы:  Балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.Үстерү бурычы: 1- 10 кад...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты Максат:      Балаларныӊ белемнәрен тикшерү, 1–10-га кадәр тәртип буенча санау hәм...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....

Музыкальное занятиес элементами арт-педагогики для детей старшей группы с ЗПР(Синдром Дауна) .

Конспект музыкального занятия включает в себя элементы арт-педагогики, развитие и коррекция психических процессов....