Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа)

Лейсан Гарипова

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты

Максат:      Балаларныӊ белемнәрен тикшерү, 1–10-га кадәр тәртип буенча санау hәм кирегә санауны ныгыту, геометрик фигураларны hәм геометрик формаларны аеруны камилләштерү, алар турында белешмә бирә белүләренә ирешү; пространствода ориентлаша белүне ныгыту; логик фикерләү сәгәтләрен үстерү, төгәл җавап бирә белергә ойрәтү; математика шөгыленә кызыксыну уяту.

Күрсәтмә материаллар: 1–10-га кадәр цифрлар, ясалган балык рәсеме, геометрик  формалар  hәм аларныӊ  паспортлары,  мәсьәлә төзү өчен рәсем.

Таратма материаллар: 1–10-га кадәр саннар, hәр балага китаптан бирем, чиста дәфтәр бите, 1 җиләк, 1 гөмбә, 1 квадрат, 1 түгәрәк.

Индивидуаль эш: Риназ белән санауны ныгыту. Амин hәм Булат белән геометрик формалар турында белешмә бирергә өйрәтү; Батыр, Никита hәм Динар белән мәсьәлә төзү өстендә эшләү.

Сүзлек өстендә эш: цилиндр, конус, шар, куб, призма, пирамида, 4 шакмак уӊга, 6 шакмак өскә, h.б. аскы уӊ почмак, өске уӊ почмак, аскы сул почмак, өске сул почмак.

Метод hәм алымнар:  әӊгәмә, сораулар.

Структура:  1.  Бугенге көнне билгеләү.

2.  1 – 10, 10 – 1-гә кадәр санау.

3.  Бирем эшләү (урыннарда).

4.  Мәсьәлә төзү.

5.  Физ. минут.

6.  Геометрик формаларны искә төшерү.

7.  θйдәге саннарныӊ күршеләрен табу.

8.  Пространствода ориентлашу.

9.  Йомгаклау.

- Хәерле иртә балалар!

- Хәерле иртә!

- Балалар, буген безнеӊ математика шөгыленә кунакка мәктәптән Алсу килгән. Ул буген сезнеӊ белемнәрегезне тикшерергә, сезнеӊ мәктәпкә ни дәрәҗәдә әзер булуыгызны күрергә килгән. Тырышып шөгыльдә катнашып, төгәл җавап бирүчеләргә бирер бүләге дә бар, анысын шөгыль ахырында күрербез. Шуныӊ өчен тәртипле hәм тырыш булыйк.

Без математика шөгылендә алган белемнәребезне искә төшерербез, нагытырбыз.

- Балалар, бер елда ничә ел фасылы?

- Әйдә Алмаз сана. (кыш, яз, җәй, көз)

- Әйе, 1 елда 4 ел фасылы. Ә хәзер нинди ел фасылы? (кыш)

- Кыш фасылы ничә айдан тора?

- Хәзер нинди ай? (февраль)

- Бер елда ничә ай? Әйдәгез, кем санап күрсәтә? (январь, февраль, март, апрель, май, июнь, июль, август, сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь)

- Бик  дөрес.

- Бер атнада ничә көн? (7 көн)

- Шуныӊ ничәсе эш көне? (5 көн)

- Ял көне ничә көн? (2 көн)

- Кем снап күрсәтә.

- Буген атнаныӊ ничәнче көне?

- Эйе балалар кышныӊ соӊгы ае февраль, бүген атнаныӊ икенче көне сишәмбе көн.

- Балалар, мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, игътибар белән тыӊлагыз, җавабын кем әйтер.

Канаты бар – очмый,

Аягы юк – йорми.

                                           (Балык)

- Балалар, менә без балыкныӊ тәӊкәләренә язылган саннарны тәртип буенча hәм кирегә санарга кирәк.

- Әйдәле Динара. (санап күрсәтә)

- Молодец, булдырдыӊ.

- Ә хәзер урыннарда әшлибез. θстәлегездәге биремнәрне алыгыз әле hәм дөрес иттереп чагыштырырга кирәк.

- Булдымы балалар, биремнәрне читкә алып куегыз.

_ Балалар, хәзер менә бу рәсемгә карап мәсьәлә төзергә кирәк. Мәсьәлә төзегәнче әйдәгез искә төшереп китик. Мәсьәлә ничә  өлештән тора?

- Әйе, мәсьәлә 4 өлештән тора, кем минем янга чыгып, рәсемгә карап мәсьәлә төзи. Әйдә әле Лилия рәхим ит. Болында 2 каз йөри иде, алар янына тагын 3 каз очып килде. Бу мәсьәләнеӊ шарты. Болында барлыгы ничә каз булды. Мәсьәләнеӊ соравы. 2 + 3 = 5. Бу мәсьәләнеӊ чишелеше. Болында барлыгы 5 каз булды. Бу мәсьәләнеӊ җавабы.

- Ял минуты:   Без әле бераз арыдык.

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга

Аннары артка,

Уӊга, сулга

Иӊ өсләрен сикертәбез

Кулларны биетәбез.

Бер алга сузыйк

Бер артка сузыйк.

Без күӊелле ял итәбез.

- Рәхмәт, урыннарга утырабыз. Ә хәзер әйдәгез геометрик фигурыларны санап китик әле. (квадрат, овал, түгәрәк, өчпочмак, турыпочмаклык)

- Без сезнеӊ белән нинди геометрик формалар беләбез. (цилиндр, куб, шар, конус, призма, пирамида)

- Әйдә Батыр цилиндр турында сөйлә.

- Рәхим ит Саша конус турында сөйләргә.

- Розалина, призма кая монда, нәрсәләрдән тора ул.

- Самат, пирамида турында сөйләргә чыга.

- Рияз рәхим ит, кая монда куб?

- Сөләйман шарны күрсәт әле hәм сөйлә.

- Булдырабыз. Ә хәзер бер бала тактада, калганнар урыннарда эшли.

Безгә 8 саны белән өй бирелгән. 8 саны килеп чыксын өчен hәр каттагы саннарныӊ күршеләрен табырга кирәк. Балалар,  өстәлләрегездә hәр берегезгә өй ясалган hәр каттагы санныӊ күршесен табып тутырыгыз. Мин аларны соӊыннан җыеп тикшерермен.

- Рәхим ит, Ләйсән тактада эшләргә.

1

2

3

4

5

6

7

- Балалар,  без сезнеӊ белән пространствода ориентлашуга күнегүләр эшләп алыйк әле. Алдыгыздагы дәфтәр битләрегезне әйләндерегез hәм анда нокта билгеләнгән, шул ноктадан 4 шакмак уӊга, 6 шакмак өскә, 4 шакмак уӊга, 6 шакмак аска төшәбез. Нинди фигура килеп чыкты? Әйе, турыпочмаклык.

- Хәзер шул дәфтәр битенеӊ өске сул почмагына җиләк, аска уӊ почмагына квадрат, өске уӊ почмагына түгәрәк, аска сул почмакка гөмбә куегыз.

- Булдырдыгыз, молодцы балалар.

- Балалар, без бүгенге шөгыльдә нәрсәләр эшләдек?

- Балалар, сез бүген Алсуга бик ошагансыз, математиканы бик яхшы беләләр икән ди hәм ул шөгыльдә бик тырышып катнашучыларга йолдызлар алып килгән. Аӊа бигрәк тә Самат, Розалина, Рияз, Лилиянеӊ җаваплары ошаган.

Скачать:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Без шаяннар һәм тапкырлар» (мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән интеллектуаль уен конспекты).

Максат:  - сан  составы турында белемнәрне ныгыту;                    - бала...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән грамотага өйрәтү шөгыленең йомгаклау конспекты

Балаларда [к] һәм [къ] авазларын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләрен бирү: [к] авазын аерым килеш һәм сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәтү.   Фонематик ишетүне үст...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән "Күңелле сәяхәт" исемле шөгыль конспекты

Шөгыль конспекты әктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен төзелгән. Ел ахырында кабатлау өчен кулланып була....

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Яшелчәләр җыябыз”

Зурлар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Яшелчәләр җыябыз&rdquo...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Куяннан хат”

Мәктәпкә әзерлек төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Куяннан  хат&rdquo...

Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Уенчыклар”

Уртанчылар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Уенчыклар&rdquo...