Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Куяннан хат”
план-конспект занятия

Курбанова Рузиля Хабутдиновна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

йомгаклау шөгыленең конспекты

“Куяннан  хат”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyannan_hat-mktpk_zerlek_torkemend_yomgaklau_shogyle.docx31.28 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль бюджет учреждениесе»                                           “11 нче гомумиүстерешле балалар бакчасы”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

йомгаклау шөгыленең конспекты

“Куяннан  хат”

 

        

                                                                                                                                                                   

                                                             Төзеде һәм үткәрде: татар теле тәрбияче

                                                                                                             Курбанова Р.Х

        

                                      Түбән Кама шәһәре, 2020 ел

Яшь төркеме

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Төп белем бирү өлкәсе

Коммуникация

Төре

Йомгаклау

Темасы

«Куяннан хат»

Интеграль белем бирү өлкәсе

Аралашу, социальләштерү, сәламатлек, иҗади сәнгать

Максат

Балаларның сөйләмен көнкүрешкә, табигатькә,җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә баету, сүз һәм сүзтезмәләрне  төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар

Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, сөйләм күнекмәләренә өйрәтү.

Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

Сөйләм әдәбе (сорау,гозер,мөрәҗәгать итү, рәхмәт әйтү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Методик алымнар һәм чаралар

Сөенеч мизгеле, сәяхәт, сүзле уеннар, үстерешле диалоглар, сорау бирү, аңлату  һәм күрсәтү,мактау, бәяләү.

Җиһазлау

Тәрбияче өчен: экран, проектор,ноутбук, күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр.

Балалар өчен: битлекләр,туп, микрофон, телефон, пиктограммалар, куян, төлке, аю, керпе уенчыклары, кишер муляжлары, киселгән магнитлы рәсемнәр, магнитлы такта.

 

Алдан эшләнгән эш

Конспект төзү, слайдлар ясау, кирәкле материаллар туплау, балалар белән өйрәнгән лексиканы, уен сүзләрен, җырны,җырлы-биюле уенны кабатлау.  

Сүзлек өстендә эш

Исәнме, хәлләр ничек? Син кем? Син нишлисең? Матур, зур, кечкенә, утыра, йоклый, сикерә, йөгерә, бии, ашый, бас, утыр, йокла, сикер, утыр,  йоклыйм, сикерәм, биим, чана шуа. 

Эшчәнлекнең  төзелеше

Оештыру өлеше

Төп өлеш

Йомгаклау өлеше

Кулланылган әдәбият

“Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү”

Зарипова З.М.һәм иҗат төркеме  ;

УМК “Татарча сөйләшәбез”проект «Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар» (6-7 яшьлек балалар өчен)

Эшчәнлекнең

барышы

1. Оештыру өлеше

Тәрбияче: Исәнмесез балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунаклар килделәр. Без бүген аларга ничек итеп татарча сөйләшкәнебезне күрсәтербез. Әйдәгез алар белән матур итеп исәнләшик, аларның хәлләрен сорыйк.

Балалар: Исәнмесез кунаклар!

Кунаклар: Исәнмесез!

Балалар: Хәлләр ничек?

Кунакар: Әйбәт, рәхмәт!

Тәрбияче: Ә хәзер кунакларга хәерле иртә телик.

Балалар: Хәерле иртә!

Кунаклар: Хәерле иртә!

Тәрбияче: Балалар, килгән кунаклар безне белмиләр. Әйдәгез аларны үзебез белән таныштырып китик. Түгәрәккә басып, бер-беребезгә туп биреп, “Син кем?” уенын уйнап алыйк.

Сүзле уен: “Син кем?”

-Мин Егор. Миңа 6 яшь. Мин матур, зур  малай. Син кем?

-Мин Риана. Миңа 6 яшь. Мин матур, зур кыз.Син кем?

2. Төп өлеш: “Сюрприз”  

Тәрбияче: Балалар, экранга карагыз әле. Бүген минем ноутбукка электрон хат килде.Ләкин мин бу хатны кемнән икәнен белмим. Хатны укып китәсем килә:

Исәнмесез, балалар! Бу хатны сезгә дустыгыз яза. Ләкин мин сезгә үземнең кем булуымны әйтмим. Минем кем икәнлегемне беләсегез килсә, мин җибәргән биремнәрне эшләгез. Биремнәр гади түгел. Биремнәрне эшләгән саен, татар теле бүлмәсендә яшерелгән берәр киселгән рәсемне алып, магнитлы тактага ябыштырыгыз. Рәсемне җыйгач, мин сезгә күчтәнәчләр белән кунакка килермен. Уңышлар сезгә.

Хөрмәт белән сезнең дустыгыз!

 

1 бирем (бирем экранга чыга) : Үстерешле диалог “Телефоннан сөйләшү”

Тәрбияче : Сез бер-берегез белән үзара телефоннан сөйләшергә тиеш (балалар парлашып басып, телефоннан сөйләшәләр)

Никита:Исәнме  Аня!

Аня:Исәнме Никита!

Никита: Хәерле иртә!

Аня:Хәерле иртә!

Никита:Хәлләр ничек?

Аня:Яхшы, әйбәт, рәхмәт. Хәлләр ничек?

Никита: Яхшы, әйбәт, рәхмәт.

Аня:Никита, син нишлисең?

Никита:Мин ботка ашыйм.Син нишлисең?

Аня:Мин уйныйм.

Никита:Сау бул, Аня!

Аня:Сау бул,Никита!

Тәрбияче: Без бу биремне үти алдык.Рәсемнең бер кечкенә, сары өстәл астында (балалар рәсемнең бер өлешен табып, магнитлы тактага куялар)

2 бирем: Сүзле уен: “Рәсем турында сөйлә”

Тәрбияче: Дустыбыз безгә рәсемнәр җибәргән. Сез бу рәсемгә карап сорауларга җавап бирергә тиешсез.Бу нәрсә? Нинди? Нишли?

Тәрбияче: Бу биремне үти алабызмы?

Балалар: Әйе.

(Балалар экранга карап, рәсем турында сөйлиләр).

-Бу керпе. Керпе матур, кечкенә. Керпе туп уйный. Һ.б.

Тәрбияче: Бу биремне дә үти алдык. Рәсемнең бер өлеше зур өстәлдә.(рәсемне табып, магнитлы тактага куялар)

3 бирем: Үстерешле диалог: “Корреспондент”

Тәрбияче: Без хәзер барыбыз да микрофоннар алып, килгән кунаклардан интервью алабыз. (балалар  кунаклар янына барып, интервью алалар)

− Исәнмесез! Мин корреспондент! Сез кем?

− Мин Рузилә Хабутдиновна.

-Сез кайда эшлисез?

-Мин балалар бакчасында эшлим.

-Сез кем булып эшлисез?

− Мин татар теле тәрбиячесе  булып эшлим.

-Сезнең  балалар  күпме?

-Әйе, күп.

-Малайлар, кызлар бармы?

-Әйе.

-Ничә малай?

-10малай.

-Ничә кыз?

-9 кыз.

− Рәхмәт. Сау булыгыз.

− Сау булыгыз.

Тәрбияче: Ә рәсемнең бер өлеше тартмага яшерелгән.

4 бирем: “Цирк”

Тәрбияче: 4нче биремне тыңлыйбыз. Балалар бу биремебез “Цирк” дип атала.Искә төшерик әле, циркта нинди хайваннар яши?

Дети: Бүре, төлке, аю, куян, керпе.

Тәрбияче: Кем дрессировщик була? Моның өчен без сезнең белән “Түбәтәй” җырлы-уенын уйныйбыз. Җыр беткәч, түбәтәй малай кулында калса, малайлар, әгәр дә кыз кулында калса, кызлар дрессировщик булалар.

Түп, түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Кемдә килеп тукталды.

( Куян кил монда! Куян утыр! Куян сикер! Куян йөгер! Куян җырла! Куян бие! Куян йокла! Куян бас! (төлке, аю, керпе, бүре)

Тәрбияче: Сезнең алда битлекләр. Хәзер без сезнең белән битлекләрне киеп, “Бар монда зур төлке” җырын җырларбыз.

Җыр: “Бар монда зур төлке”(төлке, аю, куян, керпе битлекләре белән)

Тәрбияче: Ничек уйлыйсыз, бу биремне үти алдыкмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: рәсемнең бер өлеше сандыкка яшерелгән.

5 бирем: “Күңелле шакмак”

Тәрбияче: Сез алдагы биремне тыңларга әзерме? Игътибар белән тыңлыйбыз. Безгә дустыбыз менә шундый зур, матур шакмак җибәргән. Шакмакны кулдан-кулга биреп, рәсемгә карап әйтегез: бу нәрсә? нишли? (балалар паласка түгәрәк ясап утыралар. Шакмакны бер-берсенә бирәләр. Рәсемгә карап, кемнең нәрсә эшләвен әйтәләр)

-Аю (төлке, куян, бүре,тычкан, үрдәк) уйный.

Тәрбияче: Рәсемнең бер өлеше шкафта.

 Тәрбияче: Балалар, безнең тагын бер бирем калды .Сез бу биремне тыңларга әзерме?

6 бирем: “Әйе, юк”

Тәрбияче: Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Әгәр дә мин сезгә дөрес әйтсәм, сез “әйе” дип җырлыйсыз. Әгәр дә дөрес әйтмәсәм, “юк” дип биисез. Аннан соң нәрсә эшләвегезне әйтәсез. (Тәрбияче сикерә торган куян рәсемен күрсәтә)

Тәрбияче: Бу куян. (балалар җырлый- “Әйе”) Куян йоклый (балалар бии “Юк”)

Тәрбияче: Сез нишлисез?

Балалар : Биибез, җырлыйбыз.

Тәрбияче: Артем, син нишлисең?

Артем: Мин җырлыйм, биим.

Тәрбияче: Рәсемнең бер өлеше кечкенә урындыкта.

(балалар магнитлы тактада рәсемне җыеп бетерәләр)

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Куян.

Тәрбияче: Балалар без биремнәрне үтәп бетердек. Кем безгә хат җибәргән?

Балалар: Куян ( ишек шакый)

Тәрбияче: Кем икән? Балалар сорыйк әле.

Балалар: Кем анда?

Куян: Мин куян.

Тәрбияче: Әйдәгез куянны чакырыйк.

Балалар: Куян, кил монда.

(Куян биеп керә)

Куян: Исәнмесез балалар! Сез мин җибәргән биремнәрне эшләдегез. Сезгә бик зур рәхмәт. Моның өчен мин сезгә күчтәнәчкә  алмалар алып килдем.

Тәрбияче: Куянкай,сиңа бик зур рәхмәт.Без дә синең килүеңә матур җыр өйрәндек, күчтәнәч әзерләдек. Балалар, әйдәгез куян турында матур җыр җырлыйк.

Җыр“Ак куян”

1.Ак куян, йомшак куян

Безгә кунакка килгән.

Койрыгы кыска гына

Колагы җиргә тигән.

2.Әйдәгез куянкайны

Кишер белән сыйлыйбыз.

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр

Сикерешеп уйныйбыз.

3.Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче: Балалар, без бүгенге шөгыльдә нәрсәләр эшләдек?Биремнәр авыр булдымы?Бигрәк тә кайсы бирем сезгә авыр тоелды? Безгә кунакка кем килде? Ул безгә нәрсәләр алып килде?Балалар рәхмәт сезгә, булдырдыгыз, саубулыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу конспекты.

                   Сертотмасның маҗаралары./Мәктәпкә әзерлек группа балалары өчен күңел ачу/       Максат:...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты Максат:      Балаларныӊ белемнәрен тикшерү, 1–10-га кадәр тәртип буенча санау hәм...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыле конспекты

Тема: Белем иленә сәяхәт.Максат: балаларда алынган белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.Бурычлар:1.10 саны кысаларында турыдан-туры һәм кире тәртиптә исәптәге күнегүләр ясау.2. Балаларны арифме...

Зурлар төркемендә ПДД шөгыленә конспект

Конспект по ПДД в старшей группе...

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Яшелчәләр җыябыз”

Зурлар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Яшелчәләр җыябыз&rdquo...

Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Уенчыклар”

Уртанчылар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Уенчыклар&rdquo...