Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу конспекты.
материал (подготовительная группа) на тему

Султанова Альфия Нурумовна

                     Сертотмасның маҗаралары.

/Мәктәпкә әзерлек группа балалары өчен күңел ачу/

       Максат:

        Балаларда күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф булдыру.

Матур сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү. Авыр чакта бер - береңә ярдәм итү теләге уяту.Балаларның иҗади сәләтләрен, рольләрне башкару осталыкларын үстерү.

 Балаларның юл  билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен камилләштерү.

Катнашалар:

Хуҗа,

Актырнак,

Әтәч,

Сертотмас Үрдәк,

Песи,

Керпе,

керпе баласы,

 куяннар,

Аю-Алапай,

 Төлке.

                            Беренче күренеш.

Зал агачлар, чәчәкләр белән бизәлгән. Йорт куела.

Үрдәк:Сертотмас диләр мине, бытбылдык диләр мине.

           Ә мин барлык серләремне дусларга гына сөйлим.

          Хуҗам белән Актырнак, кичә ауга киттеләр.

         Йортны, безне, хуҗалыкны,саксыз калдырып киттеләр.

(Әтәч белән Песи Үрдәк янына киләләр.)

Әтәч: Кикрикүк! Кикрикүк! Дусларым, йортыбызның хуҗасы юк,    Хуҗабызны һәм Актырнакны эзләргә кемне җибәрәбез?

Сертотмас: Дөрес, дөрес, ә кемне җибәрәбез?

Әтәч: Син батыр да, йөзә дә, оча да беләсең.Әйдә син эзләп кайт.

Сертотмас:Авыр эш инде бу, ярый инде барырмын.

Песи: Тик серне сакла һәм юлларда сак бул. Хәерле юл сиңа, Сертотмас..!

(күңелле көйгә Сертотмас юлдан бара.Керпене күреп ала.)

Керпе: Ай-ай-ай, Керпекәем, нәнием син кайда? (баласын эзли)

Керпе баласы “чокырдан кычкыра” Әнием, мин монда, чокырда.(керпе чокыр тирәли йөгереп йөри) Ничек кенә булышыйм инде, мин сиңа?(керпе елый)

Сертотмас: Нәрсә булды, Керпекәем?(керпе куркып агач артына кача)

Дускаем, нигә мине күргәч качасың?

Беркемгә тими торган

Мин, юаш үрдәк.

Бары синнән сорый торган,

Сүзем бар әзрәк.

Керпе: Үрдәккәем, эшләр харап, балакаем төшкән чокырга.

Сертотмас: Әй. Керпе дус, бу билгене әллә сез белмисезме?

                      Юлда ремонт барганын әллә сез күрмисезме?

Я елама, табарбыз җаен. Менә бу тактага басып чык син, әйдә курыкма.

 (Керпе баласы тактага басып чокырдан чыга)

Керпе белән керпе баласы: Рәхмәт, Үрдәк, дустым зур бәладән коткардың.Хәзер юллардагы билгеләргә гел карап йөрербез.Үзең ни йомыш белән безнең якларда?

Сертотмас:Хуҗам белән Актырнак ауга киттеләр, шуларны эзлим, күрмәдәгезме?

Керпе: Күрдем алар әнә теге якка киттеләр.

Сертотмас: Рәхмәт, шул якка барып карыйм әле.(агач артына китә, керпеләр икенче агач артына китәләр.)

(Куяннар биюе) 

1 енче куян: Йомшаккай, әйдә машиналарның тигез юлында туплы уйныйбызмы?

2 нче куян: Әйдә, мин туплы уйнарга яратам.(куяннар туп тибеп уйныйлар.Машина тавышы ишетелә, куяннар куркып юл читенә посалар)

Сертотмас: Сез, куяннар, йомшаккайлар, Юл билгеләрен белмисезме? Бу юлда уйнау түгел, җәяүлеләргә  дә йөрү тыела.

Куяннар: Каян белеп бетерәсең ул билгеләрне?

Сертотмас: Хәзер сез зурлар, юлда йөри белергә, юл кагыйдәләрен дөрес үтәргә тиешсез.

Куяннар: Юл кагыйдәләрен үтәргә сүз бирәбез. Ә үзең ни йомыш белән йөрисең?

Сертотмас: Хуҗам белән Актырнак ауга киттеләр, шуларны эзлим, күрмәдәгезме?

Куяннар: Күрдек, күрдек.Эт тавышы әнә теге якта ишетелде.

Сертотмас: Рәхмәт, шул якка барып карыйм әле.(агач артына китә).

(аю тәпиен тотып елап утыра)у-у-у тәпием авырта...

Сертотмас әкрен генә килә . Нәрсә булды, Алапай?

Аю: Әнием күргәнче машина артына тотынып барган идем, кулым ычкынып китте дә егылып тәпиемне авырттырдым.(елый)

Сертотмас: транспорт артына тагылып барырга ярамый, аңладыңмы? Әйдә ярдәм итәм.Бака яфрагын бәйләп куйсам. Хәзер авыртуы бетәр.

Аю: Рәхмәт, әниемне тыңлармын. Юлларда тәртип бозмам. Ә үзең ничек бу якларга килеп чыктың?

Сертотмас: Хуҗам белән Актырнак ауга киттеләр, шуларны эзлим, күрмәдеңме?

Аю: Әнә теге якта мылтык тавышы ишетелде.

Сертотмас: Рәхмәт.(аю үз юлы белән китә)

                - Хуҗам, Актырнак, сез кайда? Юк, булмас ахры табып. Кайтыйм кире очып.(агач артына китә)

Төлке: (түгәрәктә биеп йөри) Хуҗа белән Актырнакны урманга киткәннәр, дип ишеткән идем.Хуҗаның йортына барып кайтыйм әле. Монда ниндидер сызыклар куелган, юк-юк мин урап йөрмим инде, бик ашыгам, турыга гына кистереп чыгам.(сыбызгы тавышы)

Ай-яй-яй, нинди ачы тавыш бу? (кирегә йөгерә)

Сертотмас: И, Хәйләбай, юлда йөргәндә хәйләкәрлек түгел, ә игътибарлы булу кирәк. Җәяүлеләр бары тик сырлы юлдан, зебрадан чыгарга тиешләр.Аңладыңмы?

Төлке: Аңладым, юлны тиешле урыннан гына чыгармын.(төлке үз юлы белән китә)

Сертотмас ( икенче агач артына китә).

Керпе йорт янына килә.Актырнак өрә башлый.

Хуҗа: Нәрсә булды? Кем йөри анда?

Керпе: Киемем энәле булса да, үрдәкнең серен алсам да, мин начарлык эшләмәм. Минем кызымны Сертотмас бәладан коткарды. Сезгә күчтәнәчкә алмалар алып килдек.

Хуҗа: Рәхмәт күчтәнәчләрегез өчен.

Куяннар керәләр: Сертотмас батыр да, тапкыр да, ул безгә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтте. Без күчтәнәчкә кишерләр плып килдек.

Хуҗа: Рәхмәт, куянкайлар

Аю: Ярый әле Сертотмас килеп чыкты, ул минем тәпиемне дәвалады.

Балны шифалы, диләр

Балны дәвалый, диләр.

Балның тәмен белегез,

Файдасын да күрегез.

Авыр чакта ярдәм иткән,

Дусның кадерен белегез.

Төлке: Дусларым, юлда йөргәндә акыл да кирәк икән, Сертотмас өйрәтте.

Сертотмас башын иеп кайта, аны урман җәнлекләре уратып алалар.

(бергә) Рәхмәт сиңа, Сертотмас!

Сертотмас: Барыбыз да исән-имин, әйдәгез күңел ачып биеп алабыз.

Солтанова Әлфия Нурым кызы- югары квалификацион тәрбияче.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sertotmasnyn_mazharalary.docx18.82 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Бәби карау" шөгеленә план конспект.

Балаларга татар халкының гореф гадәтләрен өйрәтү.                              ...

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  грамотага әзерлек буенча переспектив план...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыле конспекты

Тема: Белем иленә сәяхәт.Максат: балаларда алынган белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.Бурычлар:1.10 саны кысаларында турыдан-туры һәм кире тәртиптә исәптәге күнегүләр ясау.2. Балаларны арифме...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Куяннан хат”

Мәктәпкә әзерлек төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Куяннан  хат&rdquo...