Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты
план-конспект занятия по логопедии (подготовительная группа) на тему

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:

- ел  фасыллары турында белем;

- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;

- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;

- сүрәтләү хикәясе төзү;

- алдан өйрәнгән хикәянең эчтәлеген сөйләү;

- рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләү;

- җөмләгә схема төзү, анализ;

- иҗек – аваз анализы ясау;

Ярдәмчеллек, дуслык хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belmmesh_bezd_kunakta.docx19.06 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесы

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

“Белмәмеш бездә кунакта”

темасына йомгаклау шөгыленең

план- конспекты

                                                                   

                                                                       Төзеде:

                                                                       I квалификацион                                                                                    

                                                                       категорияле

                                                                       укытучы- логопед

                                                                       Салахутдинова Гөлнур

                                                                       Расиховна.

                                                                                                                                                       

                                                                                                                                                   

         

                                                   Түбән Кама.

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:

- ел  фасыллары турында белем;

- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;

- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;

- сүрәтләү хикәясе төзү;

- алдан өйрәнгән хикәянең эчтәлеген сөйләү;

- рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләү;

- җөмләгә схема төзү, анализ;

- иҗек – аваз анализы ясау;

Ярдәмчеллек, дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: ел фасылларына рәсемнәр, “Дүртенчесе артык”  уены, һәр балага  2  рәсем,  җөмлә схемасы, кассалар, авазлар- фишкалар, такта, яшелчә, җиләк – җимеш рәсемнәре, хикәя төзеп сөйләү  өчен схема, “Кыш көне рәхәт” рәсеме.

Методик алымнар: күргәзмә һәм таратма материаллар куллану, уен,  сорау- җавап, индивидуаль  якын  килү.

Шөгыль барышы:

        - Балалар керәбез һәм  кунакларга  карап  хәерле иртә телибез, аннан бер - беребезгә хәерле иртә телибез.

      - Ә хәзер шөгылебезне башлыйбыз. Һәр бала хезмәт турында бер мәкаль әйтә һәм урынына утыра.

Ишек шакыйлар. Спорт киемнәреннән чаңгы тоткан Белмәмеш килеп керә.

- Исәнмесез.

- Исәнмесез, Белмәмеш, чаңгы күтәреп  нәрсә эшләп йөрисең ?

- Менә балаларны урамга чаңгы шуарга чакырырга килдем әле.

- Балалар, Белмәмеш хаклымы? Хәзер чаңгыда шуып буламы? Ни өчен?

- Әйдәгез, яз турында Белмәмешкә сөйләп бирик әле. Ә  син Белмәмеш, рәхим ит, утырып тор. Безнең балаларны игътибар белән тыңла.

(балалар яз рәсеме буеча хикәя төзеп сөйлиләр)

Белмәмеш:

- Хәзер аңладым инде ни өчен хәзер чаңгыда шуып булмаганын. Ә чаңгыда кайчан шуарга була соң?

- Балаларны тыңлап карыйк, бу сорауга ничек җавап бирерләр икән. Чаңгыда кайчан шуып булуын үзең дә аңларсың.

- Хәзер, балалар, бергәләп “ Дүртенчесе  артык” уенын уйныбыз (уен).

- Сезнең каршыгызда  2-шәр рәсем бар. Шушы рәсемнәр буенча җөмлә уйлыйсыз һәм җөмләгә схема төзисез. ( балалар җөмлә уйлыйлар,  өстәлләр артында  җөмләгә схема төзиләр һәм анализ ясыйлар)

Кошлар сайравы ишетелә.

- Чү, бу нинди тавыш? Кошлар кайчан шулай сайрый?

- Җәй көне.

- Димәк инде җәй җиткән. Әйдәгез, рәсем буенча җәй турында хикәя төзеп сөйлибез. (балалар җәй турында хикәя төзеп сөйлиләр)

- Җәй турында сынамышлар әйтәбез.

- Җәй көне көннәр матур, эссе, рәхәтләнеп суда коенырга була. Әйдәгез “Елгада” уенын уйнап алабыз. (“Елгада уенын уйныйлар”)

Белмәмеш:

        -Рәхәтләнеп уйнадык, ял иттек. Әйдәгез, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табыгыз:

Бер кошка кызыгамын

Тәпие кып – кызыл аның

Атлаган  саен баш ия

Гадәте кызык аның. (күгәрчен)

Күрер күрмәс күзләре,

Челтәр бәйли үзләре,

Челтәрләре түгәрәк

Эшли алар үрмәләп. (үрмәкүч)

Белмәмеш:

      - Булдырдыгыз, бик акыллы балалар икән сез.

      - Әйе, Белмәмеш, алар бик акыллы балалар. Алар иҗек- аваз анализы да ясый беләләр. Әйдәгез ике төркемгә бүленәбез. Бу төркем  “күгәрчен” сүзенә, ә бу төркем  “үрмәкүч”  сүзенә иҗек – аваз анализы ясый. (өстәлләр артына утырып балалар  сүзләргә иҗек – аваз анализы ясыйлар һәм телдән  җавап бирәләр)

 Каурыйларда көз көйләрен уйнап,

 Агачларны сары төскә буяп,

 Куакларга җиләк- җимеш элеп,

 Агач төпләренә гөмбә тезеп.

 Урман буйлап алтын көз йөри.

- Бу шигырьдә сүз көз турында бара. Рәсемгә карап көз турында хикәя төзеп сөйлибез. (балалар рәсем буенча хикәя төзеп сөйлиләр)

- Көз көне төрле җиләк – җимешләр, яшелчәләр өлгерә. Нинди җиләк – җимешләр,  яшелчәләр өлгерүен хәзер балалар сөйләп бирер.(һәр балада берәр рәсем. Рәсемдәге  җиләк – җимеш, яшелчә турында балалар сүрәтләп сөйли һәм тактага куя баралар)

Белмәмеш:

- Көз көне көннәр салкыная дидегез, ә мин чаңгыда шуа аламмы соң?

- Ашыкма әле, Белмәмеш. Балаларны тыңлап бетер. (балалар рәсем буенча кыш турында сөйлиләр)

Белмәмеш:

- Аңладым, аңладым. Хәзер мин кайчаен чаңгы шуарга мөмкин икәнен беләм.

- Хәзер балалар кыш көне нинди уеннар уйнаулары турында сөйләрләр. (“Кыш көне рәхәт” рәсеме буенча алдан өйрәнгән хикәяне сөйләү)

Белмәмеш:

- Рәхмәт, сезгә балалар. Мин хәзер чаңгыларны майлап чормага алып куям. Сез миңа ярдәм иттегез. Һәр вакыт шулай акыллы, ярдәмчел булыгыз. Ә хәзергә хушыгыз. (китә)

- Булдырдыгыз, балалар. Белмәмешкә ярдәм иттегез. Рәхмәт. Шуның белән шөгылебез тәмам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...

Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; л...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....