Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; логик фикерләү сәләтен үстерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Зурлар төркемендә

“Тылсымлы чикләвекләр”

темасына йомгаклау шөгыленең

план- конспекты

                                                                          Әзерләде һәм үткәрде:

                                                              I квалификацион категорияле

                                                              укытучы-логопед

                                                                          Сәлахетдинова Гөлнур Расиховна.

Түбән Кама шәһәре

Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; логик фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: эчтәлекле рәсемнәр, “Дүртенчесе артык” дидактик уены, төркемнәргә бүлү өчен рәсемнәр, агач рәсеме, хат, уенчык тиен, серле капчык, яз рәсеме.

Шөгыль барышы:

-Шөгыльне башлыйбыз. Сорауларга тулы, дөрес җаваплар бирегез һәм урыннарыгызга утырыгыз.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара?

Бу шигырьдә сүз елның кайсы вакты турында бара?

- Яз ничә айдан тора? (өч)

- Язның беренче аен ата.(март)

- Язның икенче аен ата. (апрель)

- Язның өченче аен ата. (май)

- Яз билгеләрен атагыз.

(Балалар яз билгеләрен атыйлар.Ишек шакыйлар. Хат китерәләр.)

Логопед хатны укый: “Мине белем иленә тылсымчы әсирлеккә алды. Чикләвекләрдәге биремнәрне үтәсәгез, ул мине иреккә җибәрәчәк. Сезнең ярдәмгә ышанып, тиен”.

  • Хәзер беренче чикләвекне алабыз, ачабыз: “ Туп сүзен иҗеккә бүлегез”.
  • Туп сүзендә ничә иҗек бар? (бер)
  • Туп нәрсә ул? (Уенчык)
  • Сез тагын нинди уенчыклар беләсез?

(Шул рәвешле төркемнәргә бүлү күнекмәләре ныгытыла.)

  • Икенче чикләвекне ачабыз: “Нәрсә артык?”

(Балалар “Нәрсә артык?” уенын уйныйлар)

  • Өченче чикләвекне ачабыз: “Кәрия- Зәкәрия уены уйнагыз”.

(Балалар бергәләп “Кәрия- Зәкәрия” уенын уйныйлар.)

  • Дүртенче чикләвекне ачабыз: “Схемага туры китереп рәсемнәр буенча җөмләләр төзегез”.
  • Исегезгә төшерегез, җөмлә нәрсәләрдән тора?
  •  Беренче схемадагы җөмлә ничә сүздән тора? (өч) Өч сүздән тоган җөмлә төзегез.

(Балалар җөмлә төзиләр.)

  • Икенче схемадагы җөмлә ничә сүздән тора? (дүрт) Дүрт сүздән торган җөмлә төзегез.
  • (Балалар җөмлә төзиләр.)
  • Бишенче чикләвектә нәрсә бар икән?

Калын арка

Тарта да тарта,

Ул тарткан саен табыш арта.

Нәрсә ул? (Ат)

  • Ат сүзе ничә аваздан тора? (ике)
  • Беренче авазны атагыз. (а)
  • А авазы нинди аваз? (сузык)
  • Нинди фишка белән билгелибез?
  • Ат сүзендәге икенче авазны атагыз. (т)
  • Т авазы нинди аваз? (саңгырау тартык)
  • Т авазын нинди фишка белән билгелибез? (зәңгәр)

(Балалар ат сүзенә башта өстәлләрдә аннан телдән  аваз анализы ясыйлар. )

  • Соңгы чикләвекне алабыз. “Тиен имән куышлыгында әсирлектә”. (Имән агачы куышлыгыннан тиенне чыгаралар)
  • Без сезнең белән тиенне әсирлектән коткардык.

Тиен:

  • Рәхмәт сезгә балалар. Сез миңа ярдәм иттегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...

уртанчылар төркемендә кисеп ябыштыру шөгыленең план конспекты. "Түбәтәй бизәү"

Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү....

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең план – конспекты. Тема: “Йорт хайваннары”.

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең  план – конспекты.Тема: “Йорт хайваннары”....

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспекты Тема. "Һөнәрләр илендә"

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспектыТема. "Һөнәрләр илендә"Бурычлар:1.Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.2. Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.3...