2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең план – конспекты. Тема: “Йорт хайваннары”.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең  план – конспекты.
Тема: “Йорт хайваннары”.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx15.38 КБ

Предварительный просмотр:

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең  план – конспекты.

Тема: “Йорт хайваннары”.

Максат: Йорт хайваннары турында алган белемнәрен гомумиләштерү,ныгыту, йорт хайваннарына карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

Бурычлар: балаларны тәрбияче ярдәме белән  рәсемнәрнең эчтәлеген аңларга , аның турында сөйләргә, тәрбияче сөйләгәнне тыңлый белергә өйрәтү; йрот хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;

Балалрның аңга алуларын, игътибарын, диалогик сөйләменәрерн  үстерү.

Алдан эшләнгән эш: йорт хайваннары турында белемнәрен кабатлау, мультфильм карау.

Җиһазлар:йорт хайваннары рәсемнәре, аудиоязма (“Кем ничек кычкыра?”) әвәләү өчен пластилин, такталар, тастымаллар, уенчык кишер.

Сүзлек өстендә эш: колын, бозау, кәҗә бәтие, сарык бәрәне.

                                     Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: балалар, безгә кунакка апалар килгәннәр, әйдәгез исәнләшик әле. Балалар урамда нинди ел  фасылы?

Балалар: урамда яз.

Тэрбияче: кайдан белдегез яз икәнлеген, язның билгеләрен әйтеп китегез әле.

Балалар: урамда җылы, кояш нурларын сибә, кошлар җылы яклардан кайталар, кар эреп бетте.

Тәрбияче: молодцы, балалар бик дөрес эйтәсез.Кошлар да, хайваннар да,барлык төреклек ияләре дә яз җитүенә шатланалар.  Карагыз эле менә бу рәсемнәргә, нәрсәләр сурәтләнгән монда?

Балалар: Сарык – бәрән, кәҗә – бәтие, ат – колын,  сыер – бозау, эт – көчекләр, куян – балалары, песи – балалары.

Тәрбияче:  Әйе, балалар бик дөрес әйтәсез, ә хәзер бергәләп кабатлыйбыз, ат – колын, сыер – бозау, һ.б. Хәзер аудиоязма тыңлап китәбез, монда кем ничек кычкырганын тыңлап торырга һәм әйтергә кирәк кемнең тавышы икәнлеген.

Балалар: сыер тавышы, эт тавышы, һ.б.

Тәрбияче: молодцы! Эйдәгез әле үзегез дә песи, эт, кәҗә булып кычкырып күрсәтегез.

Балалар: “Му – у – у”, “Мияу”, “Их – ха – ха!”,”Мә – мә – мә”.

Тәрбияче: балалар, хәзер без сезнең белән  “Ак куянкай” дигән уен  уйнап алырбыз, барыбыз да түгәрәккә бастык, кем безнең шөгыльдә актив катнашты шуны куян итеп сайлыйбыз.(уен уйнаганнан соң урындыкларын  алып урыннарга утырабыз). Балалар сыер безне нәрсә белән сыйлый әле?

Балалар: сөт.

Тәрбияче: Дөрес әйтәсез, һәрбер йорт хайваны да кешеләргә ни дә булса файда китерә икән. Әйдәгез без дә куянга бүләккә кишер әвәлибез.

Балалар эшкә керешәләр. Авырсынган балаларга ярдәмгә килү. Балаларның эшләрен мактау.

Эшкә йомгак ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

2нче кечкенәләр төркемендәТукай бәйрәме иртәсе программасы

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү....

Конспект занятия на тему «Йорт хайваннары»

Эшчәнлек барышы.Тема: “ Йорт хайваннары “Бурычлар:Танып белү.1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;3. йорт хайваннарына кара...

2нче кечкенәләр төркемендә "Матур әдәбият белән таныштыру" шөгыленең календар - тематик планы

2нче кечкенәләр төркемендә  "Матур әдәбият белән таныштыру"  шөгыленең календар - тематик планы. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова / "Туган телдә сөйләшәбез: 3-4 яш...

Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле "Урамда яз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары яз темасы белән таныша, яңа сүзләр өйрәнә. Шөгыль барышында төрле эш формалары алына, балаларның сүз байлыгын арттыруга, вак моториканы үстерүгә зур игътибар бирелә....