II нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле “Кызыклы сәяхәткә”
план-конспект занятия по математике (младшая группа)

Фазлыева Чулпан Билусовна

Конспект ООД во II младшей группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyatte_kunakta_itog_zanyatie_dursun_-_kopiya.docx39.87 КБ

Предварительный просмотр:

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль бюджет организациясе

«92 – нче балалар бакчасы – баланы төрле яктан үстерү үзәге»

“Ладушки”

II нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле

“Кызыклы сәяхәткә”

Әзерләде: Фазлыева Ч.Б.

Түбән Кама шәһәре

Максат: әкият һәм төрле уеннар аша балаларның сөйләм теле һәм математикадан белемнәрен тикшерү,кабатлау, ныгыту.

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары:

– саннарны күреп таный белүләрен тикшерү,исеме белән кулланырга өйрәтү; геометрик фигураларны кабатлау,таякчыклар һәм шнурлар ярдәмендэ җыеп күрсәтү;йорт җиһазларын,көн-күреш әйберләрен,агачларның исемнәрен,төзелешен кабатлау,әкиятләрне һәм геройларын искә төшерү;

– балаларны төрле юллар белән биремнәр  чишәргә күнектерү;

- Балаларның уйлау – фикерләү сэлэтен, игътибарын, зирэклеген устеру;

Үстерү (ныгыту) бурычлары:

– 1 дән алып 10 га кадәр саннарны ныгыту;

–  саннарның күршеләрен күрсәтә белү;

–геометрик фигураларны танып белүләрен тикшерү, таякчыклар ярдәмендә җыю,ничә таякчык кирәклеген әйтә белү.

–яраткан әкиятләрне искә төшерү;

–балаларның интерактив тактада эшләргә күнектерү.

Тәрбияләү бурычлары:

– балалар арасында дус,тату,бер-береңә ярдәм итү мөнәсәбәтләре булдыру;

– бер-береңне тыңлап,әдәпле итеп җавап бирергә өйрәтү;

– игътибарлык, бердәмлек, хисе тәрбияләү;

  • Татар халык иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

 Белем бирү өлкәләре: танып белү, иҗтимагый-коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше, сәнгати-эстетик үсеш, физик үсеш.

Алдан эшләнгән эш: татар халык ,А.Алиш,Г.Тукай әкиятләрен уку,җырлы-биюле  “Кәрия-Зәкәрия” уенын өйрәнү .

Җиһазлау һәм күрсәтмә материал: ноутбук, презентация, 1дән 10 га кадәр саннар; таякчыклар;шнурлар, кайчы,әкиятләрдән иллюстрацияләр: (Г.Тукай “Шүрәле,Кәҗә б-н сарык”, А.Алиш “Куян кызы,Сер тотмас үрдәк”..).Г.Тукай,А.Алиш портретлары,төрле геометрик фигуралар .

Таратма материал: 1-10 саннар,таякчыклар,шнурлар,кайчы ,төрле төсле рәсемнәр

Эшчәнлек барышы:

Балалар түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: әйдәгез әле балалар бер – беребезгә хәерле иртә телик.

                     Хәерле иртә миңа,

                     Хәерле иртә сиңа.

                     Хәерле иртә сезгә,

                     Хәерле иртә безгә.

Хәерле иртә балалар!

Минем нәни дусларым.

Тиктормас кошчыкларым

Әкият сөючеләрем.

“Сөйлә”,-диючеләрем

Ягез әле килегез,тирәмә тезелегез!

Балалар тыңлагыз әле нинди тавыш ишетелә ул?

Бал.: бу-музыка яңгырый.

Тәр.: бу көй нинди? (матурмы,моңсумы ,күңеллеме?) Нинди уен коралларын ишетәсез? (металлафон,өчпочмак-триугольники).

Бал.: әкияттәге кебек.

Тәр.: балалар без  әкиятләр иленә килеп кергәнбез бит.

Тәр.: димәк әкиятне башлыйбыз.

Презинтация “Әкияттә кунакта”.

2 слайд:монда яшәгән бер бай патша.

3 слайд:аның булган Гөлчәчәк исемле патша кызы.

Тәр.: патша кызы өстенә нәрсәләр кигән: озын,зәңгәр күлмәк, карона-таҗ,кулында-кулъяулык.

4 слайд:бай узенең эшләре б-н чыгып киткән,патша кызы өйдә узе генә калган.Ул бакчага ял итәргә чыккан .Шунда бик көчле җил чыгып патша кызын очыртып алып китә.

Бал.: җил нәрсә ул? (һава торышы: көн нинди булырга мөмкин: кояшлы,болытлы,яңгырлы...)

5 слайд: аны патша улы Айбулат эзли чыккан.

6 слайд:Көн –төн бара һәм убырлы карчык өенә кереп чыга.

7 слайд:аның каршына убырлы карчык чыга.

8 слайд:убырлыга Айбулат узенең кайгысын сөйләп биргән.Убырлы карчык “биремнәремне үтәсәң”булышам дигән.

9 слайд:Патша малае убырлы карчыкның биремнәрен үтәргә киткән.

10 слайд:ИКТ уен : “Төркемнәргә дөрес итеп аер” (көн-күреш : суыткыч,тузан суырткыч,ит тарткыч,үтек  һәм йорт җиһазлары : шкаф,урындык, карават,өстәл).

11 слайд:ИКТ уен : “Бу кайсы әкияттән”(“Теремкәй”әкияте геойларын искә төшерү.)

12 слайд:серле урманга килеп кердек .Урманда нәрсәләр күп үсә? (агачлар)

13 слайд: Д/у: “Бу нинди агач?” (агачның нәрсәләре бар: кәүсәсе,ботаклары,яфраклары, чикләвеге,күркәсе,энәләре).

Әйдәгез эле урманда җырлы-биюле уенны уйнап алыйк “Кәрия-зәкәрия”.

14 слайд:урманда безне су анасы көтеп тора.

15 слайд : Балалар сез әкиятләр яратасызмы? Әкиятләр нинди сүз белән башлана,нинди сүзләр белән тәмамлана? Кемнәр яза ? Д/У “Бу кайсы әкияттән”.

Әйдәгез әле балалар безнең әкиятләрдән иллюстрацияләр бар бергәләшеп күргәзмә оештырабыз.Г.Тукай һәм А.Алиш әкиятләреннән кургәзмә.

16 слайд :Д/у “Таякчыклар”(математик биремнәр:1 . “Дөрес җый”таякчык белән геометрик фигур.ны җыю; 2. “Саннарны дөрес урнаштыр”; 3. “ Саннарның күршеләрен тап”).

17 ,18,19 слайд: Уен “Йозак”

Уен “Йозак”

(бармаклар белән хәрәкәтләр эшлибез)

Аланда бар замк (бармакларныбер-берсенәтерәпкуябыз)

Ишегендәаныңйозак (бармакларныберсеарасынаикенчесентыгабыз)

Айбулат ишекне шакый (уч төпләренбер-берсенә кагабыз)

Ачкычны бора (кушылганучларныборгалыйбыз)

Йозакнытарта (Кулларныакрынгынааерабыз)

Ишекне ача (Кулларны төшерәбез

20 слайд: замкны ачтык ,Айбулатка булыштык,патша кызын коткардык.

Тәр.: балалар сезгә ошадымы әкият илендә.Менә сезгә патша кызы Гөлчәчәк узенең бүләген җибәргән .Ләкин аны эшләп алырга кирәк. Монда матур рәсемнәр,шул рәсемнәрне кайчы б-н кисеп алырга кирәк.Хәзер кунаклар б-н саубуллашыйкта узебезнең бүләкләрне карыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы            2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыле конспекты

Тема: Белем иленә сәяхәт.Максат: балаларда алынган белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.Бурычлар:1.10 саны кысаларында турыдан-туры һәм кире тәртиптә исәптәге күнегүләр ясау.2. Балаларны арифме...

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең план – конспекты. Тема: “Йорт хайваннары”.

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең  план – конспекты.Тема: “Йорт хайваннары”....

Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле "Урамда яз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары яз темасы белән таныша, яңа сүзләр өйрәнә. Шөгыль барышында төрле эш формалары алына, балаларның сүз байлыгын арттыруга, вак моториканы үстерүгә зур игътибар бирелә....