Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле
материал (младшая группа) по теме

Мухаматгалеева Зульфия Рафхатовна

 

Балтач районы

Нөнәгәр авылы

 “Тамчы” балалар бакчасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Тема: “Кышкы урманга сәяхәт”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Уздырды:

 Мөхаммәтгалиева Зөлфия Рәфкәт кызы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Балтач, 2012

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_urmanga_syaht.docx18.51 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы

Нөнәгәр авылы

 “Тамчы” балалар бакчасы

2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Тема: “Кышкы урманга сәяхәт”

Уздырды:

 Мөхаммәтгалиева Зөлфия Рәфкәт кызы.

Балтач, 2012

Максат: - стандарт булмаган җиһазлар белән уен аша баларның хәрәкәт әшчәнлеген активлаштыру;

  1. Колоннада  бер – бер артлы йөрү һәм йөгерүне ныгыту;
  2. Тезне югары күтреп йөрү күнекмәләрен өйрәтү, дуга астыннан үрмәләп чыгу, тигезлекне саклап “эзләрдән”, “сәламәтлек сукмагыннан” йөри белүне ныгыту;
  3. Баларны бозның үзенчәлекләре белән таныштыру;
  4. Кулларның вак моторикасын үстерү.

Җиһазлау: “сәләмәтлек сукмагы”, “эзләр”, кар бөртекләре, ак кәгазь битләре, боздан ясалган мәрҗәннәр, зур һәм кечкенә чыршылар, уенчык куян, аю баласы, дугалар.

Шөгыль барышы

Тәрбияче балалар белән группа бүлмәсенә керә, игътибарларын “сәламәтлек сумагына” юнәлтә.

  1. Балалар, карагыз әле, нинди матур сукмак. Бу сукмак бик серле. Эйдәгез, бу сукмакны үтик әле. (Балар вак адым белән баралар. Урман күренеше ачыла. Чыршы агачлары: зур һәм кечкенә).
  2. Балалар, әйтегез әле бу серле сукмактан барып кайда килеп чыктык?
  3. Урманга.
  4. Эйе, без кышкы урманга килеп чыктык. Кышкы урман бик матур, кар да күп яуган, агачлар да кышкы киемнердә. Һава да бик чиста. (Сулыш күнегүләре эшләү).

Тәрбияче мәрҗәннәр таба, балаларга күрсәтә.

  1. Карагыз әле, балалар, мин нинди матур мәрҗәннәр таптым, алар төрле – төрле төстә, матур итеп ялтырыйлар. Тотып карагыз мәрҗәннәрне. Алар нинди? (суык, юеш, шома). Алар нәрсәдән ясалган? (боздан). Бу мәрҗәнне кем югалткан икэн соң? Хуҗасы кем икән? Әйдәгез, урман эченә кереп карыйк әле, бәлки хуҗасы да табылыр. Каргыз әле юлга: ничек күп кар яуган. Аякларыгыз карга бата күрмәсен (тезләрне күтәреп йөрү). Туңмас өчен йөгереп тә алыйк (бер – бер артлы йөгерү).

Тавыш ишетелә.

  1. Эйдәгез, качыйк. (балалар качалар).

Шул вакытта кар бөртекләре җиргә төшә.

  1. Тук – тук – тукран,      

Тукылдатып утырган,

Чыршыдан кар бөртекләрен    

Җиргә коеп төшергән.

Кар бөртекләре белән күнегүләр әшлиләр:

  1. “Кар бөртекләрен күрсәтү”.
  2. “Кар бөртекләрен өскә күтәрү, аска төшерү. (3-4 тапкыр).
  3. “Кар бөртекләре селкенәләр”. (4-5 тапкыр).
  4. “Кар бөртекләрен яшерү”. (3-4 тапкыр).
  5. “Кар бөртекләре җилдә әйләнәләр һәм җиргә төшәләр”.
  6. Сикерү.
  7. Сулыш күнегүе “Кар бөртекләрен очырту”.

Баларның   игътибарын “эзләргә” юнәлтү.

  1. Нинди эзләр бу, балалар? Нәрсә йөргән монда? Бу эзләр безне кайда китерер микән? (Балалар эздән барып аю өненә килеп чыгалар, ул йоклый, тавышланмаска тырышып, китәләр).
  2. Агачлар да кар астында калган. (Үрмәләп чыгалар).

Агач астында куян елап утыра.

  1. Исәнме, куян! Нигә елыйсын?

Куян: Мин мәрҗәннәремне югалттым.

Тәрбияче  куянга һәм балаларга эреп беткән мәрҗәнне күрсәтә.

  1. Елама, куян. Без сиңа бик матур мәрҗән ясарбыз.

Балалар җепкә мәрҗәннәр тезәләр.

Хәрәкәтле уен “Шаян куян”.

Аз хәрәкәтле уен “Кар йомарламнарын койма аша ату”.

“Сәләмәтлек сукмагы” буенча бакчага кайту.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

“Куянкайга ярдәм итик!” II кечкенәләр төркемендә математика шөгыле

Программа эчтәлеге: Балаларның сәләтләрен үстерү, математик терминнар: “тәбәнәк” – “биек”, “зур”, “кечкенә” – “озын” – “кыска” истә калдыру, предметларның төсләре буенча классификацияләр, геометрик фи...

Кечкенәләр төркемендә Ачык шөгыль конспекты: «Г. Тукай иҗаты белән таныштыру»

Максат:– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.– Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне укыганда яки сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.– Кечкен...

Кояшта кунакта Беренче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль

Кояшта кунактаБеренче кечкенәләр төркемендә рәсем  шөгыле...