Иҗади сәнгать. Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыле.
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа) на тему

Галина Лилия Камиловна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tavyk_hm_urdk_bbklre._konspekt.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Тавык һәм бәбкәләр.

Уртанчылар төркеме балалары белән тәрбиячеләргә әвәләү эшчәнлеге буенча күрсәтелгэн йомгаклау конспекты.

Бурычлар:

Белем бирү бурычы: түгәрәк, овал тәгәрәтү; чеметеп тартып чыгару күнекмәсен ныгыту; балаларның ел буена нәрсә өйрәнүләрен күрсәтү.

Үстерү бурычы: сөйләм телен, уйлау, фикерләү сәләтләрен, мөстәкыйльлекне үстерү;

Тәрбия бурычы: чисталык, пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлау: тавык, урдәк уенчыклары, балчык, клеенка.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. (Балалар исәнләшә.)

Ишек шакып тавык керә.

- Балалар, тавык сезгә әкият алып килгән. Мин әкиятне укырмын, сез игътибар белән тыңлагыз.

(Әкиятне уку).Әкият буенча сораулар

- Балалар, тавык нәрсә эшләгән? (Урдәк йомыркаларына утырып бәбкәләр чыгарган)

- Бәбкәләрне яратканмы тавык?(Әйе, ул аларны гел саклап йөргән)

- Аннан нәрсә булган? Тавык бәбкәләр белән кая барган? (Су буена барганнар)

- Кечкенә бәбкәләр нишләгәннәр? (Суга кереп китеп йөзә башлаганнар)

- Тавык та алар артыннан суга кергәнме? (Юк, чөнки тавык йөзә белми) 

- Үзе утырып чыгаргач, бәбкәләр аңа бик кадерле, якын булганнар.

-  Балалар, тавыкка ярдәм итәбезме? (Әйе).Без хәзер аңа балчыктан үрдәк бәбкәләре ясарбыз. Аңа ямансу булмас. Менә сезнең алдыгызда бер үрдәк бәбкәсе бар. Игътибар белән карыйк әле, ул ничә өлештән тора? ( 2 өлештән). Нинди өлешләрдән? (гәүдә һәм баш). Гәүдәне ясар өчен башта нишлибез?(балчыкны овал формасына китерәбез). Ә баш нинди формада була? (түгәрәк). Койрык белән томшыкны ничек ясыйбыз әле? (чеметеп тартып чыгарабыз).

-Дөрес, балалар. Ә хәзер, әйдәгез,бераз ял итеп алабыз. Үзебезнең ничек үскәнне күрсәтик әле. ФИЗМИНУТКА.

Без инде хәзер зурлар.

Күп эшли безнең куллар.

Без керләр дә уабыз.

Без идән дә юабыз.

Гөлләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без.

Менә шундый булган без.

  • Ял итеп алдык, үрдәк бәбкәләрен ясый башлыйк.

Башта гәүдәне, аннан баш өлешен ясарбыз.

Балаларның эше.Индивидуаль булышу.

  • Ә хәзер ясаган үрдәкләребезне карап чыгыйк әле.
  • Булдырдыгыз, балалар. Бик тырышып эшләдегез. Балалар, бүген эшчәнлектә ниләр эшләдек, нәрсә ясадык? Сезгә ошадымы? Нәрсәгә ярдәм иттек? Бу турыда өйгә кайткач кемгә сөйләрсез?

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе . Тема: "Кунак сыйлау"

Итоговое занятие для средней группы по УМК. Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе....

Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

Көзге аландаУртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыле конспекты

Тема: Белем иленә сәяхәт.Максат: балаларда алынган белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.Бурычлар:1.10 саны кысаларында турыдан-туры һәм кире тәртиптә исәптәге күнегүләр ясау.2. Балаларны арифме...

Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Уенчыклар”

Уртанчылар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Уенчыклар&rdquo...

Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле "Урамда яз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары яз темасы белән таныша, яңа сүзләр өйрәнә. Шөгыль барышында төрле эш формалары алына, балаларның сүз байлыгын арттыруга, вак моториканы үстерүгә зур игътибар бирелә....