Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Уенчыклар”
план-конспект занятия

Курбанова Рузиля Хабутдиновна

Уртанчылар төркемендә

йомгаклау шөгыленең конспекты

“Уенчыклар”

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль бюджет учреждениесе»                                           “11 нче гомумиүстерешле балалар бакчасы”

Уртанчылар төркемендә

йомгаклау шөгыленең конспекты

“Уенчыклар”

 

        

                                                                                                                                                                   

                                                             Төзеде һәм үткәрде: татар теле тәрбияче

                                                                                                             Курбанова Р.Х

        

                                      Түбән Кама шәһәре, 2018 ел  

Максат: информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар: 

1.Сүз байлыгы булдыру.

2.Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер,зиһен үстерү.

3.Татар теленә кызыксыну уяту.                              

Методик алымнар һәм чаралар: сөенеч мизгеле, дидактик уен,  сүзле уен, җырлы-биюле уен,  эчтәлекле уен, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: 

Тәрбияче өчен:  проектор, ноутбук, экран, 47 нче  аудиоязма (җырлы-биюле уен “Карусель” язмасы)

Балалар өчен: төрле зурлыктагы песи, эт, курчак, туп, машина, аю, куян уенчыклары.

Алдан эшләнгән эш: конспект төзү, слайдлар ясау, кирәкле материаллар туплау, балалар белән өйрәнгән лексиканы, уен сүзләрен, җырлы-биюле уенны кабатлау.

Сүзлек өстендә эш: исәнмесез, песи, эт, курчак, туп, машина, аю, куян , уенчыклар, әйе, юк, хәлләр ничек, бу нәрсә,нинди, нәрсә кирәк, бир, рәхмәт, саубулыгыз.

Эшчәнлекнең төзелеше: оештыру өлеше, төп өлеш, йомгаклау өлеше.

I. Оештыру өлеше

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!  

Тәрбияче:Хәлләр ничек?                                                        

Балалар:Әйбәт!

II. Төп өлеш

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, монда матур тартма бар. Бу тартма гади түгел, ә тылсымлы. Сез ничек уйлыйсыз, тартмада нәрсәләр бар?

1.Уен “Тылсымлы тартма” тәрбияче тартмадан уенчыкларны ала, балалар уенчыкларның исемнәрен әйтәләр (төрле зурлыктагы песи, эт, курчак, туп, машина, аю, куян ).

2.Дидактик  уен “Әйе, юк”(экранда)

 Балалар  экранда уенчыкны күргәч әйе яки юк дип җавап бирәләр.

Тәрбияче: Курчак?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Куян?

Балалар: Әйе.

Шул рәвештә уен башка уенчыклар белән дә дәвам итә.

Балалар  башта бергәләп  җавап бирәләр. Аннары теләгән бала үз җавабын әйтә.

3.Җырлы-биюле уен “Карусель”

Балалар түгәрәккә басалар һәм җырлап әйләнәләр. Түгәрәк уртасына уенчыклар куела (курчак, зур аю, кечкенә куян)

1) Әллә-лә , әллә-лә, карусель әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур  аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.   

2)Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.   

4.Сүзле  уен “Бу уенчык нинди?”    

Тәрбияче уенчыкларны  күрсәтеп сорый.

Тәрбияче:Аю нинди?        

Балалар: Аю зур (кечкенә, матур, әйбәт).

Шулай ук  башка  уенчыкларны  кулланып та  уен дәвам итә.

Балалар аерымлап җавап бирәләр.

5.Сюжетлы-рольле  уен “Уенчыклар кибете” (төрле зурлыктагы песи, эт, курчак, туп, машина, аю, куян уенчыклары)                                                                  

Тәрбияче: Исәнмесез!

Бала: Исәнмесез!

Тәрбияче: Хәлләр ничек?

Бала: Әйбәт.

Тәрбияче: Нәрсә кирәк?           

Бала: Аю бир.

Тәрбияче: Нинди аю?

Бала: Зур аю.

Тәрбияче: Мә, зур аю.

Бала: Рәхмәт.

Тәрбияче: Саубулыгыз!

Бала: Саубулыгыз!

Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче: Балалар, бүген без нинди тартма таптык? Анда нәрсәләр бар? Нинди уеннар уйнадык?         Курчак нинди? Аю нинди? Кибеттән нинди уенчыклар алдыгыз?(балалар җавабы)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, рәхмәт! Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе . Тема: "Кунак сыйлау"

Итоговое занятие для средней группы по УМК. Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты Максат:      Балаларныӊ белемнәрен тикшерү, 1–10-га кадәр тәртип буенча санау hәм...

Зурлар төркемендә ПДД шөгыленә конспект

Конспект по ПДД в старшей группе...

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Яшелчәләр җыябыз”

Зурлар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Яшелчәләр җыябыз&rdquo...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Куяннан хат”

Мәктәпкә әзерлек төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Куяннан  хат&rdquo...