Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар ” проекты буенча йомгаклау шөгыленең конспекты.
план-конспект занятия на тему

Султанова Нурия Хабутдиновна

Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon itogovoe_zan.po_umk_v_sred_gr.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ «МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ»

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“36НЧЫ ГОМУМИ ҮСТЕРЕШЛЕ

БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

“Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар  ” проекты буенча

йомгаклау  шөгыленең  

конспекты.

Темасы: “Казанга барабыз”.

Төзеде: татар һәм рус

телләре тәрбиячесе

Султанова Н.Х.

Түбән Кама, 2015 ел

Белем бирү өлкәсе “Аралашу”

Тема: “Казанга барабыз”

Балаларның яше: 6-7 яшь

Үткәрү урыны: “Татар теле кабинеты”

Максат. 

Бурычлар. 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтүне дәвам итү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Алдан эшләнелгән эш. Мультимедиа тактасын, күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр, пиктограммалар уенчыклар кулланып әңгәмәләр, уеннар үткәрү, аудиоязмалар тыңлау.

Индивидуаль эш. Эшчәнлек барышында  диалогта аз катнашучы аерым балаларны активлаштыру.

Актив сүзлек. Бу кем? Бу нәрсә? Син кем? Нишли? Син нишлисең? Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?

Сөйләм үрнәге.  Хәерле көн! Нәрсә кирәк? Бу нәрсә? Син нишлисең?Аю(куян, төлке, әтәч, үрдәк, тавык, бүре) ашый(эчә, йоклый, йөгерә, сикерә, утыра, китап укый, рәсем ясый, бии, җырлый).  

Җиһазлау. Мультимедиа тактасы, аудиоязмалар, ашамлык муляжлары, сюжетлы рәсемнәр, пиктограммалар, уенчык телефоннар, битлекләр(төлке, аю, куян).

Эшчәнлек барышы.

1.Уен ситуациясе “Билет сорап ал”.

Бер бала кассир ролендә.  

- Хәерле көн!

- Хәерле көн!

- Билет бир әле.

- Кая барасың?

- Казанга барам.

- Ничә билет кирәк?

- Өч билет.

- Мә,өч билет.

- Рәхмәт.

Шул үрнәктә балалар билет сорап алалар. Билетларда пиктограммалар ясалган.

 2. Сүзле уен “Нишлисең?”

Балалар бер-бер артлы сорауга җавап бирәләр.

-Син нишлисең?

-Мин рәсем ясыйм.(Китап укыйм. Ашыйм. Эчәм. Йөгерәм. Сикерәм. Утырам. Биим. Җырлыйм. Чана шуам.)

3.  Аудиоязмага кушылып җырлау.    Аудио (28 нче кисәк)

Мин барам, барам, барам,

Казанга барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Казанга барам, барам

 Автобуста барганда уен уйнарга тәкъдим итү.

4. Электрон уен  “Найди спрятанное предложение”.

Пиктограммалар ярдәмендә җөмләләр төзү.

-Әби урындыкта утыра.

-Төлке бии.

-Бүре йөгерә.

-Тычкан хоккей уйный.

-Малай кафега бара.һ.б.

5.  Кафега туктау.

 Сюжетлы уен “Кафеда”.

-Исәнмесез!

-Исәнмесез!

-Сиңа нәрсә кирәк?

- Аш (ботка, ипи, бәрәңге, сөт, сок, чәй, су, чәк – чәк, өчпочмак) кирәк (бир әле).

-Мә аш (ботка, ипи, бәрәңге, сөт, сок, чәй, су, чәк – чәк, өчпочмак), аша (эч).

- Рәхмәт.

- Даша,  нишлисең?

- Мин аш (ботка, ипи, бәрәңге, сөт, сок, чәй, су, чәк – чәк, өчпочмак) ашыйм (эчәм).

- Аш нинди?

- Аш тәмле. Бик тәмле. Мин аш яратам.

6. Телефоннан сөйләшү.

-Хәерле көн, Саша!

-Хәерле көн, Никита!

-Хәлләр ничек?

-Әйбәт. Рәхмәт.

-Саша, син нишлисең?

-Мин ботка ашыйм. Син нишлисең?

-Мин рәсем ясыйм.

-Сау бул, Саша.

-Сау бул, Никита.

7.Сүзле уен “Кая барасың?”.

-Кая барасың?

-Мин циркка барам. Син кая барасың?

-Мин кафега барам.

8. “Циркта” уены.

Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәләр төзү. ( Нәрсә? Нинди? Нишли?)

9. Җырлы-биюле уен “Әйдәгез. биибез”

   

Аудио (23 нче кисәк)

1)Бар монда зур төлке.

Зур төлке, матур төлке. (2 тапкыр)

Төлке, төлке кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

2)Бар монда зур аю,

Зур аю, матур аю. (2 тапкыр)

Аю, аю кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

3)Бар кечкенә куян,

Кечкенә, матур куян. (2 тапкыр)

Куян, куян кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР - МӘКТӘПКӘ ИЛТӘ ЮЛЛАР" проекты (6-7 яшь)

МАКСАТ:Балаларныңкөнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькәкагылышлысүзләрисәбенәсөйләмнәренбаету, сүзһәмсүзтезмәләрнетөрлеситуацияләрдәкулланышкакертү. БУРЫЧЛАР:1. Сөйләмнеаралашучарасыбулараккамилләште...

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга йомгаклау эшчәнлеге

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак  файдалана белү күнекмәләрен күрсәтү.2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.3...

"Татарча сөйләшәбез" укыту методик комплектының "Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар" проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге конспекты

Конспект образовательной деятельности по УМК "Говорим по-татарски" в подготовительной к школе группе "Мы в цирке"....