"Татарча сөйләшәбез" укыту методик комплектының "Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар" проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге конспекты
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Усманова Амина Набиулловна

Конспект образовательной деятельности по УМК "Говорим по-татарски" в подготовительной к школе группе "Мы в цирке".

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_bez_tsirkta.docx26.64 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарча сөйләшәбез» укыту методик комплектының

«Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар» проекты буенча

рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге конспекты

Тема «Без циркта»

Максат: «Татарча сөйләшәбез» укыту-методик комплектының «Без инде зурлар, мәктәпкә илтә юллар» проекты кысаларында балаларның сөйләмен баету, татарча аралашу теләге тудыру.

Тәрбия бурычы: Балаларда тыңлау, ишетү сыйфатлары; үз-үзләренә ышаныч тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларның мөстәкыйль фикер йөртү, иҗади эшчәнлек сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: Яңа сүз белән таныштыру. Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру. Җөмлә төзегәндә сүзләрне мәгънәсе буенча дөрес куллана белүләренә ирешү.

Методик алымнар һәм чаралар: слайдлар күрсәтү, үстерешле диалог, ситуатив күнегү, җырлы-хәрәкәтле уен, мөстәкыйль эш, анимацион сюжет, сюрприз моменты, үзеңә бәя бирү.

Җиһазлау: проекцион техника һәм экран; касса, билетлар; аудиоязма (58 нче кисәк); сюжетлы рәсемнәр (Керпе туп уйный. Керпе йоклый. Керпе алма ашый.); анимацион сюжет; битлекләр (аю, төлке, куян, керпе, эт, песи, тычкан); пиктограммалар (аю, төлке, куян, керпе, эт, песи, тычкан, утыра, ашый, эчә, уйный, йоклый, сикерә, йөгерә).

Сүзлек өстендә эш: проект буенча өйрәнгән сүзләрне, сорауларны (кая барасың?, нишлисең?), җөмләләрне, диалогларны кабатлау; керпе сүзен кертү.

Алдан үткәрелгән эш: анимацион сюжетны һәм аудиоязманы сайлау; презентация ясау; пиктограммалар белән таныштыру, пиктограммалар ярдәмендә җөмләләр төзү өстендә эш; ситуатив күнегүләр чишү; билетлар ясау; табышмаклар уйлап чыгару; күрсәтмә рәсемнәрне, битлекләрне әзерләп кую.

Эшчәнлек төзелеше: 

1. Психологик көйләү, оештыру моменты, сәламләү.

2. Уен ситуациясе: «Билет бир әле».

3. Аудиоязмага кушылып җырлау («Татарча сөйләшәбез» УМКсы «Без инде зурлар, мәктәпкә илтә юллар» проекты, 29 нчы кисәк).

4. Уен ситуациясе “Табышмакларга җавап тап”.

5. Сүзле уен: “Кайтаваз” – “Эхо”.

6. Сүзле уен: “Дөрес әйт”.

7. Анимацион сюжеттан өзек карау (“Цирк”). 

8. Анимацион сюжетның эчтәлеге буенча ситуатив күнегүләр.

9. “Командир” уены.

10. Пиктограммалар белән эшләү.

11. Керпе турында табышмак төзү.

12. Сюрприз моменты.

13. Йомгаклау. Үзеңә бәя бирү.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Хәлләр ничек?

Ребята, у меня для вас есть радостная новость! Хозяин цирка приглашает нас на представление. В цирке зверей появился новый артист! Интересно, кто это? А вы тоже хотите узнать, кто он?  Значит, мы идем в цирк! А чтобы попасть туда, что нужно? Нәрсә кирәк? Билеты мы купим в кассе. А кассира выберем с помощью считалки.

Санамыш әйтәләр.

Тәрбияче. Ребята, как вы попросите билет?

..., как ты скажешь, что ты идешь в цирк?

 Тәрбияче: Я предлагаю так: пусть один из вас попросит у кассира билеты для всех мальчиков, а другой - для всех девочек. Вы согласны?

..., ничә билет кирәк? Сана!

Уен ситуациясе: «Билет бир әле».

Ике бала кассада билет «сатып»  ала.

Тәрбияче: Киттек циркка! Чтобы было веселее идти, споем песню. (“Мин Казанга барам” мотивына түгәрәк ясап, циркка җырлый-җырлый “барабыз”).

Аудиоязма (58 нче кисәк)

Мин барам, барам, барам.

Мин циркка барам, барам.

Әйе шул, әйе шул.

Мин циркка барам, барам.

Тәрбияче. Вот мы и пришли. Это - цирк. Цирк зверей (Экранда цирк рәсеме). Чтобы узнать какие зверята-артисты здесь выступают, отгадаем про них загадки.

Уен ситуациясе: “Табышмакларга җавап тап”

Уен сюжетлы рәсемнәргә таянып үткәрелә.

- Зур, матур. Ипи, ботка ашый. Әйбәт йөгерә. Бу нәрсә? (эт)

- Кечкенә, чиста, әйбәт. Сөт эчә. Уйный. Бу нәрсә? (песи)

- Зур, матур. Бал ярата. Йоклый, йоклый. Бу нәрсә? (аю)

- Кечкенә, матур. Кишер ашый. Әйбәт сикерә. Бу нәрсә? (куян)

- Кызыл-сары; зур, матур! Утыра. Йөгерә. Бу нәрсә? (төлке)

- Кечкенә, матур. Йөгерә; сыр, ипи ярата. Бу нәрсә? (тычкан)

- Колобок – не сказочный, колобок – загадочный. Очень он похож на елку, только черные иголки (ежик).

Тәрбияче: Вот теперь мы узнали, кто он - новый артист цирка. Бу – керпе. Бу – керпе. Керпе. Ребята, на каком языке прозвучала загадка про ежика? А я вас научу придумывать загадки на татарском языке.

Керпе сүзе яңа сүз бирү алымнары кулланып өйрәтелә.

Сүзле уен: “Кайтаваз” – “Эхо”

Тәрбияче. Керпе.

Балалар. Керпе.

Тәрбияче. Кечкенә керпе.

Балалар. Кечкенә керпе.

Тәрбияче. Кара керпе.

Балалар. Кара керпе.

Тәрбияче. Керпе ашый.

Балалар. Керпе ашый.

Тәрбияче. Керпе уйный.

Балалар. Керпе уйный.

Тәрбияче. Керпе йоклый.

Балалар. Керпе йоклый.

Сүзле уен: “Дөрес әйт”

Уен сюжетлы рәсемнәргә таянып үткәрелә.

Тәрбияче. ..., бу төлке?

Бала. Юк, бу керпе.

Тәрбияче. ..., керпе кара?

Бала. Әйе, керпе кара.

Тәрбияче. ..., керпе кишер ашый?

Бала. Юк, керпе алма ашый.

Тәрбияче. ..., керпе туп уйный?

Бала. Әйе, керпе туп уйный.

Тәрбияче. ..., керпе йоклый?

Бала. Әйе, керпе йоклый.

Тәрбияче. Ребята, а сейчас присаживайтесь перед экраном поудобнее. Только один день, только для вас – цирк зверей! Представление начинается! 

Анимацион сюжеттан өзек карау (“Цирк”).

Тәрбияче. Кто выступил перед вами? Аю нишли? Как о себе говорит медведь, что он играет в мяч? Төлке нишли? Как о себе говорит лиса, что она прыгает?

Тәрбияче. Как ловко у них получается! И кто их этому научил? (Дрессировщик). А что делает дрессировщик? (Дает команды). Мы с вами тоже любим играть в игру «Командир». Давайте поиграем!

Кызлар үзләренә битлекләр сайлап алалар. Малайлар – командир ролендә.

“Командир” уены

Уен пиктограммаларга таянып үткәрелә.

Командир. Куян, сикер!

Куян, син нишлисең? — Мин сикерәм.

Куян нишли? — Куян сикерә.

Уен шул үрнәктә башка балалар арасында дәвам итә.

Тәрбияче. Ребята, мы сегодня узнали много интересного про зверят. Сумеете ли вы рассказать об этом своим друзьям? Давайте попробуем...

Пиктограммалар белән эшләү.

1 нче бирем: өстәлдә һәр балага икешәр пиктограмма әзерләп куелган. Алар ярдәмендә бала җөмлә төзи, җөмләне “укый”.

2 нче бирем: һәр бала үз җөмләсен мәгнәсе буенча туры килерлек сүзләр белән тулыландыра,  җөмләне әйтә.

Тәрбияче. Ребята, мы сегодня узнали про ежика. Керпе нинди? Керпе нишли? Керпе нәрсә ярата? Как думаете, получится у нас с вами придумать про ежика загадку на татарском языке?! Попробуем!

Балалар, өйрәнгән сүзләрне кулланып, керпе турында табышмак төзиләр, табышмакны әйтәләр.

Сюрприз моменты.

Тәрбияче. Ребята, вы сегодня молодцы! Какую замечательную загадку вы придумали про ежика! Рәхмәт! В знак благодарности ежик дарит вам свой портрет с автографом.

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер бакчага кайтабыз! Аудиоязма (58 нче кисәк)

Мин барам, барам, барам.

Бакчага барам, барам.

Әйе шул, әйе шул.

Бакчага барам, барам.

Тәрбияче. Ребята, где мы с вами побывали? Что нового вы сегодня узнали? Как вы оцениваете себя? Будете дома рассказывать своим родителям?

Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга йомгаклау эшчәнлеге

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак  файдалана белү күнекмәләрен күрсәтү.2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.3...