Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Султанова Нурия Хабутдиновна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”

проекты буенча эшчәнлек

конспекты.

 

Темасы: “Күңелле сәяхәт”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_zanyatiya_po_umk_veseloe_puteshestvie.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ «МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ»

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“36НЧЫ ГОМУМИ ҮСТЕРЕШЛЕ

БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”

проекты буенча эшчәнлек

конспекты.

Темасы: “Күңелле сәяхәт”.

Төзеде: татар һәм рус

телләре тәрбиячесе

Султанова Н.Х.

Түбән Кама, 2013 ел

Белем бирү өлкәсе “Аралашу”

Тема: “Күңелле сәяхәт”

Балаларның яше: 6-7 яшь

Үткәрү урыны: “Татар теле кабинеты”

Максат. Балаларның сөйләмен көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, сөйләм күнекмәләренә өйрәтү.

 Мөстакыйль фикер йөртергә, сорау һәм җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну уяту.

Сөйләм әдәбе (сорау, мөрәҗәгать итү, рәхмәт әйтү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Алдан эшләнелгән эш. Мультимедиа тактасын, күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр, уенчыклар кулланып әңгәмәләр, уеннар үткәрү, аудиоязмалар тыңлау.

Индивидуаль эш. Эшчәнлек барышында Володяны, Никитаны активлаштыру.

Актив сүзлек. Рәсем ясыйм.

Сөйләм үрнәге. Нишлисең? Рәсем ясыйм – туп (машина, курчак, алма) ясыйм.

Җиһазлау. Мультимедиа тактасы, аудиоязмалар,конвертта хат, уенчык компьютер, эш хәрәкәтләре сүрәтләнгән күрсәтмә рәсемнәр (аю чана шуа, бүре йөгерә, куян сикерә, керпе йоклый, песи сөт эчә, тычкан ипи ашый, төлке бии, әтәч җырлый), балалар санынча пиктограммалар, яшелчә һәм ашамлык муляжлары, уечыклар, уенчык телефоннар, рәсем ясау өчен балалар санынча альбом кәгазьләре, төсле карандашлар.

Эшчәнлек барышы.

  1. Сүзле уен “Хәерле көн”

  • Исәнмесез, балалар!
  • Исәнмесез!
  • Давайте пожелаем друг другу доброго дня.
  • Хәерле көн, Серёжа!
  • Хәерле көн, Алёна!
  • Хәерле көн, Никита!

Балалар шул тәртиптә барысы да бер берсенә хәерле көн телиләр.

  1. Уен ситуациясе “Нәрсә? Нишли?”

  • Мы сейчас будем готовиться к путешествию в волшебную страну, где говорят только на татарском языке. Мы с собой возьмем того, кто сможет ответить на вопросы. Будьте внимательны!

Мультимедиа тактасында хәрәтне белдергән рәсемнәр күрсәтү.

  • Денис, бу нәрсә?
  • Бу – куян (төлке, керпе, бүре, әтәч, тавык, үрдәк, песи, эт, аю).
  • Куян нишли?
  • Куян сикерә (ашый, утыра, йөгерә, йоклый, китап укый, чана шуа, бии, җырлый)

          Һәр бала шул тәртиптә рәсем буенча әйтеп чыга.

  1. Уен ситуациясе “Тылсымлы хат”

  • Ребята, перед нами лес. Смотрите лесной компьютер, а в компьютере электронное письмо. Это письмо от волшебника. В нём написано,что волшебник рисует – рәсем ясый. Послушайте и повторите за ним. И если мы выполним задание, сможем идти дальше.

          Тәрбияче  компьютерны “кабыза”. (Аудиоязма, 56 пункт, 51 кисәк)

  • Рәсем ясыйм. Алма ясыйм.
  • Рәсем ясыйм. Туп ясыйм.
  • Рәсем ясыйм. Шар ясыйм.
  • Рәсем ясыйм. Китап ясыйм.

          Паузаларда балалар җөмләләрне   кабатлыйлар.

  1. Сүзле уен. “Мин рәсем ясыйм”

Тәрбияче һавада алма рәсеме “ясап күрсәтә”. Балалар аудионы тыңлыйлар һәм анда әйтелгән предметның рәсемен куллары белән һавада “ясап күрсәтәләр! Рәсем турында җөмлә төзиләр һәм кабатлыйлар.

Аудиоязма, 57 пункт, 52 кисәк.

Мияу сөйли: Ребята, я тоже люблю рисовать. Я рисую яблоко. – Мин алма ясыйм.

  • Мин рәсем ясыйм. Мин алма ясыйм.
  • Мин рәсем ясыйм. Мин шар ясыйм.
  • Мин рәсем ясыйм. Мин китап ясыйм.

         

          Балалар рәсемне “ясыйлар”, җөмләләрне кабатлыйлар.

  1. Уен ситуциясе. “ Нишлисең?”

Балаларга пиктограммалар таратыла. Һәр бала үзенә бирелгән пиктограмманы укып күрсәтә.

  • Ксюша, син нишлисең?
  • Мин йөгерәм.
  • Егор, син нишлисең?
  • Мин ботка ашыйм.
  • Нина, син нишлисең?
  • Мин рәсем ясыйм.

  1. Ситуатив күнегү. “Кафега барабыз”

-    Ребята, мы можем продолжить путь. Но перед дорогой нам надо подкрепиться. Давайте пойдём в кафе. Денис, ты идешь в кафе. Как ты скажешь  об этом?

-    Мин кафега барам.

-    Никита тоже идёт в кафе. Как ты спросишь куда он идёт?

-    Никита син кая барасың?

-    Мин кафега барам. Егор син кая барасың?

-    Мин кафега барам. Диана, син кая барасың?

Шул үрнәктә балалар бер-берсеннән сорап чыгалар.

  1. Үстерешле диалог. “Телефоннан сөйләшү”

  • Ребята, слушайте как  Женя угощается в кафе. Из кафе Женя звонит Вере.
  • Исәнме, Вера!
  • Исәнме, Женя!
  • Вера, хәлләр ничек?
  • Әйбәт. Рәхмәт.
  • Женя, хәлләр ничек?
  • Әйбәт.
  • Вера, син нишлисең?
  • Мин уйныйм. Ә син нишлисең?
  • Мин алма ашыйм.
  • Алма тәмлеме?
  • Әйе, алма тәмле.
  • Сау бул, Вера.
  • Сау бул, Женя.

  1. Уен. “Командир”

  • Ребята, чтобы в дороге вы не устали, сделаем зарядку

Тактада төрле хәрәкәтләр сурәтләнгән пиктограммалар урнаштырыла. Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Бер бала, схема-рәсемне күрсәтеп: “Рәсем яса!”- дип команда бирә. Балалар һавада рәсем ясыйлар. Шулай ук “Сикер”, “Йөгер”, “Йокла”, “Утыр”, “Бие”, “Җырла” командалары бирелә.

  1. Рәсем ясау.
  • Ребята, на нашем пути высокая гора, чтобы пройти гору, нужно нарисовать разные игрушки.

Балаларга альбом кәгазьләре һәм төсле карандашлар таратыла.

  • Вера, син нишлисең?
  • Мин рәсем ясыйм. Аю ясыйм.
  • Нина, син нишлисең?
  • Мин рәсем ясыйм. Туп ясыйм.
  • Никита, син нишлисең?
  • Мин рәсем ясыйм. Машина ясыйм.

Шул тәртиптә балалар бер-берсенә  сорау һәм җавап бирәләр.

  1.  Йомгаклау.
  • Ребята, мы с вами сегодня прошли половину пути, справились со всеми заданиями. Какие новые слова вы сегодня запомнили?
  • Рәсем ясыйм.
  •  Завтра мы с вами продолжим своё путешествие. Сау булыгыз, балалар!
  • Сау булыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР - МӘКТӘПКӘ ИЛТӘ ЮЛЛАР" проекты (6-7 яшь)

МАКСАТ:Балаларныңкөнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькәкагылышлысүзләрисәбенәсөйләмнәренбаету, сүзһәмсүзтезмәләрнетөрлеситуацияләрдәкулланышкакертү. БУРЫЧЛАР:1. Сөйләмнеаралашучарасыбулараккамилләште...

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга йомгаклау эшчәнлеге

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак  файдалана белү күнекмәләрен күрсәтү.2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.3...

"Татарча сөйләшәбез" укыту методик комплектының "Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар" проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге конспекты

Конспект образовательной деятельности по УМК "Говорим по-татарски" в подготовительной к школе группе "Мы в цирке"....