Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Яшелчәләр җыябыз”
план-конспект занятия

Курбанова Рузиля Хабутдиновна

Зурлар төркемендә

йомгаклау шөгыленең конспекты

“Яшелчәләр җыябыз”

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль бюджет учреждениесе»                                           “11 нче гомумиүстерешле балалар бакчасы”

Зурлар төркемендә

йомгаклау шөгыленең конспекты

“Яшелчәләр җыябыз”

 

        

                                                                                                                                                                   

                                                             Төзеде һәм үткәрде: татар теле тәрбияче

                                                                                                             Курбанова Рузилә Хабутдиновна

        

                                      Түбән Кама шәһәре, 2021 ел

Максат:информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар: 

1.Сүз байлыгы булдыру.

2.Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер,зиһен үстерү.

3.Татар теленә кызыксыну уяту.                              

Методик алымнар һәм чаралар:сөенеч мизгеле, дидактик уен, уен ситуациясе, сүзле уен, җырлы-биюле уен,  эчтәлекле уен, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: 

Тәрбияче өчен:  проектор, ноутбук, экран,  аудиоязмалар.

Балалар өчен: куян уенчыгы, “Серле янчык”, яшелчә  муляжлары, кәрзиннәр.

Алдан эшләнгән эш: конспект төзү, слайдлар ясау, кирәкле материаллар туплау, балалар белән өйрәнгән лексиканы, уен сүзләрен, җырлы-биюле уенны кабатлау.

Сүзлек өстендә эш: исәнмесез, куян, хәлләр ничек, хәерле иртә, бу нәрсә,нинди, ничә,нәрсә кирәк, рәхмәт, саубулыгыз.

Эшчәнлекнең төзелеше:оештыру өлеше, төп өлеш, йомгаклау өлеше.

I. Оештыру өлеше

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!  

Тәрбияче: Хәлләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт!

Тәрбияче: Хәерле иртә! 

Балалар: Хәерле иртә!

Тәрбияче: Бүген безгә кунакка куян килде.

Балалар: Исәнме куян! Хәлләр ничек? Хәерле иртә!

Тәрбияче: Куян “Серле янчык” алып килгән. Әйдәгез, карыйк әле, анда нәрсәләр бар?

 II. Төп өлеш

1.Дидактик уен “Серле янчык”

( Янчыкта кишер, суган, бәрәңге, кыяр, кәбестә муляжлары)

Балалар шул үрнәктә янчыктагы яшелчәләрне капшап карыйлар һәм исемнәрен әйтәләр.

2. Сүзле уен “Нәрсә, нинди, ничә?”

(экранда)

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Бала: Кәбестә.

Тәрбияче: Кәбестә нинди?

Бала: Кәбестә зур (кечкенә, тәмле).

Тәрбияче: Ничә кәбестә?

Бала: Бер кәбестә (1дән 10га кадәр).

 Уен шул рәвештә барлык яшелчәләрне кулланып дәвам итә.

3. Җырлы – биюле уен “Бар матур бакча” 

1) Бар матур бакча,

Анда кишер үсә.         

Менә шундый кишер зур, 

Менә шундый кечкенә.

Кушымта: Кишер, кишер, кил әле, (1 бала “кишер” уртага чыга, бии)

Биеп, биеп кит әле.

Әллә-лә,әллә-лә, 

Биеп, биеп кит әле.

(Шул рәвештә башка яшелчәләр турында да җырлыйлар)

4.Уен ситуациясе “Салат өчен нәрсә кирәк?”

Тәрбияче яшелчәләрне күрсәтеп сорый: Салат өчен нәрсә кирәк?

Балалар җавабы:

- Кишер кирәк.        

- Суган кирәк.

- Помидор кирәк.

- Кыяр кирәк.

- Кәбестә кирәк.

- Бәрәңге кирәк.

5. Эчтәлекле уен “Яшелчәләр кибете”

( ике бала арасында диалог)

Зарина:Исәнмесез!

Полина: Исәнмесез!

Зарина: Хәлләр ничек?

Полина: Әйбәт. Хәерле иртә!

Зарина: Хәерле иртә!

Полина: Нәрсә кирәк?

Зарина: Кыяр кирәк.

Полина: Нинди кыяр?

Зарина: Кечкенә, чиста,тәмле кыяр.

Полина: Ничә кыяр?

Зарина: Дүрт кыяр.

Полина: Мә, дүрт кыяр.

Зарина: Рәхмәт, саубулыгыз.

Полина: Саубулыгыз.

 III. Йомгаклау өлеше

Тәрбияче: Балалар, без бүгенге шөгыльдә нәрсәләр эшләдек?Биремнәр авыр булдымы?Бигрәк тә кайсы бирем сезгә авыр тоелды? Безгә кунакка нәрсә килде? Ул безгә нәрсәләр алып килде? (Балалар җавабы)

 Тәрбияче: Балалар, рәхмәт сезгә. Булдырдыгыз.!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу"

Конспект занятия в старшей группе по математике "Знкаомство с квадратом и прямоугольником"Программа эчтәлеге:Квадрат белән турыпочмакны чагыштыру.Фигураларны танырга һәм аерырабелергә  өйрәтү.Өск...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты Максат:      Балаларныӊ белемнәрен тикшерү, 1–10-га кадәр тәртип буенча санау hәм...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыле конспекты

Тема: Белем иленә сәяхәт.Максат: балаларда алынган белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.Бурычлар:1.10 саны кысаларында турыдан-туры һәм кире тәртиптә исәптәге күнегүләр ясау.2. Балаларны арифме...

Зурлар төркемендә ПДД шөгыленә конспект

Конспект по ПДД в старшей группе...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Куяннан хат”

Мәктәпкә әзерлек төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Куяннан  хат&rdquo...

Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Уенчыклар”

Уртанчылар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Уенчыклар&rdquo...