Зурлар төркемендә ПДД шөгыленә конспект
план-конспект занятия по обж (старшая группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Конспект по ПДД в старшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 11_nche_nomerly_zurlar_torkemend_pdd_shogylen_plan.docx17.77 КБ

Предварительный просмотр:

11 нче номерлы зурлар төркемендә ПДД шөгыленә план - конспект

Автор: Гатина Г.Х.

Тема: Транспорт төрләре, юл кагыйдәләре.

Максат:

  • Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;
  • "җәмәгать транспорты", “шәһәр транспорты” төшенчәсен  һәм аның төрләре белән таныштыруны дәвам итү;
  • җәмәгать транспорты тукталу урыннарын күрсәтүче билгеләр белән таныштыру;
  • балаларның уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен камилләштерү;
  • балаларда юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, транспорт йөртүче һәм ЮХИДИ инспекторы эшенә ихтирам тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш:

Яңа- җәмәгать транспорты, юл билгесе.

Ныгыту- транспорт, автобус, троллейбус, трамвай, такси, метро

Алдан эшләнгән эшләр:

  • шәһәр урамын күзәтү;
  • төрле картиналар карау;
  • сюжетлы , дидактик уеннар уйнау;
  • матур әдәбият әсәрләре уку.

    Шөгыльгә материаллар

  • төрле транспорт төрләренең рәсемнәре;
  • автобус, трамвайның  аерым киселгән өлешләре;

     -    слайдлар;

     -    шәһәр транспорты төшерелгән ромашка чәчәге.

 

Эшчәнлек барышы:

(Эшчәнлек башланганчы балалар ярым түгәрәк ясап өстәл янына басалар).

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.  Бүген безнең балалар бакчасына ЮХИДИ инспекторы килгән иде. Ул, сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсез микән, шуны тикшереп үтмәкче иде. Шуның өчен хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп үтәбез. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез игътибар белән тыңлап, дөрес җавап бирергә торышыгыз.

Ә хәзер әйдәгез бер уен уйнап алабыз, карагыз әле, нинди матур чәчәк! Аның таҗлары гади генә түгел, серле таҗлар. Анда нинди сер яшеренгәнен белү өчен, миндәге табышмакларга сез җавапларын табырга тиеш. Игътибар белән тыңлагыз .

1 табышмак.

           Арбасы бар, арты юк,

           Тәртә-мазар заты юк.

           Тоткасына кулың тисә,

                  Атны да узып китә.

Балалар: Автобус.

Тәрбияче: Кылга асылына,

        Тимергә таяна,

        Утырып чаба

              Теләсә кая.

Балалар: Трамвай.

Тәрбияче: Каладагы үгезләрнең

        Пар сукмакта мөгезләре.

        Сукмактан чыкса мөгез,

              Шып туктар чапкан үгез.

Балалар: Троллейбус.

Тәрбияче: “На!”- дисәң, йөрми,

        “Т-р-р!”- дисәң туктамый.

         Печән салсаң, ашамый

                Койрыгын борсаң — чаба.

Балалар: Такси.

Тәрбияче: Җир астыннан йөри

           Кешеләр ташый?

                    Бу нәрсә?

Балалар: Метро.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Менә без сезнең белән чәчәкнең таҗларын ачып бетердек. Бу рәсемнәрдә нинди транспорт ясалган?

 Балалар: Автобус, трамвай, троллейбус, такси, метро. 

Шулай итеп без буген сезнең белән “Шәһәр транспорты” турында сөйләшербез.

Тәрбияче:Автобус, трамвай, троллейбус, такси, метро - бу транспорт төрләре бары тик шәһәрдә генә була, шуңа күрә аларны шәһәр транспорты яисә җәмагәть транспортлары дип атыйлар. Балалар, әйтегез әле? Безнең шәһәрдә нинди җәмагәть транспортлары бар?

Балалар. Автобус, трамвай.

Тәрбияче: Бик дөресБалалар, әйтегез әле? Трамвай троллейбустан нәрсә бәлән аерыла? (Слайд 1)

Балалар: Трамвай рельстан йөри, троллейбус рельстан йөрми.

Тәрбияче: Бик яхшы. Ә инде троллейбус автобустан нәрсә белән аерыла?Аларны йөртер өчен нәрсә кирәк? (Слайд 2)

Балалар: алар икесе дә юлдан йөри, троллейбусны йөртер өчен электр тогы,ә автобусны йөртер өчен бензин кирәк.

Тәрбияче: Балалар, күз алдына  китерегез: сез трамвайда барган чакта электр тогы сүнә, трамвай, троллейбуслар, метро туктап кала. Безнең юлыбызны дәвам итәргә нинди транспорт булышыр?

Балалар: Автобус, такси.

Тәрбияче: Балалар, автобусны, таксины йөртер өчен безгә нәрсә кирәк?

Балалар: Бензин, йөртүче.

Тәрбияче: Ә без таксины ничек итеп чакырабыз?

Балалар: Телефоннан шалтыратабыз, адресны әйтәбез, үзеңә кирәк вакытта чакырабыз.

Тәрбияче: Игътибар белән карагыз әле, балалар, без бу  таксига утыра алабызмы, аның бөтен өлешләре дә  үз урынындамы? (Слайд 3)

Балалар: Без бу таксига утырмыйбыз, аның ишеге юк.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, андый таксидан төшеп калырга мөмкин. (Аннан соң тәгәрмәчсез машина рәсемнәре чыга.) (Слайд 4)

Тәрбияче: Тәгәрмәчсез дә машинада йөрүе бик куркыныч. Ә таксига белмәгән кешеләр белән һәм бер үзегез булганда утырырга ярыймы?

Балалар: Белмәгән, ят кешеләр белән утырып китәргә ярамый.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, ә хәзер сезнең белән уен уйнап китәрбез. Ул “Транспортны җый” дип атала. Мин сезгә 2 конверт бирәм, конверт эчендәге кисәкләрне җыеп нинди транспорт? Һәм кайсы төр транспортка кергәнең әйтергә тиешсез.

Уен  “Транспортны җый”

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Шәһәр транспортына утырып китү өчен без сезнең белән нинди урынга барып басырга тиешбез? (Слайд 4)

Балалар: Шәһәр транспортына утырып китү өчен без тукталышка барып басарга тиешбез

Тәрбияче: Ә без аның тукталыш икәнлеген белер  өчен нәрсәгә игътибар итәргә тиешбез? (Слайд 5)

Балалар: Тукталыш билгесенә.

Тәрбияче: Бик дөрес, тукталыш билгесенә. Ә сезнең бу билгене күргэнегез бармы? (балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Ә хәзер уен уйнап алабыз. Ул уен “Шаян таякчык “ дип атала. Мин санамыш әйткән арада жезл кемдә  “ак” сүзендә туктый, шул безгә шәһәр транспорты әйтергә тиеш була.

Уен “Шаян таякчык “

Тәрбияче: Балалар, сез үзегезнең транспорт төрләрен яхшы белүегезне күрсәттегез.  Сезнең белән эшләве бик күңелле булды, алга таба  юл йөрү турындагы белемнәрегезне күбәйтербез дип уйлыйм.

Сезнең барыгызга да юлда хәвеф-хәтәрсез, бәла–казаларсыз йөрергә язсын!

ЮХИДИ инспекторы сезгә бүләк алып килгән, рәхим итеп алыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу"

Конспект занятия в старшей группе по математике "Знкаомство с квадратом и прямоугольником"Программа эчтәлеге:Квадрат белән турыпочмакны чагыштыру.Фигураларны танырга һәм аерырабелергә  өйрәтү.Өск...

Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; л...

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Яшелчәләр җыябыз”

Зурлар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Яшелчәләр җыябыз&rdquo...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Куяннан хат”

Мәктәпкә әзерлек төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Куяннан  хат&rdquo...

Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Уенчыклар”

Уртанчылар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Уенчыклар&rdquo...