Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу"
план-конспект занятия по математике (старшая группа) по теме

Хайруллина Лейсан Азатовна

Конспект занятия в старшей группе по математике "Знкаомство с квадратом и прямоугольником"

Программа эчтәлеге:Квадрат белән турыпочмакны чагыштыру.

Фигураларны танырга һәм аерырабелергә  өйрәтү.

Өскә, югары-аска, йөзтүбән, биек-тәбәнәк төшенчәләрен ныгыту.

9 һәм 10 саннарын ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_matematika.docx18.94 КБ

Предварительный просмотр:

 «Квадрат         һәм турыпочмак белән танышу».

Хайруллина Л.А. - Питрәч районы Шәле авылы  “Тургай” исемле балалар бакчасы тәрбияче

 Программа эчтәлеге:

Квадрат белән турыпочмакны чагыштыру. Фигураларны танырга һәм аерырабелергә  өйрәтү. Өскә, югары-аска, йөзтүбән, биек-тәбәнәк төшенчәләрен ныгыту.9 һәм 10 саннарын ныгыту.

Материаллар:  геометрик фигуралар җыелмасы ,агачлар, кеше, түгәрәк, очпочмак, квадрат, турыпочмак.

Балаларга тарату материалы: геометрик фигуралар – квадрат, турыпочмак.

Дәрес барышы:

Тәрбияче:

- Исәнмесез, балалар! Бүген безнең гадәти булмаган көн – без сезнең белән бер тылсымлы илгә сәяхәт итәбез!Сез ризамы?Шуның өчен иң элек бер-беребезгә елмаеп куябыз .Кая барганны беләсегез киләме?Алайса табышмак тыңлагыз:

Патшабикә ул барлык фәнгә,

 Саннар ул бик ярата,

Өйрәтә ул уйларга ,

 Мәсьәләр чишергә. (Математика.)

Тәрбияче: - Әйе, балалар бик дөрес!Без сезнең белән сәяхәткә  Математика иленә юл тотабыз.Үтәсе юлыбыз җиңел булмаса да, бик кызыклы булыр!

Балалар, сәяхәткә китергә әзерме?Әзер булсагыз, сезне тылсымлы ковер-самолетка чакырам.Әйбәтләп утырдык.Күзләрне йомдык һәм очабыз дип күзалдыбызга китердек.Без өскә күтәреләбез:өскә, өскә, югарыда ,кырлар, урманнар  өстеннән очабыз. Ниһаять, без Математика илендә. Йөзтүбән төшәбез:аска, аска, түбән төштек,җиргә утырдык. Без геометирк фигуралар корольлегендә.Нәрсәләр яши икән бу илдә, әйтеп карагыз әле? (Балалар җавабы…)

Ә хәзер минем әкиятемне тыңлагыз (күрсәтеп әкият сөйлим).

Тылсымлы Математика илендә, геометрик фигуралар өендә яшәгән ди ике дус квадрат һәм турыпочмак. Квадрат бик күренекле булган.Ул бөтен яклары тигез булуы белән бик горурланган. Ә турыпочмак киресенчә бик тыйнак булган.

Бервакыт бер кеше урманда адашкан.Бер дә уйламыйча урман буенча барган.Һәм аның юлына квадрат белән турыпочмак очраган.Квадратның кыяфәте күренеклерәк булганга ул квадратка мөрәҗәгать иткән: Хөрмәтле , квадрат,сезнең өстегезгә менеп үземнең өемне карарга рөхсәт итмәссезме икән?Мин өйгә юлны югалттым!…

Кеше квадратның бер ягына менеп караган, ләкин агачлар аркасында ул бернәрсә дә күрә алмаган.Анан соң ул квадратны икенче ягына борылып карауын сораган, ләкин ул бу юлы да бернәрсә дә күрә алмаган. Чөнки квадратның бөтен ягыда ..... нинди? (Балаларның җавабы.) Дөрес , алар тигез.

«Бәлки мин сезгә булыша алырмын?» - дип  әйткән тыйнак турыпочмак.

- Балалар, ничек уйлыйсыз, турыпочмак булыша алырмы?

- Турыпочмакка нишләргә кирәк, уйлап карагыз әле? (Балаларның җавабы.)

Турыпочмак барлык буена баскан, кеше аның өстенә менеп баскан да агачлар арасыннан үзенең өен күрә алган.

Дуслар – квадрат һәм турыпочмак кешене озата киткәннәр. Аларның юлларына елга очраган (елганың киңлеге квадраттан бераз гына зуррак булган).

«Елга аша чыгарга булышыгыз әле?” – дип сораган кеше.Беренче итеп квадрат теләк белдергән. (Балалар квадратны алалар һәм елгагага куялар,квадрат күпер була алмаганына инаналар.)

Квадратны борып карасак , күпер була аламы квадрат? (Юк,чөнки квадратның бөтен ягы да тигез.)

Икенче булып турыпочмак ярдәмгә килгән. (Балалар турыпочмакны алалар һәм елгагага куялар,турыпочмак күпер була алганына инаналар.)

Нигә турыпочмак кеше булыша алган, сез ничек уйлыйсыз? (Җаваплар.)

«Ә сез бик күренекле фигура икәнсез!» - дигән кеше турыпочмакка шак катып .

«Нәрсә инде, юк!» - тыйнак кына әйткән турыпочмак – «Минем якларым төрле озынлыкта: икесе озын, икесе кыска». (балаларга күрсәтүен сорарга)

Бу илдә ниниди  геметрик фигуралар яши икән инде?

Ә тагын нинди геометрик фигуралар яши ала бу илдә?(җаваплар).

 Разминка.

1. Өч мәченең ничә борыны бар?

2. Ике тычканның ничә колагы бар?

4. Бер кулда ничә бармак бар? Ике дә?

5. Бүген атнаның ничәнче көне?

6. Елга ничә тапкыр туган көн була?

7. Нинди ел фасылы хәзер?

8. Өчпочмакта ничә почмак?

9.Агач ботагында 10 кош утырган, берсе очып киткән.Ботакта ничә кош утырып калган?

10. Атнада ничә көн?

- Әфәрин, балалар!Ковер –самолетта кире очарга вакыт җитте. 10 га кадәр саныйбыз да күтәреләбез.Күзләрне йомдык? Өскә күтәреләбез:өскә, өскә, без югарыда ,кырлар, урманнар  өстеннән очабыз. Ниһаять, без балалар бакчасына кире кайттык. Йөзтүбән төшәбез:аска, аска, түбән төштек,җиргә утырдык.

Музыка уйный.

-Сезгә сәяхәт ошадымы?

- Әйдәгез әле, кайсыгыз сөйли,без кая бардык,нәрсзләр күрдек? (җаваплар.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан белем бирү эшчәнлеге.

Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан  белем бирү эшчәнлеге....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә математикадан ачык шөгыль

Мәктәпкә әзерлек төркемендә математикадан ачык шөгыль...

Тема: Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек. “Казлар – аккошлар”

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гади арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерын чагыштыру (мәсәлән: зур, кечкенә, озын, кыска, авыр, җиңел, әз, күп); ...

Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек «Әкияти аланга сәяхәт»

     Максат:  уен – ситуацияләр, информацион – коммуникатив технологияләр,  күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру....

Зурлар төркемендә ПДД шөгыленә конспект

Конспект по ПДД в старшей группе...

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Яшелчәләр җыябыз”

Зурлар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Яшелчәләр җыябыз&rdquo...