Тема: Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек. “Казлар – аккошлар”
план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Низамова Ляля Минсалиховна

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гади арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерын чагыштыру (мәсәлән: зур, кечкенә, озын, кыска, авыр, җиңел, әз, күп);              әз һәм күп, озын һәм кыска төшенчәләрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kazlar_akkoshlar.docx23.51 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек. “Казлар – аккошлар”

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гади                        арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерын            чагыштыру (мәсәлән: зур, кечкенә, озын, кыска, авыр, җиңел, әз, күп);              әз һәм күп, озын һәм кыска төшенчәләрен ныгыту.

Кулланма материаллар: рәсемнәр: елга, алмагач, мич, казлар ,аккошлар, убырлы карчык өе, 1 -5 кадәр предметлы рәсемнәр, зур hәм кечкенә пирамидка, матрешка, ике кәрзин, күркәләр, ике тартма (авыр hәм җиңел), балалар санынча кәгазьдән киселгән пироглар, кайчылар.

Эшчәнлек барышы.

Оештыру өлеше.

 Балалар  урындыкларга тезелеп утыралар.

Тәрбияче:

- Балалар сез әкиятләр беләсезме? Нинди әкиятләр беләсез?

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче:

- Балалар, карагыз эле, нинди әкияттән бу рәсемнәр (елга, алмагач, мич, казлар – аккошлар)? Исегезгә төшердегезме?

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче:

- Әйе, дөрес рус халыкының  “Казлар – аккошлар” әкиятеннән.

Тәрбияче:

- Балалар, сезнең әкиятләр иленә сәяхәт кыласыгыз  киләме? Ярый, алайса, тыңлагыз.

- Яшәгән, ди,  әби белән бабай. Аларның булган, ди, Аленушка исемле кызлары hәм Иванушка исемле уллары. Бер көнне әби белән бабай базарга барырга җыенганнар  hәм кызлары Аленушкага кечкенә  Иванушканы карарга кушып калдырганнар. Аленушка энесен чирәмгә  утыртып калдырган да иптәш кызлары янына уйнарга китеп барган. Аленушка иптәш кызлары белән уйный -уйный энесе турында бөтенләй исеннән чыгарган. Ә  нинди уен уйнаганнарын без хәзер сезгә күрсәтербез.

- «Сана hәм әйт» дигән уен. Балалар, бу уенны уйнар өчен сезнең алларыгызда саннар язылган карточкалар бар. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сез рәсемнәрдәге предметларны санагыз һәм тиешле сан язылган карточканы күтәрегез.

1 – алма,                    4 – гөмбә,

2 - кабартма,                5 – чәчәк.

3 - каз,

Балалар саныйлар hәм җавап бирәләр.

Тәрбияче:

- Уеннан туйгач, кыз энесен исенә төшергән hәм йөгерә – йөгерә кайтып киткән. Аннан соң нәрсә булган?

Балаларның җаваплары.

- Дөрес, казлар – аккошлар  Иванушканы канатларына утыртып алып киткәннәр. Шуннан сон Аленушка елый -елый энесен эзләп киткән.

Тәрбияче:

- Балалар, әйдәгез әле, бездә Иванушканы эзләшик.

 Тылсымлы таяк ярдәмендә тәрбияче Аленушкага әйләнә.Тылсымлы келәмгә  утырып китеп баралар.

Тәрбияче:

- Менә балалар,  без сезнең белән алмагач янына килеп  җиттек.

- Алмагач, алмагач, син казлар - аккошларның  кайда киткәнен күрмәдеңме?

 Алмагач:

-Минем мәсәлемне чишсәгез  казлар - аккошларның  кая киткәннәрен әйтеп бирермен. Минем ботакларымда никадәр алма бар?

Балалар:  

- Күп.

Көчле җил исеп китә, агачның ботакларын селкетеп берничә алма җиргә коела.

Тәрбияче:

- Әйдәгез саныйк әле, ничә алма җиргә коелган.

Балалар :

- Күп.

Тәрбияче:

- Балалар шул алмаларны иң якын кешеләрегезгә  бүлегез.

1 – алма әтигә, 1-алма әнигә, 1 – алма кызга, 1 – алма малайга.

- Димәк ничә алма агачтан коелган?

 Балалар:

- Дүрт.

Алга таба китәләр.

Менә мич янына килеп җиттеләр.

Тәрбияче:

- Мич –мич казлар – аккошлар кайсы якка очтылар?

Мич:

- Минем арыш кабартмаларымны ашап кына калмагыз, аны ике кисәккә бүлегез.

(Балаларга кәгазьдән ясалган  кабартмалар таратыла, ике бер тигез кисәккә бүлеп кисәләр).

Тәрбияче:

- Балалар ничек ике кисәккә бүлдегез?

Балаларның җаваплары.

Мич юл күрсәтә балалар алга таба китәләр.

Тәрбияче:

 - Елга яныныа килеп җиттек. Балалар елга аркылы чыгар өчен күпер төземичә булмый. Күпер төзү өчен кирәкле такталарны сайлап алырга кирәк.

Озын, кыска такталар ярдмендә күпер төзелә.

Тәрбияче:

- Балалар, без сезнең белән эшләдек хәзер ял итеп алыйк.

Физминутка: «Тылсымлы аланда».

Күз алдына китерегез.

Без әле кечкенә чәчәкләр (утыру, иелү)

1,2,3 (туры итеп бастык).

Чәчәкләр зур үсте (аяк очларына басу),

Кояшка үрелдек (кулларны өскә күтәрү),

Күк йөзенә карап елмаябыз (өскә карау),

Җил исте: Ш-Ш-Ш-Ш  (куллар белән чайкалабыз).

Җил – Җил очып кит (кулларны як –якка җәябез)

- Чәчәкләрне сындырма

Ш-Ш-Ш –очып кит.

Тәрбияче:

-Ял итеп алдык. Инде хәзер сәяхәтебезне дәвам итик.

Балалар үзләре төзегән күпер аша чыгып убырлының өе янына килеп җитәләр.

Тәрбияче:

- Безнең алда каршылыклар да бар икән әле. Әйдәгез бергәләп бу каршылыкларны җиңеп чыгып Алёнушка белән Иванушкага ярдәм итик.

Пирамиданы җыю (зур, кечкенә).

Матрешканы җыю (биек, тәбәнәк).

Көзге уңышны җыю (күркәләр (күп -әз)).

Ике  бертөрле тартма кайсысында ачкыч ята (җиңел -авыр).

Балалар каршылыкларны үтеп алга таба китәләр.

Тәрбияче:

- Бөтен каршылыкларны үттек. Ачкычны табып, убырлының өенә кердек. Иванушканы  алып тизрәк әти белән әни кайтканчы өйгә кайтыйк. Тизрәк тылсымлы келәмгә утырыйк.

Йомгаклау.

Тәрбияче:

- Балалар, сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы?

Балаларның җаваплары.

- Без бүген сәяхәт барышында ниләр эшләдек? Нинди яхшы гамәлләр башкардык?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче:

- Балалар, безнең шөгылебез тәмам. әти-әниләрегезне тыңласагыз, Аленушка кебек авыр хәлдә калмассыз. Сез бик тырыш булдыгыз. Афәрин!

Тәрбияче: Әлки районы Базарлы Матак авылы “Ромашка” балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе  Низамова Ләлә Минсалиховна.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты.

. Гади предметларны сурәтләгәндә тиешле сурәтләү чаралары  кулланып үз-үзеңә һәм мөмкинчелекләреңә ышаныч формалаштыру....

Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан белем бирү эшчәнлеге.

Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан  белем бирү эшчәнлеге....

Уртанчылар төркемендә "Көзге урманга сәяхәт" темасына оештырылган эшчәнлек

Уртанчылар төркемендә "Көзге урманга сәяхәт" шөгыль конспекты...

Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек «Әкияти аланга сәяхәт»

     Максат:  уен – ситуацияләр, информацион – коммуникатив технологияләр,  күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру....

Уртанчылар төркемендә әйләнә - тирәне танып белү буенча эшчәнлек . Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар

Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....

Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....

Тема:”Көзге яфраклар.Күгәрчен”. Уртанчылар төркемендә интеграль эшчәнлек.Сөйләм телен үстерү +кисеп-ябыштыру.

Максат:Балаларның көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам иту;көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, күгәрченнең тышкы кыяфәте турындагы белемнәрен, хәрәкәтләрен ныгыту, (ш), (г) а...