Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек «Әкияти аланга сәяхәт»
план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Низамова Ляля Минсалиховна

       Максат:  уен – ситуацияләр, информацион – коммуникатив технологияләр,  күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyati_alanga_syaht.docx27.42 КБ

Предварительный просмотр:

 

                                         

Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек «Әкияти аланга  сәяхәт»

 

       Максат:  уен – ситуацияләр, информацион – коммуникатив технологияләр,  күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.

       Белем бирү бурычлары: Пространствода ориентлашу буенча күнекмәләрне ныгыту:” сул”, “уң”, “өс”, “ас”; 2 предметны озынлыклары, биеклекләре буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларның төсен, формасын тану һәм дөрес итеп әйтә белүне, 1 – 5 кадәр цифрны таный һәм тәртип буенча саный белүне ныгыту; “ничәнче?” дигән сорауны дөрес итеп куеп, җавап бирергә өйрәтү.

       Үстерү бурычы: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү.

        Тәрбия бурычлары: математика фәненә мәхәббәт, ярдәмчел буласы килү теләге тәрбияләү.

        Җиһазлау: мультимедия проекторы, “Теремкәй” әкиятеннән слайдлар, цифрлар язылган чәчәкләр, зур һәм кечкенә карточкалар, 2 төрле озынлыктагы юл, төсле тасмалар, санау таякчыклары,  бака һәм тычкан маскалары.

         Белем бирү өлкәләре: танып-белү (математика), матур әдәбият белән таныштыру, конструкцияләү, физкультура, социальләштерү.

 

                                                          Эшчәнлек   барышы

     Балалар ярымтүгәрәккә утыралар.

     Балалар, әйдәгез әле кулны -кулга тотыныйк та , бер- беребезгә елмайыйк, ә хәзер тирән итеп сулыш алыйк  һәм киредән чыгарыйк. Күрсәтегез әле миңа (уң кулны, сул кулны) .  Менә сиңа уң кулым.

                                          Менә сиңа сул кулым

                                          Уң кулым, сул кулым.

                                          Менә сиңа куш кулым.

     - Балалар, сез әкиятләр  яратасызмы?

Бүген мин сезне “Теремкәй” әкиятенә  кунакка  алып барам. (Слайд №1 )  Игътибар  белән мине тыңлагыз.

Нәкъ басу уртасында

Бик матур өй тора.

Бик биек тә түгел,

Тәбәнәк тә түгел. Нәрсә ул? (теремкәй).

     - Бик дөрес , балалар. Менә без сезнең белән урман аланында (Слайд № 2)  Шушы матур аланда бер Теремкәй бар икән, ә аның янында  каен агачлары үсә икән. Теремкәйне янында үсеп утыручы  агач белән чагыштырып карыйк әле.

          Дидактик күнегү: “Кайсы биек, кайсы тәбәнәк?

-Әйтегез әле, теремкәй нинди? (Тәбәнәк)

-Каен агачы нинди? ( Биек)

-Әйе, бик дөрес:  теремкәй тәбәнәк, ә каен агачы биек

     Бервакыт, тычкан алан яныннан үтеп барганда, шул теремкәйне күреп алган һәм шунда барырга уйлаган     Теремкәйгә бару өчен 2 юл бар ди: берсе озын, ә икенчесе кыска юл. “Кайсы юл белән барсам тизрәк барып җитәрмен икән?”, – дип уйлаган тычкан. Балалар, әйдәгез тычканга ярдәм итик.

       Дидактик күнегү: “Кайсы озын, кайсы кыска?”

        Менә монда ике юл: берсе озын, ә икенчесе кыска. Әйтегез әле, тычкан кайсы юлдан тизрәк барып җитә алыр икән? (Балалар ике юлны чагыштырып карыйлар һәм кыска юлдан барса тизрәк барып җитә дигән нәтиҗә ясыйлар. Тычкан маскалары кигән балалар кыска юлдан йөреп күрсәтәләр).

Әйдәгез, карыйк әле, тычкан безне тыңладымы икән? Әйе, тыңлаган, теремкәй янына барып та җиткән. 

 Шулай итеп тычкан теремкәйдә яши башлаган        -Балалар, әйтегез әле, тычкан ничәнче булып теремкәйгә килде? (Беренче. Балалар 1 цифрын күрсәтәләр)

      Бу аланнан ерак түгел бик матур күлдә  бака яши икән. Беркөнне бака күлдән башын чыгарып караган һәм Теремкәйне күреп алган. Бака түмгәктән түмгәккә сикереп күлнең шул ягына чыгарга уйлаган. Ләкин түмгәкләр гади түгел, аларга цифрлар сугылган. Бака цифрларны танымый икән. Балалар, әйдәгез аңа ярдәм итик, ничек дөрес итеп сикерергә икәнен күрсәтик.

            Уен “Түмгәктән-түмгәккә”

(1-5 кә кадәр цифр сугылган түмгәкләрдән, балалар бака маскасын киеп, тәртип буенча сикереп күрсәтәләр).

     Шулай сикереп барганда аланга килеп чыккан. Бик матур  фигуралар    күргән.  Бу фигураларны формалары нинди икән? Алар нинди төсләрдә ? Әйдәгез бакага мәрҗән тезешикБулдырдыгыз, бака сезгә рәхмәт әйтеп юлын дәвам итә.

-Балалар, карыйк әле, бака-бакылдык чыгып җитә алдымы икән?

 Шулай итеп бака да теремкәйдә яши башлаган.– Ничә хайван яши теремкәйдә? (Ике)

– 2 цифрын күрсәтегез әле ?

– Бака ничәнче булып килде ? (Икенче)

Теремкәй янына сикерә-сикерә бер куян килеп чыккан.Аның да Теремкәйдә яшисе килгән. Куян аланга килеп чыккан.Бу аланда чыршы агачлары һәм гөмбәләр үсә икән, ә куян саный белми, әйдәгез, куянга ярдәм итик ,балалар. 

  • Бу аланда ничә агач бар?  Гөмбәләр ничә үскән? Агачлар күпме, гөмбәләрме? Агачлар ничәү? Гөмбәләр ничә?  Агач белән гөмбәләр санын ничек тигезләп була?
  • Куян безгә рәхмәт әйтә һәм аланга уенга чакыра.

    Хәрәкәтле уен. “ Үз  чәчәгеңне  таны” Аның матур, серле капчыгыгы бар икән , ул капчыкта төсле тасмалар. Тасмаларны алабыз, төсен атыйбыз. Күңелле  көйгә  биеп әйләнәбез. Көй туктагач  һәрберебез тасма төсендәге  чәчәккә килеп басабыз.

      Менә шулай итеп, куян да Теремкәйдә яши башлаган

– Әйтегез әле, хәзер теремкәйдә ничә хайван яши? (Өч)

– Куян ничәнче булып килде ? (Өченче)

– Өч цифрын күрсәтегез әле ?

     Берникадәр вакыттан соң төлкенең дә юлы Теремкәй аша үткән. (Слайд № 3)

Ул үзе белән рәсемнәр  алып килгән. Рәсемнәрне бергәләп карап китик әле.

     Дидактик бирем” Бер төсле тупларны тап” ( Слайд № 4)

    Дидактик бирем “ Предметның урынын билгелә” ( Слайд № 5

     Дидактик бирем “Аюларны үз урындыгына утырт” ( Слайд № 6

 Шулай итеп, төлке дә теремкәйдә яши башлаган. (Слайд № 7)

-Ничә хайван яши теремкәйдә ? (Дүрт)

– 4 цифрын күрсәтегез әле?

– Төлке ничәнче булып килде ? (Дүртенче)

     Матур гына яшәп ятканда теремкәй янына аю килеп чыга. (Слайд № 8) Аның да теремкәйдә яшәп каласы килгән. Аю теремкәйнең бер алдына, бер артына чыгып караган. Ләкин берничек тә керә алмаган. Түбәгә менеп, морҗадан төшмәкче булган. Менүе генә булган, теремкәй ишелгән дә төшкән. Хайваннар көчкә генә чыгып өлгергәннәр. (Слайд № 9)

      Теремкәй җимерелде. Хайваннарны ярдәмнән ташламыйк. Балалар, без аларга яңа Теремкәй  төзеп бирик. Ә Теремкәйне без санау таякларынан эшләрбез.

       Дидактик күнегү “Җәнлекләргә Теремкәй  төзү”

         (Балалар 6 санау таягыннан Теремкәй төзиләр. Теремкәйнең корпусы квадрат, түбәсе өчпочмак)  

        -Менә нинди матур Теремкәй килеп чыкты. (Балалардан үзләренең Теремкәйләренең нинди геометрик фигуралардан торуларын   әйттерү). . Карагыз әле нинди зур йорт барлыкка килде. (Слайд № 10)

        -Балалар, Теремкәй җимерелгәч хайваннар төрлесе төрле якка чапканнар иде, әйдәгез,аларны  яңа Теремкәйгә чакырыйк, ничә хайван булуын, аларның нинди тәртиптә килүләрен карточкадагы цифрларны дөрес итеп тезеп куеп күрсәтик әле. (Балалар өстәл өстендә 1-5 кадәр саннар язылган карточкаларны тәртип буенча тезәләр)

– Ә хәзер чынлап та дөрес булдымы икән, тикшереп карыйк. Алар үзләренең зур, матур өйләрендә дус, тату гаилә булып яши башлаганнар.

Балалар, тезелешеп басыйк та, үзебезнең бакчабызга кайтыйк, менә кайтып та җиттек.

  • Балалар, әйтегез әле, сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы?
  • Нәрсәләр ошады, нәрсәләр исегездә калды?
  • Сез бик ярдәмчел, акыллы балалар, һәрвакыт  бердәм булыгыз. Рәхмәт сезгә, миңа да сезнең белән сәяхәт итү бик ошады.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан белем бирү эшчәнлеге.

Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан  белем бирү эшчәнлеге....

Уртанчылар төркемендә "Көзге урманга сәяхәт" темасына оештырылган эшчәнлек

Уртанчылар төркемендә "Көзге урманга сәяхәт" шөгыль конспекты...

Тема: Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек. “Казлар – аккошлар”

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гади арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерын чагыштыру (мәсәлән: зур, кечкенә, озын, кыска, авыр, җиңел, әз, күп); ...

Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Салкын кыш”

Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек  “Салкын кыш” Максат: Балаларның  кышкы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту Кыш билгеләрен искә төшерү.Күрсәтмәләр буенча күмәк ...

Уртанчылар төркемендә “Театрга сәяхәт” театральләштерелгән эшчәнлек конспекты

Максат: Театральләштергән эшчәнлек аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.Бурычлар: 1.Балаларны әкият белән таныштыру; сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бир...

Уртанчылар төркемендә әйләнә - тирәне танып белү буенча эшчәнлек . Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар

Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....

Тема:”Көзге яфраклар.Күгәрчен”. Уртанчылар төркемендә интеграль эшчәнлек.Сөйләм телен үстерү +кисеп-ябыштыру.

Максат:Балаларның көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам иту;көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, күгәрченнең тышкы кыяфәте турындагы белемнәрен, хәрәкәтләрен ныгыту, (ш), (г) а...