Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Салкын кыш”
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Низамова Ляля Минсалиховна

Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек  “Салкын кыш”

Максат: Балаларның  кышкы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту Кыш билгеләрен искә төшерү.Күрсәтмәләр буенча күмәк хикәя төзү күнекмәләре формалаштыру.Балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.Балаларны тәрбияче һәм яшьтәшләре белән ирекле аралашырга өйрәтүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл salkyn_kysh_kilde.docx17.23 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек  “Салкын кыш”

Максат: Балаларның  кышкы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту Кыш билгеләрен искә төшерү.Күрсәтмәләр буенча күмәк хикәя төзү күнекмәләре формалаштыру.Балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.Балаларны тәрбияче һәм яшьтәшләре белән ирекле аралашырга өйрәтүне дәвам итү.

Игътибарны ,фантазияне сөйләмдә еш кулланыла торган исемнәрне,сыйфатларны,фигылләрне куллану.Кышкы табигатькә,тирә юньгә карата кызыксыну тәрбияләү,матурлыкка соклана белү сыйфатлары тәрбияләү.

Сүзлек эше тимераяк,чангы,чана.

Эшчәнлек барышы

Балалар карагыз әле нәрсәләр болар?  Кар бөртекләре,кар йомарламнары сибелгән .Әмонда нәрсәдер яшерелгән дә әле .Әйдәгез ачып карыйк әле.Кар! карагыз әле балалар әйдәгез карны тотып карыйк әле,кар нинди кар салкын,карны тотсаңкулны өшетә,кар ак төстә карагыз әле кардан нәрсә ясап була? Кар йомарламнары һ.б кем калдырып китте икән бу карны.

Балалар әйдәгез әле тәрәзә янына ,урамга күз салыйк әле.Балалар мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, ә сез җавабын әйтегез.

Салкын да карлы да,

Битемне  чеметтерә

Бияләйләрне кимәсәң

Кулларны өшеттерә. (Кыш)

Урамда нәрсәләр күрәсез?  Агачларны,агачларга кар кунган,бөтен җир ап-ак кар белән капланган.

Рәсем карау (Ел фасыллары).

Балалар, ә сез нинди ел фасылларын беләсез?  (кыш,яз,җәй, көз) Бик дөрес балалар! Балалар,сезгә кайсы ел вакыты ошый? (Балаларның җаваплары) Ни өчен? (балаларның җаваплары) Менә бусы кыш фасылы инде балалар әйдәгез әле бергәләп сөйләп алыйк әле . “Ләйлә урамга чыккан” дип атала бу рәсем.Рәсем буенча сөйләп алыйк әле .Менә салкын кыш килде бөтен җирне ап-аккар каплады.Урамдагы утыргычларгада кар яуган.Ләйлә салкыннан курыкмый.Ул җылы киенгән.Үзе белән яраткан  уенчыгын аюын да алып чыккан .Аюга җылы шапка кигезгән,шарф бәйләгән ,аны чанага утырткан.Аларга бик күңелле.

Магнитафон тасмасыннан җил искән ,буран улаган тавыш ишетелә

Ыж-ж-у-у-у.

Балалар,бу нинди тавыш? Нәрсә шулайитеп улый?

Бу җил улый,буран ыжгыра.

Балалар,көчле җил ,буран кайчан була?

Кыш көне.

Уен “Тылсымлы кар бөртеге”

-Балалар менә бу тылсымлы кар бөртеген кулдан кулга биреп  кыш билгеләрен әйтербез.

Балалар атый:  кыш көне салкын,җил исә,буран туздыра,кояш җылытмый, бөтен җир кар белән капланган,юлларда кар көртләре,кар бабай ясап була,чанадашуып була,тимер аякта шуалар.Балалар кыш билгеләрен бик дөрес атадыгыз,дөрестән дәкар бөртеге тылсымлы икән.Ял итеп алу.

Уен “Кар ява”

Кар,кар,кар ява бураннарны туздыра

Кулларга төшеп эри,үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз,бик күңелле яшибез.

Менә ял итеп алдык,ә хәзер әйдәгез экран янына килик әле.

“Нәрсә артык”  - уенын уйнап алырбыз балалар игьтибар белән карыйбыз,уйлап кына эш итәбез.

Мольберт янына  киләбез .”Бу кайчак була” уенын уйнап алырбыз.

4 ел фасылы сүрәтләнгән зур рәсемнәр ,ә аскы өлешләрдә  кесәләр беркетелгән.Балаларга төрле ел фасылы сүрәтләнгән рәсемнәр алырга тәгьдим итү.Балалар чыгып рәсемнәрен дөрес фасылга туры китереп кесәләренә салалар һәм (ни өчен салуларын аңлаталар).

Балалар без бүген сезнең белән кар бөртекләрен ясарбыз  рәсем ясау.

Йомгаклау.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....