Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".
план-конспект занятия по музыке (средняя группа) по теме

Закирова Ильсия Валиахметовна

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает разные образовательные области: "Познание", "Коммуникация", "Социализация", "Чтение художественной литературы", "Художественное творчество"(аппликация). На занятии дети рассматривают национальную одежду наших бабушек и дедушек, играют  народные игры и поют песни, также делают аппликацию из  орнаментов цветов и листьев "Украшения фартука". Занятие на татарском языке,  ставится задача воспитания любви, уважения к своему народу, языку и её обычаям. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_kieme.docx19.06 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле.

“Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.

Максат: балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру; милли сәнгатькә  мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Материал: милли киемнәр, сынлы сәнгать музее күренешләре(открыткалар, рәсемнәр һ.б.), балалар санынча алъяпкычлар, клей, пумала, бизәкләү өчен бизәк үрнәкләре. ИКТ куллану татар халкының милли киемнәрен слайдларда күрсәтеп бару.

                                Шөгыль барышы

-Исәнмесез, балалар. Әйдәгез кунакларыбыз белән исәнләшик, хәерле иртә дип әйтик. (балалар исәнләшәләр).

-Балалар, бүген безгә кунакка Алсу курчак килде. Әйдәгез әле анын белән дә исәнләшик.

-Балалар, карагыз әле, Алсу ничек матур итеп киенгән. Аның өстендәге киемнәр барысыда татар халык бизәкләре белән бизәлгән. Матурмы бизәкләре? Әйдәгез, без сезнең белән бүген татар милли киемнәре белән якынрак танышыйк.

“Безнең әби-бабаларыбыз һәрвакыт матурлыкка омтылган. Бу аларның кием салымнарыннан күренеп тора. Игътибар белән карагыз әле.

-Менә бу татар хатын-кызлары кия торган чигүле озын күлмәк. Бергәләп кабатлыйк әле күлмәк. Ул төрле бизәкләр белән бизәкләнә. Безнең әбиләребез күлмәк изүенә, итәк очына, кайвакыт иңбаш турысына төрле-төрле ситсы кисәкчәләре теккәннәр. Ул күз тимәсен өчен, төрле авырулардан саклану өчен булган.

Матур изү бизәп тора, күлмәгеннең күкрәген

Диңгез суы кебек тора, дулкынланып итәге.

Менә нинди матур итеп киенгәннәр әбиләребез яшь чакта.

-Ә менә монысы Камзул(кабатлыйк). Ул озын яки кыска, җиңле яки җиңсез булган. Бай хатын-кызлар камзулларын бәрхет яйсә ефәктән теккәннәр. Шулай ук асыл ташлар белән бизәгәннәр.

Күргәнегез бармы сылу кызлар, кия торган татар камзулын?

Бизәгәнгә, гүя, сыйдырган ул, бар тарихын илнең, бар моңын.

- Камзулны ирләр дә кигән. Ләкин алар аны өйдә кигәннәр. Алар күбрәк күлмәк белән ыштан кигәннәр.Безнең бабаларыбыз карарак төстә, ә әби-апаларыбыз ачык, якты төстәге бәрхеттән теккәннәр. Хәзерге заманда ул җилетка охшаган, аны шулай дип йөртәләр.

-Ә менә монысы, балалар, алъяпкыч. Аны гел әби-апалар киеп йөргән. Ул эш киеме генә түгел, ә көн саен кия торган кием булып саналган. Алъяпкычның күкрәк турысына, итәк читенә төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Алъяпкыч бер ничә төрле булган. Әби-апаларыбыз ашарга пешергәндә бер алъяпкыч кигәннәр, эшләгәндә печән җыйганда икенчесен, шулай ук кунакка бара торган алъяпкычлар да булган.

Ә менә монысы калфак.. Калфакларның да төрлесе булган. Кечкенә калфакларны чәчкә кыстырып куйганнар, аның өстенә шәл ябылган. Ә менә зур калфакларны тулысынча башка кигәннәр. Аларны диңгез энҗеләре белән чиккәннәр. Эңҗе чирләрдән сакласа, ә калфак башта начар уйлар юк икәнен аңлаткан. Заманалар узу белән, калфаклар да үзгәргән. Элек бәйләнгән калфаклар булган, ә хәзер күбрәк кечкенә бәрхет калфаклар алыштырган. Аларны алтын җепләр, сәйләннәр, энҗеләр белән бизәгәннәр.

-Ә хәзер, балалар, әйдәгез Р. Валиеваның “Калфак кигән кыз турында” шигырен искә төшерик.

-Кил монда КамиләДәү әнием эңҗе калфак, бүләк итте үземә

Эңҗе калфак үзе ап-ак, бик килешә йөземә.

Алина: Калфагымның матурлыгын, һәммәсе дә күрсеннәр

Эңҗе калфак кигән кыз ул татар кызы –дисеннәр.

(Р. Валиева “Эңҗе- мәрҗән калфагым...” шигыреннән өзек).

-Балалар, карагыз әле ә менә бу баш киеме сезгә барыгызгада таныш.

-Нәрсә ул?(Түбәтәй)

-Дөрес, чөнки аны ир-егетләр бүгенге көндә дә кияләр. Билгеле бу түбәтәй, аны кәләпүш дип тә йөртәләр. Ул безнең әтиләребез, бабаларыбыз кия торган баш киеме.

-Түбәтәй матур бизәлгәнме?

-Әйе, бик матур бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матурүсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне эңҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр. Ул ташлар куркакларга батырлык биргән.

Балалар, Р Валиеваның “Түбәтәй кигән малай турында” язган шигырен дә искә төшереп китик инде.

-Айзат, кил әле монда, сөйләп күрсәт әле:

Йөзләремә килешәсен, кайлардан гына белгән

Туган көнгә Дәү әтием, түбәтәй алып килгән

Түбәтәемне кидем мин, көзге каршына килдем

Менә шундый була ул, татар малае! – дидем.

-Балалар, татар халкы элек-электән ук матур итеп киенә дә белгән, бәйрәмнәр дә үткәргән. Бәйрәмнәр бик күңелле узган. Шундый бәйрәмнәрнең берсе аулак өй яки кич утыру булган. Яшь кызлар, егетләр өлкәннәр өйдә юк көнне кичен, күңел ачарга дип, үзләренең дусларын, күршеләрен чакырганнар. Анда алар иң матур киемнәрен киеп барганнар, биегәннәр. Җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Хәзер без дә аулак өйләрдә яратып уйный торган бер уен уйнап алырбыз, әзрәк ял да итеп алырбыз.

             Ул “Түбәтәй уены”.

Түбәтәенне кигәнсен, бик ераклардан килгәнсен

Төскә матурлыгын белән, шаккатырыйм дигәнсен.

Туп-туп-тубәтәй, түбәтәен укалы

Чиккән матур түбәтәен, менә кемдә тукталды.

(Түгәрәк буенча җырлап йөрибез, уртада түбәтәй кигән бала тора, җыр ахырында ул түбәтәйне икенче балага бүләк итә, шул балага җәза бирелә – җырларга, биергә, әтәч булып кычкырырга һ.б.)

-Булды, балалар, әзрәк ял итеп алдык, утырыгыз.

-Без сезнең белән бүген татар милли киемнәре белән таныштык. Әйдәгез искә төшерик әле ул киемнәрне(Бу күлмәк, камзул, күлмәк белән ыштан, алүяпкыч, калфак, түбәтәй). Бик дөрес.

-Балалар, әйдәгез без үзебезнең кунагыбыз Алсуга шундый матур бизәкләр белән бизәп алъяпкыч бүләк итәбез.(утырыгыз өстәлләргә, әзер бизәкләрне ябыштырабыз).

-Булдырдыгыз, балалар, без күпме матур алъяпкыч бизәдек. Әйдәгез аларны Алсуга бүләк итик.

-Менә Алсу, нинди матур алъяпкычлар бизәделәр сиңа, балалар.

-Балалар, сезнең алъяпкычларыгыз аңа бик ошады, аның да үз өенә кайтасы бар, ул сезнең белән саубуллаша, сезгә бик зур рәхмәт, - дип әйтә.

                                         Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....