Тема:”Көзге яфраклар.Күгәрчен”. Уртанчылар төркемендә интеграль эшчәнлек.Сөйләм телен үстерү +кисеп-ябыштыру.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Хафизова Эндже Хамитовна

Максат:Балаларның көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам иту;көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, күгәрченнең тышкы кыяфәте турындагы белемнәрен, хәрәкәтләрен ныгыту, (ш), (г) авазлар әйтелешен активлаштыру.

Бурычлар:Балаларның игътибарын, кабул итүләрен , хәтерен, күзәтүчәнлеген үстерү; балаларда пөхтә эшләү теләге һәм кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлар:Көзге пейзаж сурәтләнгән картина, күгәрчен рәсеме, мольберт, ватман, һәр балага җитәрлек санда  сары, кызыл, коңгырт төстәге яфраклар, пумалалар, җилем, салфеткалар, “Яфрак бәйрәме” (Р. Еникеева көе, Л.Лерон сүзләре) җырының аудиоязмасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_konspekt.docx20.28 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:”Көзге яфраклар.Күгәрчен”.

Уртанчылар төркемендә интеграль эшчәнлек.Сөйләм телен үстерү +кисеп-ябыштыру.

Максат:Балаларның көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам иту;көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, күгәрченнең тышкы кыяфәте турындагы белемнәрен, хәрәкәтләрен ныгыту, (ш), (г) авазлар әйтелешен активлаштыру.

Бурычлар:Балаларның игътибарын, кабул итүләрен , хәтерен, күзәтүчәнлеген үстерү; балаларда пөхтә эшләү теләге һәм кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлар:Көзге пейзаж сурәтләнгән картина, күгәрчен рәсеме, мольберт, ватман, һәр балага җитәрлек санда  сары, кызыл, коңгырт төстәге яфраклар, пумалалар, җилем, салфеткалар, “Яфрак бәйрәме” (Р. Еникеева көе, Л.Лерон сүзләре) җырының аудиоязмасы.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, мине игътибар белән тыңлагыз. Мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була? (Көз.)

Бу табышмакның җавабын кем белде?(Балаларны активлаштыру). Балалар, җәй үтте, көз җитте. Көзен урамда җылымы әллә салкынмы?

Балалар:Салкын. (Балаларны активлаштыру).

Тәрбияче:Урамда салкын булгач, кешеләр дә җылы киемнәрен кияләр. Көзен кешеләр нәрсә кияләр?

Балалар: Свитер, чалбар, ботинкалар, резин итекләр, куртка ,бияләй, башлык (Балаларны активлаштыру.)

Тәрбияче:Балалар, бу картинага карагыз әле. Һава торышы турында сез нәрсә әйтер идегез?

Балалар:Кара болытлар.

Тәрбияче: Дөрес әйтәсез, күк йөзендә кара болытлар йөзә. Тиздән бу болытлардан яңгыр ява. Балалар, ни өчен агачлар бер якка авышкан?

Балалар:Урамда җил исә.

Тәрбияче:Әйе, җил исә, ул агачларны, куакларны селкетә, шуңа күрә алар бер якка авышалар. Искә төшерегез, җил искәндә нинди тавыш җарлыкка килә?

Балалар:Ш-ш-ш-ш....

Тәрбияче:Дөрес, балалар, әйдәгез бергәләп кабатлагыз әле:ш-ш-ш. Җил исә, ул агачтагы яфракларны җиргә коя. Карагыз әле, агач төбендә нихәтле яфрак!Балалар, яфраклар нинди төскә кергән?

Балалар:Сары,кызыл, коңгырт.

Тәрбияче:Көз көне яфракларга җылы кояш нурлары җитми, салкын җил яфракларны ботакларыннан өзеп ала.Яфраклар бөтерелә-бөтерелә җиргә коелалар, агачлар, куаклар ял итәргә җыеналар.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

(Тәрбияче идәнгә яфраклар коя.)

Тәрбияче:Балалар, хәзер һәрберегез берәр яфрак алыгыз!Яфракларыгызны күрсәтегез әле.Алар нинди төстә?

Балалар: Сары,кызыл, коңгырт.

(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)

Тәрбияче:Хәзер үз яфракларыгызны очыртыгыз һәм тотып алыгыз!Яфраклар авырмы, әллә җиңелме?

Балалар:Җиңел

Тәрбияче “Яфрак бәйрәме” җырының аудиоязмасын куя.

Тәрбияче:Без  сезнең белән яфраклар булып карыйк әле!Яфраклар агачта яшәгәннәр.

(Балалар яфракларын өскә күтәрәләр.)

Тәрбияче:Көз килгән. Көз яфракларны сары, кызыл төскә буяган. Яфраклар тагын да матурайганнар.(Ял минуты).

Сап-сары яфраклар

Җил искәч очалар.

Бөтерелә-бөтерелә

Җиргә үк төшәләр.

Тәрбияче:Балалар, сез чын яфраклар шикелле, матур итеп биедегез. Булдырдыгыз, балалар!

(Тәрбияче мольбертка ватман куя.)

Тәрбияче:Балалар, хәзер һәрберегез сары, кызыл, коңгырт яфракларыгызны ябыштырыгыз.

(Балалар ватманга яфраклар ябыштыралар).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар!Менә нинди матур көзге табигать!Балалар, көз җиткәч, күп кенә кошлар үзләренә җим таба алмыйлар, шуңа күрә алар җылы якка китәләр. Кайбер кошлар салкын кышны безнең якларда үткәрәләр. Шундый кош белән мин сезне таныштырырга телим.

(Табышмак укыла).

Бер кошка кызыгамын:

Тәпие кызыл аның.

Атлаган саен баш ия –

Гадәте кызык аның.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Бигрәк чибәр, кемдер бу?

Тәрбияче:Бу шигырьдә нинди кош турында сүз бара?

Балалар:Күгәрчен.

(Тәрбияче мольбертка күгәрчен төшкән кечкенә картина куя.)

Тәрбияче: Күгәрченне карыйк әле. Күгәрченнең нәрсәләре бар?

Балалар:Башы, гәүдәсе, канатлары, тәпиләре.  

Тәрбияче:Күгәрченнең башында нәрсәләр бар?  

Балалар:Күзләре. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау).

Тәрбияче:Күгәрчен күзләре белән сезгә карап тора. Күгәрченнең башында тагын нәрсә бар? (Томшыгына күрсәтә).

Балалар:Томшык. (Балаларны активлаштыру). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау). Тәрбияче:Балалар, күгәрчен томшыгы белән җим чүпли. Күгәрчен нишли?

Балалар:Җим чүпли. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау).

Тәрбияче:Балалар, күгәрчен нәрсә ярата?

Балалар:Көнбагыш, ярма, ипи. (Балаларны активлаштыру).

Тәрбияче:Күгәрчен гөрләгәндә нинди тавыш чыгара?

Балалар:Гөр-гөр.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, гөр-гөр итеп күгәрченнәрнең ничек итеп көнбагыш чүпләгәнен күрсәтик.

(Балалар “гөр-гөр” тавышы чыгарып, җим чүпләү хәрәкәте ясыйлар).

Тәрбияче:Балалар, күгәрченнең гәүдәсе бар. Марат, кил әле, күгәрченнең гәүдәсен күрсәт әле. Күгәрченнең гәүдәсендә канатлары бар. Әйдәгез бергәләп кабатлагыз әле: канатлар. (Балаларны активлаштыру). Балалар, күгәрчен ничек оча?  Әйдәгез, бергәләп күрсәтик әле.  Балалар, күгәрченнең койрыгы бар. Койрыгы аңа очарга ярдәм итә. Балалар, күгәрчен сикерәме әллә йөриме?

Балалар:Йөри

Тәрбияче:. Аңа йөрергә нәрсәләре ярдәм итә?

Балалар:Тәпиләре. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау).

Тәрбияче:Тәпиләре нинди төстә?

Балалар:Кызыл тәпиләр. (Балаларны активлаштыру).

Тәрбияче: Көзен, кышын күгәрченнәргә җим табу кыенлаша. Шуңа күрә аларны ашатып торырга кирәк. Күгәрченнәр безнең участокка киләләр. Балалар, бүген саф һавага чыккач, без аларны көнбагыш белән сыйларбыз.

Кулланылган әдәбият:

  1. Балачак аланы:балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен

хрестоматия.- Казан:РИЦ, 2011.-560 б.

  1. Туган телдә сөйләшәбез: методик әсбап / Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова,  И.Җ. Хәбибуллина. –Казан:Инновацион  технологияләр үзәге.- 2013.-256 б.
  2. Ә.Гарипова “Тел ачкычы”, Яр Чаллы, 1996.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...

Тема: Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек. “Казлар – аккошлар”

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гади арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерын чагыштыру (мәсәлән: зур, кечкенә, озын, кыска, авыр, җиңел, әз, күп); ...

Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек «Әкияти аланга сәяхәт»

     Максат:  уен – ситуацияләр, информацион – коммуникатив технологияләр,  күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру....

уртанчылар төркемендә кисеп ябыштыру шөгыленең план конспекты. "Түбәтәй бизәү"

Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү....

“ДИҢГЕЗГӘ СӘЯХӘТ” (уртанчылар төркемендә интеграль шөгель)

ldquo;ДИҢГЕЗГӘ СӘЯХӘТ”(уртанчылар төркемендә интеграль шөгель)...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә кэйс технологиясе буенча сөйләм телен үстерү шөгыленә конспект

Конспект занятия в подготовительной группе по развитию речи с использованием кэйс технологии...