Зурлар төркемендә математикадан шөгыль конспекты
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Низамиева Фания  Саубановна

Математика

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematikadan_dshchres_plany.docx17.89 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә математикадан шөгыль конспекты

Тема:  1 дән 10 га кадәрге саннар эчендә төрле эш алымнары кулланып  ,математик мисаллар эшләү.

Максатлар: 1 дән 10 га кадәрге саннар эчендә төрле эш алымнары кулланып  ,математик мисаллар эшләүне өйрәтүне дәвам итү.

Бурычлар:

Тәрбияви: Балаларны бер-берсе белән аңлашып,тыныч, дус булып эшләүләрен булдыру, игътибарлылык тәрбияләү.

Үстерелешле: 1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, , атна көннәре турындагы белемнәрне тирәнәйтү, 7 санының составын ике кечкенә сан аша күрсәтә белүне ныгыту.

Белем бирү:  Шакмаклы дәфтәр битендә ориентлаша белүне камилләштерү, предметларның санын цифр аша күрсәтү, логик фикерләүне ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү.

Методик алымнар:

1) уен (сюрприз моментлары ),

2) күрсәтмә саннар

3) сүзле (сораулар, җаваплар, киңәш һәм мактаулар)

Җиһазлау: 1 дән 10 га кадәр саннар белән карточкалар, “зурлык ,кечкенәлек,тигезлек “тамгасы

Тарату материаллар:, геометрик фигуралар наборы, шакмаклы дәфтәр бите, ике сызыклы альбом бите,төсле карандашлар һәм кисмә җәнлек рәсемнәре.

 Шөгыль барышы:

1.Оештыру өлеше (Балалар ярым түгәрәк ясап тезелеп басалар) Хәлләрен сорашу.Көннең кайсы вакыты икәнен,ел фасылларын һәм атна көннәрен кабатлап чыгу.

2.Мотивация.Балалар,сез йокыдан торганда безгә бер күгәрчен ачык тәрәзәдән кереп хат  ташлап китте.Бу хатны безгә спортсмен аю баласы язган.Сезнең кебек белемле микән мин дип математика иленә сәяхәткә киткән булган.Биремнәрне дөрес эшләмәгәч,бу илдән кире кайта алмаган.Ул бездән үзенә ярдәм итүебезне сорый.

Ярдәм итеп алып кайтабызмы?(..........)     Музыка астында  ,серле паласка утырып бару.

3. Актуальләштерү:( конверт табу,конверттагы биремнәрне төрле уен алымнары белән  эшләү.)

                  - 1-10 га кадәр санау,кирегә санау.

                   - саннарны танып әйтү

                   -ике төстәге төрле геомитрик фигуралар алу һәм төсе ягыннан ике командага бүленү.

                   - зурлык кечкенәлек тамгалары буенча тактага язылган мисалларны эшләү.

4.  Динамик пауза:     

           Кулларны җәеп бастык,

                Уңга,сулга авыштык

                   1 – 2, 1 – 2,

               Кулларны төшерәбез,

               Урынга утырабыз. ( з урыннарына барып утыралар)

     5.Практик эшчәнлек  

 1. Ике полоскалы сызыкның беренче рәтенә 7 түгәрәк,икенче рәтенә 5 өчпочмак куеп  (геометрик фигуралар ) чагыштырып эшләү.

 

 2.Телдән мисаллар һәм мәсьәләләр эшләү.

  Балалар, мин  сезгә шигъри табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табып карагыз әле.

  1. Апа уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Инзиләгә биргән шар,

Ә Исламга самовар.

Камиләгә барабан,

Зөһрәгә биргән диван,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?

(Балаларның җаваплары тыңлана.)

 

2) Керпе гөмбәгә барган,

9 ак гөмбә тапты,

3 не бирде тиенгә,

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә салган ?

(Балаларның җаваплары тыңлана)

3.Графический диктант яздыру.(шакмаклы дәфтәр битләре таратыла.Дәфтәр битендә уңны, сулны, асны, өсне аңлап эш итә белүләрен булдыру

 6.Рефлексия: Балалар,молодцы.Сез бөтен биремнәрне дә төгәл үтәдегез.нинди эшләр эшләдек сезнең белән?

Безнең аю баласы кая микән? Табып алып серле паласка утырып кайтып китү.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу"

Конспект занятия в старшей группе по математике "Знкаомство с квадратом и прямоугольником"Программа эчтәлеге:Квадрат белән турыпочмакны чагыштыру.Фигураларны танырга һәм аерырабелергә  өйрәтү.Өск...

Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль

Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек  конспекты.Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар....

Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты

Итоговое комплексное занятие  в средней группе на татарском языке: "Путешествие в зимний лес"...

Тема: “Белмәмешнең шәһәргә сәяхәте” (зурлар төркемендә ачык шөгыль)

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык шөгыль...

Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

Көзге аландаУртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты...

Кечкенәләр төркемендә Ачык шөгыль конспекты: «Г. Тукай иҗаты белән таныштыру»

Максат:– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.– Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне укыганда яки сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.– Кечкен...

“ Күңелле математика” (Зурлар төркемендә математика шөгыле)

Балаларны математика шөгыленә кызыксындыру, бергәләп уйнау, уйлау теләге булдыру, математик кузаллауларын, логик фикерләу сәләтен арттыру, сүзлек байлыгын, игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен  үстер...