“ Күңелле математика” (Зурлар төркемендә математика шөгыле)
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Балаларны математика шөгыленә кызыксындыру, бергәләп уйнау, уйлау теләге булдыру, математик кузаллауларын, логик фикерләу сәләтен арттыру, сүзлек байлыгын, игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен  үстерү.  «1» һәм “ 2 “ саны белән таныштыру,

 


Предварительный просмотр:

                    Татарстан Республикасы   Әтнә районы

мәктәпкәчә  белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

                        Олы Әтнә балалар бакчасы

               “  Күңелле математика”

           

             

           (Зурла төркемендә математика шөгыле)                

                                                                                      Тәрбияче: Зарипова  З.Х.

Максат: Балаларны математика шөгыленә кызыксындыру, бергәләп уйнау, уйлау теләге булдыру, математик кузаллауларын, логик фикерләу сәләтен арттыру, сүзлек байлыгын, игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен  үстерү.  «1» һәм “ 2 “ саны белән таныштыру,

Бурычлар: Берничә предметны биеклекләре буенча чагыштырып, аларны киму һәм үсү тәртибендә тезәргә өйрәтүне дәвам итү.  Геометрик фигуралар турында күзаллауларын ныгыту,пространство юнәлешен билгеләү( уңда, сулда, артта, алда )  

Методик алымнар: Әңгәмә , кузәту, курсәтмә, уеннар, сорауларга җавап, мактау.

Җиһазлар: Ике  тартма, 1 һәм 2 цифрасы ясалган карточкалар, кар бөртекләре, адым санынча  аяк эзләре, чыршы макеты , геометрик фигуралар, төрле биеклектәге чыршылар, кар бабай макеты, компьютер, экран.

Шөгыль барышы (оештыру моменты: уңай психологик халәт тудыру)

Тэрбияче: хэерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар: яхшы.

Тәрбияче: Без үзебезнең яхшы кәефне, матур елмаюыбызны башкаларга да бүләк итик эле.

                  Кулларымны сузам сина

                  Дустым елмаеп – көлеп.

                  Кушылсыннар башкалар да

                  Безнең дуслыкны күреп.

Тәрбияче:Балалар, килегез әле монда. Бүген хат ташучы килеп безгә кар бабайдан хат калдырган . Мөгәен, ул безне үзенең чакыра торгандыр. Әмма, сәяхәтебезне башлаганчы минем сезнен белемнәрегезне тикшереп үтәсем килә. Мин хәзер сезгә сораулар бирәм, ә сез тиз генә җавап бирерсез.

Тәрбияче: Хәзер нинди ел фасылы?( Кыш)

Тәрбияче: Кышка безнең нинди айлар керә? (Декабрь, гыйнвар, февраль)

Тәрбияче: Хәзер көннең нинди вакыты? (иртә)

Тәрбияче: Бүген атнаның нинди көне икәнен искә төшерик!(җомга)

Ә иртәгә атнаның нинди көне(шимбә).

Тәрбияче : Димәк, без сезнең белән нәтиҗә чыгарыйк:  Бүген  җомга, 12 декабрь ,иртән без сезнең белән юлга кузгалыйк.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, юлда бер серле тартма ята,  аңа нинди цифра язылган ?   (1)

Тәрбияче: Ә кем белә анда ничә предмет бар  икән? ( бер).

( Тәрбияче тартманы ача һәм аннан бер кар бөртеге чыгара һәм сорый)

Тәрбияче :        Балалар тартмада ничә кар бөртеге бар ?        (бер).        Бер санын нинди цифра белән билгеләп була? (1). Ул нәрсәгә охшаган?          ( Экран буенча балаларның җаваплары, челәнгә).(Шулай ук 2 цифрасы белән дә таныштыру.)

Тәрбияче: Балалар карагыз әле экранга ,нинди геометрик фигурага “1” цифрасы яшеренгән. ( Балаларның җаваплары).

Тәрбияче :Юлыбызны дәвам итик,        балалар  карагыз әле  бу аланда чыршылар күп икән, әйдәгез аларны биеклекләре буенча дөрес итеп урнаштырыйк. ( рәсемнәрне урнаштыру).

Тәрбияче: Ә менә бу чыршы узе генә моңаеп утыра. Ә чыршы астында төрле фигуралар ята. Әйдәгез аны бизибез. ( Балалар төрле фигуралар алып, төсләрен формаларын әйтәләр).

Тәрбияче:  Ә хәзер балалар кар бабайга барып җитәр өчен бу эзлэрдән дөрес итеп барырга кирәк.  (4 адым алга,  2 адым сулга, 1 адым уңга)

Тәрбияче: Менә балалар  никадәр урау юллар аша без кар бабаебызга килеп тә җиттек Әйдәгез аның тирәсендә уйнап алабыз

Кар ява, кар ява ,                                     Йомшак карны алабыз,

Бураннарны туздыра.                             Аннан туплар ясыйбыз,

Кулларга төшеп эри.                               Кар атышып уйныйбыз,

Үзе бик тиз туңдыра                               Бик куңелле яшибез.

  Тәрбияче:    Молодцы балалар , булдырдыгыз. Балалар без буген сәяхәткә кая бардык?  Юлда нинди биремнәр эшлэдек? Нәрсә бизәдек?  Нәрсәләр тездек? Сез биремнәрне төгәл һәм дөрес үтәдегез. Безнең кар бабабыз да бик шат .


По теме

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль

Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек  конспекты.Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар....

“Куянкайга ярдәм итик!” II кечкенәләр төркемендә математика шөгыле

Программа эчтәлеге: Балаларның сәләтләрен үстерү, математик терминнар: “тәбәнәк” – “биек”, “зур”, “кечкенә” – “озын” – “кыска” истә калдыру, предметларның төсләре буенча классификацияләр, геометрик фи...

Зурлар төркемендә «Уйный, уйный үсәбез» проекты буенча “Күңелле уеннар” йомгаклау эшчәнлеге

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

Тема: “Белмәмешнең шәһәргә сәяхәте” (зурлар төркемендә ачык шөгыль)

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык шөгыль...

Уртанчылар төркемендә математика шөгыле.

Уртанчылар төркемендә математика шөгыле....